Сүрәсе Ат-Тин
PDF —
Built right in your browser — download starts automatically
Сүрәсе Ат-Тин pdf — Йөкләү (Татарча)
Сүрәсе Ат-Тин pdf Татарча — Йөкләү Сүрәсе Ат-Тин Тәрҗемә. Ат-Тин (Meccan) 8 Аять.
Related
- Ат-Тин ТәрҗемәТатарча
- Ат-Тин mp3Тыңла
- Quran Index Татарча114
More Сүрәсе PDF
Сүрәсе Ат-Тин

ﭫﭬﭭ
Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.
ﭮﭯﭰ
Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.
ﭱﭲﭳﭴ
Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.
ﭵﭶﭷﭸﭹﭺﭻ
Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә)
ﭼﭽﭾﭿﮀ
Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)
ﮁﮂﮃﮄﮅﮆﮇﮈﮉﮊ
Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.
ﮋﮌﮍﮎﮏ
Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?
ﮐﮑﮒﮓﮔ
Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме?
Изге Коръән
Tuesday, August 18, 2026
Don't forget us in your sincere prayers







