PDF —
11 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аль-Адият сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аль-Адият сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Адият сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Адият сүрәсе (Meccan) 11 Аять.

← Аз-ЗальзаляАль-Адият сүрәсе Аль-Кариа →


11 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﮱﯓﯔ
100:1 Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
ﯕﯖﯗ
100:2 Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
ﯘﯙﯚ
100:3 Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
ﯛﯜﯝﯞ
100:4 Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
ﯟﯠﯡﯢ
100:5 Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
ﭑﭒﭓﭔﭕ
100:6 Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
ﭖﭗﭘﭙﭚ
100:7 Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
ﭛﭜﭝﭞﭟ
100:8 Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
ﭠﭡﭢﭣﭤﭥﭦﭧﭨ
100:9 Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
ﭩﭪﭫﭬﭭ
100:10 күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
ﭮﭯﭰﭱﭲﭳ
100:11 Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers