Ат-Такасур сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)
Ат-Такасур сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Ат-Такасур сүрәсе Тәрҗемә. Ат-Такасур сүрәсе (Meccan) 8 Аять.
Related
- Ат-Такасур сүрәсе ТәрҗемәТатарча
- Ат-Такасур сүрәсе mp3Тыңла
- Quran Index Татарча114
More Сүрәсе PDF
Ат-Такасур сүрәсе

ﮣﮤﮥ
102:1
Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
ﮦﮧﮨﮩ
102:2
Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
ﮪﮫﮬﮭ
102:3
Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
ﮮﮯﮰﮱﯓ
102:4
Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
ﯔﯕﯖﯗﯘﯙ
102:5
Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
ﯚﯛﯜ
102:6
Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
ﯝﯞﯟﯠﯡ
102:7
Соңрак аны якыннан ачык күрерсез.
ﯢﯣﯤﯥﯦﯧ
102:8
Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.
Изге Коръән
Wednesday, September 9, 2026
Don't forget us in your sincere prayers







