Ат-Такасур сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Ат-Такасур сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (8 Аять — مكية). Ат-Такасур Тыңла, Ат-Такасур Тәрҗемә, Ат-Такасур mp3, Ат-Такасур pdf.

Ат-Такасур сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy
M Mahmoud Khalil Al-Husary
A Abdurrahman As-Sudais
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi
A Abdul Basit Abdul Samad
A Ali Al-Hudhaify
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy
A Abu Bakr Ash-Shaatree
M Muhammad Ayyoub
A Abdullah Basfar
A Abdullah Al-Juhani
M Maher Al Muaiqly
x1
أَلْهَاكُمُ التَّكَاثُرُ ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
حَتَّىٰ زُرْتُمُ الْمَقَابِرَ ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
ثُمَّ كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
كَلَّا لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ الْيَقِينِ ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
لَتَرَوُنَّ الْجَحِيمَ ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
ثُمَّ لَتَرَوُنَّهَا عَيْنَ الْيَقِينِ ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Соңрак аны якыннан ачык күрерсез.
ثُمَّ لَتُسْأَلُنَّ يَوْمَئِذٍ عَنِ النَّعِيمِ ۝٨
📖 Тәрҗемә Аять 8
Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.
← 101 Ат-Такасур (102/114) 103 →
Уку Ат-Такасур сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

102التكاثر At-Takathur 📚 8 Аять مكية

Аять аяттан – Ат-Такасур сүрәсе — 8 Аять




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers