يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اجْتَنِبُوا كَثِيرًا مِّنَ الظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ ۖ وَلَا تَجَسَّسُوا وَلَا يَغْتَب بَّعْضُكُم بَعْضًا ۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَن يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ ١٢
🔤 Transliteration
Yaaa ayyuhal lazeena aamanuj taniboo kaseeram minaz zanni inna ba`daz zanniismunw wa laa tajassasoo wa la yaghtab ba`dukum ba`daa; a yuhibbu ahadukum any yaakula lahma akheehi maitan fakarih tumooh; wattaqul laa; innal laaha tawwaabur Raheem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: ظَنّ (зәнн) — имеш, дип уйлау, шикләнү.تَجَسَّسُوا (тәҗәссәс) — кешеләрнең яшерен эшләрен, гаепләрен эзләп йөрү.يَغْتَب (йәгътәб) — гыйбәт, ягъни берәр кеше югында аның яратмаган сүзләрен сөйләү.تَوَّابٌ (тәүваб) — тәүбәне кабул итүче, кичерүче.Аять тәфсире: Ий иман китергән бәндәләр! Бер-берегезгә карата начар уйлардан, шикләнүләрдән ерак булыгыз. Чөнки кайбер начар уйлар — гөнаһ. Мәсәлән, кеше турында аның төзәклеге, тәкъвалыгы күренгән хәлдә начар уйлау — зур гөнаһ. Шуңа күрә һәр кешегә яман уй белән карамаска, ә ачык дәлилләргә таянырга кирәк.
Шулай ук бер-берегезнең яшерен эшләрен, гаепләрен эзләп йөрмәгез. Аллаһ кешеләрнең яшерен якларын каплаган, сез аларны ачыкларга тырышмагыз. Һәм бер-берегезне гыйбәт кылмагыз, ягъни берәр кеше югында аның яратмаган сүзләрен сөйләмәгез. Гыйбәт — бик зур гөнаһ. Аллаһ моны ачык мисал белән аңлата: сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашарга теләрме иде? Әлбәттә, сез моны нәфрәт белән кабул итәрсез. Менә гыйбәт тә шуның кебек — кешенең абруен, дәрәҗәсен юкка чыгару, аның хакына начар сүзләр әйтү. Бу — үлгән кешенең итен ашау кебек җирәнгеч эш.
Аллаһудан куркыгыз, Аның әмерләрен үтәгез һәм тыелган эшләрдән читләшегез. Аллаһ — тәүбә итүче бәндәләренең тәүбәсен кабул итүче һәм аларга бик рәхимле. Кем гыйбәт яки начар уй кебек гөнаһлар эшләгән булса, тәүбә итсә, Аллаһ аны кичерер.
Аятьтән алынган файдалар: Мөселманнар бер-бересенә яхшы уй белән карарга тиеш, начар шикләрдән сакланырга кирәк. Кешеләрнең яшерен эшләренә карау, аларны эзләү — тыелган эш. Гыйбәт — кешенең абруен юкка чыгаручы зур гөнаһ, ул үзенең җирәнгечлеге белән үлгән кешенең итен ашауга тиңләнә. Аллаһ тәүбә итүчеләрне кичерә, шуңа күрә гөнаһ эшләгән кеше өметен өзмәсен, тәүбә итеп Аллаһка кайтсын. Бу аять мөселманнар арасындагы дуслык, бердәмлек һәм үзара хөрмәтне ныгыту өчен бик мөһим әхлакый кагыйдәләрне өйрәтә.
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ ٱجۡتَنِبُواْ كَثِيرًا مِّنَ ٱلظَّنِّ إِنَّ بَعۡضَ ٱلظَّنِّ إِثۡمٌۖ وَلَا تَجَسَّسُواْ وَلَا يَغۡتَب بَّعۡضُكُم بَعۡضًاۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمۡ أَن يَأۡكُلَ لَحۡمَ أَخِيهِ مَيۡتًا فَكَرِهۡتُمُوهُۚ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَۚ إِنَّ ٱللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ ١٢
Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 10-14 — Аль-Худжурат сүрәсе
10 إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ فَأَصْلِحُوا بَيْنَ أَخَوَيْكُمْ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан сакланыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез.
11 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا يَسْخَرْ قَوْمٌ مِّن قَوْمٍ عَسَىٰ أَن يَكُونُوا خَيْرًا مِّنْهُمْ وَلَا نِسَاءٌ مِّن نِّسَاءٍ عَسَىٰ أَن يَكُنَّ خَيْرًا مِّنْهُنَّ ۖ وَلَا تَلْمِزُوا أَنفُسَكُمْ وَلَا تَنَابَزُوا بِالْأَلْقَابِ ۖ بِئْسَ الِاسْمُ الْفُسُوقُ بَعْدَ الْإِيمَانِ ۚ وَمَن لَّمْ يَتُبْ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер.
12 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اجْتَنِبُوا كَثِيرًا مِّنَ الظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ ۖ وَلَا تَجَسَّسُوا وَلَا يَغْتَب بَّعْضُكُم بَعْضًا ۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَن يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ
Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер.
13 يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَىٰ وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا ۚ إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ
Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар.
14 ۞ قَالَتِ الْأَعْرَابُ آمَنَّا ۖ قُل لَّمْ تُؤْمِنُوا وَلَٰكِن قُولُوا أَسْلَمْنَا وَلَمَّا يَدْخُلِ الْإِيمَانُ فِي قُلُوبِكُمْ ۖ وَإِن تُطِيعُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ لَا يَلِتْكُم مِّنْ أَعْمَالِكُمْ شَيْئًا ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Күчеп йөрүче бәдәвий ґәрәбләре әйттеләр: "Иман китердек", – дип син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", – дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер".
Тәрҗемә — Аль-Худжурат 12 Аль-Худжурат сүрәсе Аять 12 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр.…
Сүрәсе Аять 12/18 — Аль-Худжурат сүрәсе الحجرات (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Худжурат сүрәсе Тыңла, Аль-Худжурат сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Худжурат сүрәсе mp3, Аль-Худжурат сүрәсе pdf. Аять 10–14. Татарча: Русский.