Ат-Тин сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Ат-Тин сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (8 Аять — مكية). Ат-Тин Тыңла, Ат-Тин Тәрҗемә, Ат-Тин mp3, Ат-Тин pdf.

Ат-Тин сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy
M Mahmoud Khalil Al-Husary
A Abdurrahman As-Sudais
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi
A Abdul Basit Abdul Samad
A Ali Al-Hudhaify
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy
A Abu Bakr Ash-Shaatree
M Muhammad Ayyoub
A Abdullah Basfar
A Abdullah Al-Juhani
M Maher Al Muaiqly
x1
وَالتِّينِ وَالزَّيْتُونِ ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.
وَطُورِ سِينِينَ ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.
وَهَٰذَا الْبَلَدِ الْأَمِينِ ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.
لَقَدْ خَلَقْنَا الْإِنسَانَ فِي أَحْسَنِ تَقْوِيمٍ ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә)
ثُمَّ رَدَدْنَاهُ أَسْفَلَ سَافِلِينَ ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَلَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.
فَمَا يُكَذِّبُكَ بَعْدُ بِالدِّينِ ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?
أَلَيْسَ اللَّهُ بِأَحْكَمِ الْحَاكِمِينَ ۝٨
📖 Тәрҗемә Аять 8
Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме?
← 94 Ат-Тин (95/114) 96 →
Уку Ат-Тин сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

95التين At-Tin 📚 8 Аять مكية

Аять аяттан – Ат-Тин сүрәсе — 8 Аять




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers