PDF —
29 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Ат-Таквир сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Ат-Таквир сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Ат-Таквир сүрәсе Тәрҗемә. Ат-Таквир сүрәсе (Meccan) 29 Аять.

← АбасаАт-Таквир сүрәсе Аль-Инфитар →


29 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﭙﭚﭛﭜ
81:1 Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).
ﭝﭞﭟﭠ
81:2 Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).
ﭡﭢﭣﭤ
81:3 Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.
ﭥﭦﭧﭨ
81:4 Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.
ﭩﭪﭫﭬ
81:5 Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.
ﭭﭮﭯﭰ
81:6 Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.
ﭱﭲﭳﭴ
81:7 Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.
ﭵﭶﭷﭸ
81:8 Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
ﭹﭺﭻﭼ
81:9 Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.
ﭽﭾﭿﮀ
81:10 Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.
ﮁﮂﮃﮄ
81:11 Вә күк урыныннан китәрелсә.
ﮅﮆﮇﮈ
81:12 Вә җәһәннәм каты кыздырылса.
ﮉﮊﮋﮌ
81:13 Вә җәннәт якын китерелсә.
ﮍﮎﮏﮐﮑ
81:14 Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
ﮒﮓﮔﮕ
81:15 Ант итәмен кире кайтучылар белән.
ﮖﮗﮘ
81:16 Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
ﮙﮚﮛﮜ
81:17 Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.
ﮝﮞﮟﮠ
81:18 Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.
ﮡﮢﮣﮤﮥ
81:19 Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
ﮦﮧﮨﮩﮪﮫﮬ
81:20 Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
ﮭﮮﮯﮰ
81:21 Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
ﮱﯓﯔﯕ
81:22 Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
ﯖﯗﯘﯙﯚ
81:23 Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.
ﯛﯜﯝﯞﯟﯠ
81:24 Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
ﯡﯢﯣﯤﯥﯦ
81:25 Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
ﯧﯨﯩ
81:26 Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
ﯪﯫﯬﯭﯮﯯ
81:27 Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
ﯰﯱﯲﯳﯴﯵ
81:28 Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.
ﯶﯷﯸﯹﯺﯻﯼﯽﯾ
81:29 Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers