Аль-Маун сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Аль-Маун сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (7 Аять — مكية). Аль-Маун Тыңла, Аль-Маун Тәрҗемә, Аль-Маун mp3, Аль-Маун pdf.

Аль-Маун сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
—
x1
bismillah
أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
فَذَٰلِكَ الَّذِي يَدُعُّ الْيَتِيمَ ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.
وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ الْمِسْكِينِ ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
فَوَيْلٌ لِّلْمُصَلِّينَ ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.
الَّذِينَ هُمْ عَن صَلَاتِهِمْ سَاهُونَ ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
الَّذِينَ هُمْ يُرَاءُونَ ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.
← 106 Аль-Маун (107/114) 108 →
Уку Аль-Маун сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

107الماعون Al-Ma'un 📚 7 Аять مكية



Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers