Аль-Адият сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Аль-Адият сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (11 Аять — مكية). Аль-Адият Тыңла, Аль-Адият Тәрҗемә, Аль-Адият mp3, Аль-Адият pdf.

Аль-Адият сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
—
x1
bismillah
وَالْعَادِيَاتِ ضَبْحًا ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
فَالْمُورِيَاتِ قَدْحًا ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
فَالْمُغِيرَاتِ صُبْحًا ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
فَأَثَرْنَ بِهِ نَقْعًا ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
فَوَسَطْنَ بِهِ جَمْعًا ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
إِنَّ الْإِنسَانَ لِرَبِّهِ لَكَنُودٌ ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
وَإِنَّهُ عَلَىٰ ذَٰلِكَ لَشَهِيدٌ ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
وَإِنَّهُ لِحُبِّ الْخَيْرِ لَشَدِيدٌ ۝٨
📖 Тәрҗемә Аять 8
Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
۞ أَفَلَا يَعْلَمُ إِذَا بُعْثِرَ مَا فِي الْقُبُورِ ۝٩
📖 Тәрҗемә Аять 9
Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
وَحُصِّلَ مَا فِي الصُّدُورِ ۝١٠
📖 Тәрҗемә Аять 10
күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
إِنَّ رَبَّهُم بِهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّخَبِيرٌ ۝١١
📖 Тәрҗемә Аять 11
Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?
← 99 Аль-Адият (100/114) 101 →
Уку Аль-Адият сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

100العاديات Al-'Adiyat 📚 11 Аять مكية



Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers