PDF —
40 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Ан-Наба сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Ан-Наба сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Ан-Наба сүрәсе Тәрҗемә. Ан-Наба сүрәсе (Meccan) 40 Аять.



40 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﭑﭒﭓ
78:1 Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар".
ﭔﭕﭖﭗ
78:2 Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.
ﭘﭙﭚﭛﭜ
78:3 Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.
ﭝﭞﭟ
78:4 Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.
ﭠﭡﭢﭣ
78:5 Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!
ﭤﭥﭦﭧﭨ
78:6 Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.
ﭩﭪﭫ
78:7 Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.
ﭬﭭﭮ
78:8 Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.
ﭯﭰﭱﭲ
78:9 Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.
ﭳﭴﭵﭶ
78:10 Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.
ﭷﭸﭹﭺ
78:11 Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.
ﭻﭼﭽﭾﭿ
78:12 Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.
ﮀﮁﮂﮃ
78:13 Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.
ﮄﮅﮆﮇﮈﮉ
78:14 Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.
ﮊﮋﮌﮍﮎ
78:15 Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.
ﮏﮐﮑ
78:16 Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.
ﮒﮓﮔﮕﮖﮗ
78:17 Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.
ﮘﮙﮚﮛﮜﮝﮞ
78:18 Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.
ﮟﮠﮡﮢﮣ
78:19 Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.
ﮤﮥﮦﮧﮨ
78:20 Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.
ﮩﮪﮫﮬﮭ
78:21 Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).
ﮮﮯﮰ
78:22 Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.
ﮱﯓﯔﯕ
78:23 Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.
ﯖﯗﯘﯙﯚﯛﯜ
78:24 Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.
ﯝﯞﯟﯠ
78:25 Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.
ﯡﯢﯣ
78:26 Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.
ﯤﯥﯦﯧﯨﯩ
78:27 Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.
ﯪﯫﯬﯭ
78:28 Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.
ﯮﯯﯰﯱﯲ
78:29 Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.
ﯳﯴﯵﯶﯷﯸ
78:30 Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.
ﭑﭒﭓﭔ
78:31 Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.
ﭕﭖﭗ
78:32 Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.
ﭘﭙﭚ
78:33 Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.
ﭛﭜﭝ
78:34 Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.
ﭞﭟﭠﭡﭢﭣﭤ
78:35 Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.
ﭥﭦﭧﭨﭩﭪ
78:36 Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.
ﭫﭬﭭﭮﭯﭰﭱﭲﭳﭴﭵﭶ
78:37 Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.
ﭷﭸﭹﭺﭻﭼﭽﭾﭿﮀﮁﮂﮃﮄﮅﮆ
78:38 Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.
ﮇﮈﮉﮊﮋﮌﮍﮎﮏﮐﮑ
78:39 Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.
ﮒﮓﮔﮕﮖﮗﮘﮙﮚﮛﮜﮝﮞﮟﮠﮡ
78:40 Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.)

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers