يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَىٰ وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا ۚ إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ ١٣
🔤 Transliteration
Yaaa ayyuhan naasu innaa khalaqnaakum min zakarinw wa unsaa wa ja`alnaakum shu`oobanw wa qabaaa`ila lita`aarafoo inna akramakum `indal laahi atqaakum innal laaha `Aleemun khabeer
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре:
- شُعُوبًا (шөгъуб) — кабиләләрдән зуррак булган халыклар, милләтләр.
- قَبَائِلَ (кабаил) — шөгъублардан кечерәк булган кабиләләр, нәселләр.
- لِتَعَارَفُوا (литәгарафу) — бер-берегезне танышу өчен.
- أَتْقَاكُمْ (әтқакум) — Аллаһтан иң күп куркучы, тәкъвалырак булганыгыз.
Аять тәфсире:
Әй кешеләр! Без сезне бер ир-аттан — Адам галәйһиссәламнән һәм бер хатын-кыздан — Һава анабыздан яраттык. Шуңа күрә сезнең барыгызның да килеп чыгышыгыз бер — сезнең арада нәсел, токым ягыннан бернинди өстенлек тә юк. Аннары Без сезне нәселләргә, кабиләләргә бүлдек — төрле халыклар, милләтләр, кабиләләр итеп яраттык. Бу бүленеш сезнең бер-берегезне танышуыгыз, аралашуыгыз, хезмәттәшлек итүегез өчен генә, ә бер-берегез белән горурлану, кимсетү өчен түгел. Чөнки кешенең кадер-хөрмәте аның нәселенә, байлыгына, дәрәҗәсенә карамый. Аллаһ каршында иң хөрмәтле кеше — ул Аллаһтан иң күп куркучы, тәкъвалырак булган кеше. Ул — Аллаһның әмерләрен үтәүче, тыелганнарыннан сакланучы кеше. Әлбәттә, Аллаһ сезнең барыгызны да белә, Ул сезнең эшләрегезне, йөрәкләрегездәге ниятләрегезне, бөтен эшләрегезнең чын хәлен белүче һәм хәбәрдар булучыдыр. Аның белеменнән бернәрсә дә качып кала алмый.
Аятьтән алынган файдалар:
- Барлык кешеләрнең килеп чыгышы бер — Адам һәм Һавадан, шуңа күрә раса, милләт, төс ягыннан беркемнең дә икенчесеннән өстенлеге юк.
- Аллаһ каршында кешенең дәрәҗәсе аның тәкъвалылыгы, иманы һәм изге гамәлләре белән генә билгеләнә.
- Төрле халыкларга, кабиләләргә бүленү — Аллаһның хикмәте, ул үзара танышу, дуслык һәм ярдәмләшү өчен бирелгән, ә аерылу, дошманлык өчен түгел.
- Бу аять кешеләр арасындагы барлык төрлелекне — тел, төс, милләт аермаларын Аллаһның кодрәте һәм хикмәте буларак кабул итәргә өйрәтә.
📜 Аять 11-15 — Аль-Худжурат сүрәсе
11يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا يَسْخَرْ قَوْمٌ مِّن قَوْمٍ عَسَىٰ أَن يَكُونُوا خَيْرًا مِّنْهُمْ وَلَا نِسَاءٌ مِّن نِّسَاءٍ عَسَىٰ أَن يَكُنَّ خَيْرًا مِّنْهُنَّ ۖ وَلَا تَلْمِزُوا أَنفُسَكُمْ وَلَا تَنَابَزُوا بِالْأَلْقَابِ ۖ بِئْسَ الِاسْمُ الْفُسُوقُ بَعْدَ الْإِيمَانِ ۚ وَمَن لَّمْ يَتُبْ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер.
12يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اجْتَنِبُوا كَثِيرًا مِّنَ الظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ ۖ وَلَا تَجَسَّسُوا وَلَا يَغْتَب بَّعْضُكُم بَعْضًا ۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَن يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ
Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер.
13يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَىٰ وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا ۚ إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ
Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар.
14۞ قَالَتِ الْأَعْرَابُ آمَنَّا ۖ قُل لَّمْ تُؤْمِنُوا وَلَٰكِن قُولُوا أَسْلَمْنَا وَلَمَّا يَدْخُلِ الْإِيمَانُ فِي قُلُوبِكُمْ ۖ وَإِن تُطِيعُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ لَا يَلِتْكُم مِّنْ أَعْمَالِكُمْ شَيْئًا ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Күчеп йөрүче бәдәвий ґәрәбләре әйттеләр: "Иман китердек", – дип син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", – дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер".
15إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ آمَنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ لَمْ يَرْتَابُوا وَجَاهَدُوا بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الصَّادِقُونَ
Менә шушы сыйфатларда булган кешеләр генә хак иманлы кешеләр, алар чын күңелдән Аллаһуга вә Аның расүленә ныклап иман китерделәр, моннан соң иман китерүләренә һич шикләнмәделәр һәм иманга зарар бирә торган эшне кылмадылар, вә алар маллары вә җаннары белән Аллаһ юлында сугыш кылдылар, сугыш булмаганда Ислам файдасына тырыштылар, әнә шул кешеләр, иман китердек мөэмин вә мөселман булдык дигән сүзләрендә дөрес сөйләүчеләр, чын иманлылардыр.
Тәрҗемә — Аль-Худжурат 13
Аль-Худжурат сүрәсе Аять 13 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык,…
Сүрәсе Аять 13/18 — Аль-Худжурат сүрәсе الحجرات (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Худжурат сүрәсе Тыңла, Аль-Худжурат сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Худжурат сүрәсе mp3, Аль-Худжурат сүрәсе pdf. Аять 11–15. Татарча: Русский.