Ад-Духа сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)
Ад-Духа сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Ад-Духа сүрәсе Тәрҗемә. Ад-Духа сүрәсе (Meccan) 11 Аять.
Related
- Ад-Духа сүрәсе ТәрҗемәТатарча
- Ад-Духа сүрәсе mp3Тыңла
- Quran Index Татарча114
More Сүрәсе PDF
Ад-Духа сүрәсе

ﮉﮊ
93:1
Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм.
ﮋﮌﮍﮎ
93:2
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
ﮏﮐﮑﮒﮓﮔ
93:3
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
ﮕﮖﮗﮘﮙﮚ
93:4
Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
ﮛﮜﮝﮞﮟ
93:5
Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
ﮠﮡﮢﮣﮤ
93:6
Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
ﮥﮦﮧﮨ
93:7
Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
ﮩﮪﮫﮬ
93:8
Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
ﮭﮮﮯﮰﮱ
93:9
Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
ﯓﯔﯕﯖﯗ
93:10
Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
ﯘﯙﯚﯛﯜ
93:11
Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!
Изге Коръән
Wednesday, September 9, 2026
Don't forget us in your sincere prayers







