Ар-Рад · 17/43
Тәрҗемә Транслитерация — Ар-Рад сүрәсе
أَنزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَسَالَتْ أَوْدِيَةٌ بِقَدَرِهَا فَاحْتَمَلَ السَّيْلُ زَبَدًا رَّابِيًا ۚ وَمِمَّا يُوقِدُونَ عَلَيْهِ فِي النَّارِ ابْتِغَاءَ حِلْيَةٍ أَوْ مَتَاعٍ زَبَدٌ مِّثْلُهُ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْحَقَّ وَالْبَاطِلَ ۚ فَأَمَّا الزَّبَدُ فَيَذْهَبُ جُفَاءً ۖ وَأَمَّا مَا يَنفَعُ النَّاسَ فَيَمْكُثُ فِي الْأَرْضِ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْأَمْثَالَ ۝١٧
Anzala minas samaaa`i maaa`an fasaalat awdiyatum biqadarihaa fahtamalas sailu zabadar raabiyaa; wa mimmmaa yooqidoona `alaihi fin naarib tighaaa`a bilyatin aw mataa`in zabadum misluh; kazaalika yadribul laahul haqqa wal baatil; fa ammaz zabadu fa yazhabu jufaaa`aa; wa ammaa maa yanfa`un naasa fa yamkusu fil ard; kazaalika yadribul laahul amsaal
📖 Татарча
Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • زَبَدًا — су өстендәге күбек, дулкын чыгарган ак күбек.
  • رَّابِيًا — өскә күтәрелгән, калкып торган.
  • حِلْيَةٍ — зиннәт, бизәк (алтын-көмеш кебек металлардан ясалган бизәнү әйберләре).
  • مَتَاعٍ — файдаланыла торган әйберләр (бакыр, тимер кебек металлардан эшләнгән савыт-саба һ.б.).
  • جُفَاءً — яр буена чыгарылган, файдасыз калдык, әрәмә.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә күктән яңгыр иңдерә. Җирдәге елгалар һәм үзәннәр үз зурлыкларына карап — кечесе аз, зурысы күп су агыза. Шул вакыт су өстендә күбек, чүп-чар калкып чыга. Бу — бер мисал. Икенче мисал: кешеләр алтын, көмеш кебек металларны эретеп, бизәнү әйберләре яки файдалы савыт-саба ясар өчен ут ягалар. Шул вакыт металл өстендә дә күбек (шлак) барлыкка килә. Бу ике мисал белән Аллаһы Тәгалә хак белән батылны аңлата: хак — су кебек пакь, файдалы һәм җирдә калучы; батыл исә — күбек кебек, тиз югала, ярга чыгарыла, файдасыз. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә кешеләргә мисаллар китерә, хак белән батылны, туры юл белән адашуны ачыклый.


Аятьтән алынган файдалар:

  • Хак — пакь су кебек, ул кешеләргә файда китерә һәм җирдә кала; батыл — күбек кебек, тиз юкка чыга.
  • Кеше гомерендә хакыйкатьне сайларга һәм ялганнан, батылдан ераклашырга тиеш.
  • Аллаһы Тәгалә мисаллар аша кешеләргә рухи хакыйкатьләрне аңлата, бу — Аның рәхмәте һәм хикмәте.


📜 Аять 15-19 — Ар-Рад сүрәсе

15وَلِلَّهِ يَسْجُدُ مَن فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ طَوْعًا وَكَرْهًا وَظِلَالُهُم بِالْغُدُوِّ وَالْآصَالِ ۩
Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр.
16قُلْ مَن رَّبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ قُلِ اللَّهُ ۚ قُلْ أَفَاتَّخَذْتُم مِّن دُونِهِ أَوْلِيَاءَ لَا يَمْلِكُونَ لِأَنفُسِهِمْ نَفْعًا وَلَا ضَرًّا ۚ قُلْ هَلْ يَسْتَوِي الْأَعْمَىٰ وَالْبَصِيرُ أَمْ هَلْ تَسْتَوِي الظُّلُمَاتُ وَالنُّورُ ۗ أَمْ جَعَلُوا لِلَّهِ شُرَكَاءَ خَلَقُوا كَخَلْقِهِ فَتَشَابَهَ الْخَلْقُ عَلَيْهِمْ ۚ قُلِ اللَّهُ خَالِقُ كُلِّ شَيْءٍ وَهُوَ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер.
17أَنزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَسَالَتْ أَوْدِيَةٌ بِقَدَرِهَا فَاحْتَمَلَ السَّيْلُ زَبَدًا رَّابِيًا ۚ وَمِمَّا يُوقِدُونَ عَلَيْهِ فِي النَّارِ ابْتِغَاءَ حِلْيَةٍ أَوْ مَتَاعٍ زَبَدٌ مِّثْلُهُ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْحَقَّ وَالْبَاطِلَ ۚ فَأَمَّا الزَّبَدُ فَيَذْهَبُ جُفَاءً ۖ وَأَمَّا مَا يَنفَعُ النَّاسَ فَيَمْكُثُ فِي الْأَرْضِ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْأَمْثَالَ
Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.
18لِلَّذِينَ اسْتَجَابُوا لِرَبِّهِمُ الْحُسْنَىٰ ۚ وَالَّذِينَ لَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُ لَوْ أَنَّ لَهُم مَّا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُ مَعَهُ لَافْتَدَوْا بِهِ ۚ أُولَٰئِكَ لَهُمْ سُوءُ الْحِسَابِ وَمَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ الْمِهَادُ
Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның "Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын.
19۞ أَفَمَن يَعْلَمُ أَنَّمَا أُنزِلَ إِلَيْكَ مِن رَّبِّكَ الْحَقُّ كَمَنْ هُوَ أَعْمَىٰ ۚ إِنَّمَا يَتَذَكَّرُ أُولُو الْأَلْبَابِ
Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.
Ар-РадКоръән исемлеге
43Аять
MedinanRevelation
17Аять

Тәрҗемә — Ар-Рад 17

Ар-Рад сүрәсе Аять 17 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең…

Сүрәсе Аять 17/43 — Ар-Рад сүрәсе الرعد (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ар-Рад сүрәсе Тыңла, Ар-Рад сүрәсе Тәрҗемә, Ар-Рад сүрәсе mp3, Ар-Рад сүрәсе pdf. Аять 15–19. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers