Ан-Нахль · 125/128
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Нахль
ادْعُ إِلَىٰ سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ ۖ وَجَادِلْهُم بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ ۚ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِ ۖ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ ۝١٢٥
Ud`u ilaa sabeeli Rabbika bilhikmati walmaw `izatil hasanati wa jaadilhum billatee hiya ahsan; inna Rabbaka huwa a`almu biman dalla `an sabeelihee wa Huwa a`lamu bilmuhtadeen
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.
🎧 Тыңла

📜 Аять 123-127 — Ан-Нахль

123ثُمَّ أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ أَنِ اتَّبِعْ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۖ وَمَا كَانَ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде.
124إِنَّمَا جُعِلَ السَّبْتُ عَلَى الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ ۚ وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.
125ادْعُ إِلَىٰ سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ ۖ وَجَادِلْهُم بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ ۚ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِ ۖ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.
126وَإِنْ عَاقَبْتُمْ فَعَاقِبُوا بِمِثْلِ مَا عُوقِبْتُم بِهِ ۖ وَلَئِن صَبَرْتُمْ لَهُوَ خَيْرٌ لِّلصَّابِرِينَ
Әгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен!
127وَاصْبِرْ وَمَا صَبْرُكَ إِلَّا بِاللَّهِ ۚ وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَلَا تَكُ فِي ضَيْقٍ مِّمَّا يَمْكُرُونَ
Сабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу тәгалә сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга килмәгәннәре өчен үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең тарыкмасын!
Ан-НахльКоръән исемлеге
128Аять
MeccanRevelation
125Аять

Тәрҗемә — Ан-Нахль 125

Сүрәсе Ан-Нахль Аять 125 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам…

Сүрәсе Аять 125/128 — Ан-Нахль النحل (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Нахль Тыңла, Ан-Нахль Тәрҗемә, Ан-Нахль mp3, Ан-Нахль pdf. Аять 123–127. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers