PDF —
36 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аль-Мутаффифин сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аль-Мутаффифин сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Мутаффифин сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Мутаффифин сүрәсе (Meccan) 36 Аять.

← Аль-ИнфитарАль-Мутаффифин сүрәсе Аль-Иншикак →


36 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﯖﯗﯘ
83:1 Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.
ﯙﯚﯛﯜﯝﯞﯟ
83:2 Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.
ﯠﯡﯢﯣﯤﯥ
83:3 Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.
ﯦﯧﯨﯩﯪﯫ
83:4 Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.
ﭑﭒﭓ
83:5 Олугъ кыямәт көнендә.
ﭔﭕﭖﭗﭘﭙ
83:6 Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.
ﭚﭛﭜﭝﭞﭟﭠ
83:7 Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.
ﭡﭢﭣﭤﭥ
83:8 Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?
ﭦﭧﭨ
83:9 Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.
ﭩﭪﭫﭬ
83:10 Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.
ﭭﭮﭯﭰﭱ
83:11 Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.
ﭲﭳﭴﭵﭶﭷﭸﭹ
83:12 Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.
ﭺﭻﭼﭽﭾﭿﮀﮁ
83:13 Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.
ﮂﮃﮄﮅﮆﮇﮈﮉﮊﮋﮌ
83:14 Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.
ﮍﮎﮏﮐﮑﮒﮓ
83:15 Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.
ﮔﮕﮖﮗﮘ
83:16 Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.
ﮙﮚﮛﮜﮝﮞﮟﮠ
83:17 Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.
ﮡﮢﮣﮤﮥﮦﮧ
83:18 Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.
ﮨﮩﮪﮫﮬ
83:19 Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?
ﮭﮮﮯ
83:20 Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.
ﮰﮱﯓ
83:21 Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.
ﯔﯕﯖﯗﯘ
83:22 Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,
ﯙﯚﯛﯜ
83:23 яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.
ﯝﯞﯟﯠﯡﯢ
83:24 Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.
ﯣﯤﯥﯦﯧ
83:25 Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.
ﯨﯩﯪﯫﯬﯭﯮﯯ
83:26 Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!
ﯰﯱﯲﯳ
83:27 Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.
ﯴﯵﯶﯷﯸ
83:28 Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)
ﯹﯺﯻﯼﯽﯾﯿﰀﰁ
83:29 Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр
ﰂﰃﰄﰅﰆ
83:30 Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.
ﰇﰈﰉﰊﰋﰌﰍ
83:31 Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.
ﰎﰏﰐﰑﰒﰓﰔ
83:32 Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.
ﰕﰖﰗﰘﰙ
83:33 Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.
ﭑﭒﭓﭔﭕﭖﭗ
83:34 Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.
ﭘﭙﭚﭛ
83:35 Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.
ﭜﭝﭞﭟﭠﭡﭢ
83:36 Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers