PDF —
25 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аль-Иншикак сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аль-Иншикак сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Иншикак сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Иншикак сүрәсе (Meccan) 25 Аять.

← Аль-МутаффифинАль-Иншикак сүрәсе Аль-Бурудж →


25 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﭣﭤﭥﭦ
84:1 Әгәр күк ярылса.
ﭧﭨﭩﭪ
84:2 Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде.
ﭫﭬﭭﭮ
84:3 Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә.
ﭯﭰﭱﭲﭳ
84:4 Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса.
ﭴﭵﭶﭷ
84:5 Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде.
ﭸﭹﭺﭻﭼﭽﭾﭿﮀ
84:6 Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың.
ﮁﮂﮃﮄﮅﮆ
84:7 Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше.
ﮇﮈﮉﮊﮋ
84:8 Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер.
ﮌﮍﮎﮏﮐ
84:9 Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр.
ﮑﮒﮓﮔﮕﮖﮗ
84:10 Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше,
ﮘﮙﮚﮛ
84:11 тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр.
ﮜﮝﮞ
84:12 Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр.
ﮟﮠﮡﮢﮣﮤ
84:13 Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде.
ﮥﮦﮧﮨﮩﮪ
84:14 Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады.
ﮫﮬﮭﮮﮯﮰﮱﯓ
84:15 Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды.
ﯔﯕﯖﯗ
84:16 Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен.
ﯘﯙﯚﯛ
84:17 Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән.
ﯜﯝﯞﯟ
84:18 Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән.
ﯠﯡﯢﯣﯤ
84:19 Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз.
ﯥﯦﯧﯨﯩ
84:20 Ни булды аларга иман китермиләр.
ﯪﯫﯬﯭﯮﯯﯰﯱ
84:21 Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр.
ﯲﯳﯴﯵﯶ
84:22 Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар.
ﯷﯸﯹﯺﯻ
84:23 Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер.
ﯼﯽﯾﯿ
84:24 Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән.
ﭑﭒﭓﭔﭕﭖﭗﭘﭙﭚ
84:25 Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер.

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers