PDF —
50 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аль-Мурсалят сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аль-Мурсалят сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Мурсалят сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Мурсалят сүрәсе (Meccan) 50 Аять.

← Аль-ИнсанАль-Мурсалят сүрәсе Ан-Наба →


50 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﮑﮒﮓ
77:1 Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.
ﮔﮕﮖ
77:2 Чын искүче җил белән.
ﮗﮘﮙ
77:3 Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.
ﮚﮛﮜ
77:4 Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.
ﮝﮞﮟ
77:5 Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.
ﮠﮡﮢﮣ
77:6 Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.
ﮤﮥﮦﮧ
77:7 Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.
ﮨﮩﮪﮫ
77:8 Әгәр йолдызларның нуры сүнсә.
ﮬﮭﮮﮯ
77:9 Дәхи күк ярылса.
ﮰﮱﯓﯔ
77:10 Дәхи таулар тетелеп очсалар.
ﯕﯖﯗﯘ
77:11 Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.
ﯙﯚﯛﯜ
77:12 Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.
ﯝﯞﯟ
77:13 Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.
ﯠﯡﯢﯣﯤﯥ
77:14 Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?
ﯦﯧﯨﯩ
77:15 Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.
ﯪﯫﯬﯭ
77:16 Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?
ﯮﯯﯰﯱ
77:17 Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.
ﯲﯳﯴﯵ
77:18 Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез.
ﯶﯷﯸﯹ
77:19 Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!
ﭑﭒﭓﭔﭕﭖ
77:20 Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?
ﭗﭘﭙﭚﭛ
77:21 Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.
ﭜﭝﭞﭟ
77:22 Билгеләнгән туачак вакытына чаклы.
ﭠﭡﭢﭣ
77:23 Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.
ﭤﭥﭦﭧ
77:24 Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﭨﭩﭪﭫﭬ
77:25 Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.
ﭭﭮﭯ
77:26 Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.
ﭰﭱﭲﭳﭴﭵﭶﭷ
77:27 Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.
ﭸﭹﭺﭻ
77:28 Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﭼﭽﭾﭿﮀﮁﮂ
77:29 Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!
ﮃﮄﮅﮆﮇﮈﮉ
77:30 Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.
ﮊﮋﮌﮍﮎﮏﮐ
77:31 Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.
ﮑﮒﮓﮔﮕ
77:32 Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.
ﮖﮗﮘﮙ
77:33 Гүя ул очкын сары дөя кебидер.
ﮚﮛﮜﮝ
77:34 Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﮞﮟﮠﮡﮢ
77:35 Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.
ﮣﮤﮥﮦﮧ
77:36 Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.
ﮨﮩﮪﮫ
77:37 Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﮬﮭﮮﮯﮰﮱﯓ
77:38 Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.
ﯔﯕﯖﯗﯘﯙ
77:39 Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!
ﯚﯛﯜﯝ
77:40 Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﯞﯟﯠﯡﯢﯣ
77:41 Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр.
ﯤﯥﯦﯧ
77:42 Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.
ﯨﯩﯪﯫﯬﯭﯮ
77:43 Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!
ﯯﯰﯱﯲﯳ
77:44 Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.
ﯴﯵﯶﯷ
77:45 Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﯸﯹﯺﯻﯼﯽ
77:46 Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.
ﯾﯿﰀﰁ
77:47 Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﰂﰃﰄﰅﰆﰇﰈ
77:48 Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.
ﰉﰊﰋﰌ
77:49 Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
ﰍﰎﰏﰐﰑ
77:50 Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар?

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers