📖 0/604 укылган битләр
📄 518
Каф сүрәсе

Каф сүрәсе

50:2
بَلۡ عَجِبُوٓاْ أَن جَآءَهُم مُّنذِرٌ مِّنۡهُمۡ فَقَالَ ٱلۡكَٰفِرُونَ هَٰذَا شَيۡءٌ عَجِيبٌ ٢
Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр.
50:3
أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابًاۖ ذَٰلِكَ رَجۡعُۢ بَعِيدٌ ٣
Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр.
50:4
قَدۡ عَلِمۡنَا مَا تَنقُصُ ٱلۡأَرۡضُ مِنۡهُمۡۖ وَعِندَنَا كِتَٰبٌ حَفِيظُۢ ٤
Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр.
50:5
بَلۡ كَذَّبُواْ بِٱلۡحَقِّ لَمَّا جَآءَهُمۡ فَهُمۡ فِيٓ أَمۡرٍ مَّرِيجٍ ٥
Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр.
50:6
أَفَلَمۡ يَنظُرُوٓاْ إِلَى ٱلسَّمَآءِ فَوۡقَهُمۡ كَيۡفَ بَنَيۡنَٰهَا وَزَيَّنَّٰهَا وَمَا لَهَا مِن فُرُوجٍ ٦
Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр.
50:7
وَٱلۡأَرۡضَ مَدَدۡنَٰهَا وَأَلۡقَيۡنَا فِيهَا رَوَٰسِيَ وَأَنۢبَتۡنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوۡجِۭ بَهِيجٍ ٧
Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр.
50:8
تَبۡصِرَةً وَذِكۡرَىٰ لِكُلِّ عَبۡدٍ مُّنِيبٍ ٨
Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә.
50:9
وَنَزَّلۡنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً مُّبَٰرَكًا فَأَنۢبَتۡنَا بِهِۦ جَنَّٰتٍ وَحَبَّ ٱلۡحَصِيدِ ٩
Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне.
50:10
وَٱلنَّخۡلَ بَاسِقَٰتٍ لَّهَا طَلۡعٌ نَّضِيدٌ ١٠
Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр.
50:11
رِّزۡقًا لِّلۡعِبَادِۖ وَأَحۡيَيۡنَا بِهِۦ بَلۡدَةً مَّيۡتًاۚ كَذَٰلِكَ ٱلۡخُرُوجُ ١١
Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр.
50:12
كَذَّبَتۡ قَبۡلَهُمۡ قَوۡمُ نُوحٍ وَأَصۡحَٰبُ ٱلرَّسِّ وَثَمُودُ ١٢
Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар.
50:13
وَعَادٌ وَفِرۡعَوۡنُ وَإِخۡوَٰنُ لُوطٍ ١٣
Вә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
50:14
وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡأَيۡكَةِ وَقَوۡمُ تُبَّعٍۚ كُلٌّ كَذَّبَ ٱلرُّسُلَ فَحَقَّ وَعِيدِ ١٤
Вә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга ґәзаб вәгъдәбез иреште.
50:15
أَفَعَيِينَا بِٱلۡخَلۡقِ ٱلۡأَوَّلِۚ بَلۡ هُمۡ فِي لَبۡسٍ مِّنۡ خَلۡقٍ جَدِيدٍ ١٥
Әйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр.
العربيةEnglishBahasa IndonesiaTürkçeРусскийفارسیFrançaisاردوবাংলাDeutschEspañol中文हिन्दीPortuguêsItalianoภาษาไทยPolskiNederlandsShqipKiswahiliO'zbekதமிழ்MelayuBosanskiSoomaaliAzərbaycanکوردی한국어日本語SvenskaDanskNorskپښتوമലയാളംසිංහලTamazightHausaአማርኛБългарскиТоҷикӣҚазақшаFilipinoسنڌيYorùbáFulfuldeТатарчаئۇيغۇرچەКыргызчаਪੰਜਾਬੀJawaతెలుగుမြန်မာગુજરાતીOromoमराठीTiếng ViệtMalagasyНохчийнWolofދިވެހިಕನ್ನಡУкраїнськаΕλληνικάქართულიខ្មែរدریQafar afMaranaoनेपाली
Изге Коръән
Sunday, August 30, 2026
Don't forget us in your sincere prayers







