PDF —
21 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аль-Лейль сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аль-Лейль сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Лейль сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Лейль сүрәсе (Meccan) 21 Аять.

← Аш-ШамсАль-Лейль сүрәсе Ад-Духа →


21 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﮡﮢﮣﮤ
92:1 Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.
ﮥﮦﮧﮨ
92:2 Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.
ﮩﮪﮫﮬﮭ
92:3 Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.
ﮮﮯﮰﮱ
92:4 Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.
ﯓﯔﯕﯖﯗ
92:5 Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
ﯘﯙﯚ
92:6 Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
ﯛﯜﯝ
92:7 Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
ﯞﯟﯠﯡﯢ
92:8 Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
ﯣﯤﯥ
92:9 Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
ﭑﭒﭓ
92:10 Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
ﭔﭕﭖﭗﭘﭙﭚ
92:11 Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
ﭛﭜﭝﭞ
92:12 Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.
ﭟﭠﭡﭢﭣ
92:13 Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
ﭤﭥﭦﭧ
92:14 Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.
ﭨﭩﭪﭫﭬ
92:15 Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.
ﭭﭮﭯﭰ
92:16 Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
ﭱﭲﭳ
92:17 Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
ﭴﭵﭶﭷﭸ
92:18 Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
ﭹﭺﭻﭼﭽﭾﭿ
92:19 Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
ﮀﮁﮂﮃﮄﮅ
92:20 Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.
ﮆﮇﮈ
92:21 Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers