Ан-Нахль · 124/128
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Нахль сүрәсе
إِنَّمَا جُعِلَ السَّبْتُ عَلَى الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ ۚ وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ ۝١٢٤
Innnamaa ju`ilas Sabtu `alal lazeenakhtalafoo feeh; wa inna Rabbaka la yahkumu bainahum Yawmal Qiyaamati feemaa kaanoo feehi yakhtalifoon
📖 Татарча
Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • السَّبْتُ — шимбә көне, яһүдләргә гыйбадәт өчен билгеләнгән көн.
  • جُعِلَ — фарыз ителде, билгеләнде.
  • اخْتَلَفُوا فِيهِ — алар үз пәйгамбәрләре белән бу көн турында бәхәсләштеләр, ризалашмадылар.

Аять тәфсире:

Әйә, Аллаһы Тәгалә шимбә көнен олылауны һәм ул көнне гыйбадәткә бүленүне яһүдләргә генә фарыз итте. Бу аларга җомга көне урынына бирелде, чөнки алар үз пәйгамбәрләре Муса галәйһиссәлам белән бәхәскә кереп, җомга көнен калдырып, шимбәне сайладылар. Ягъни бу хөкем аларның хактан тайпылулары аркасында өстләренә йөкләнде. Әйә, ий Мухәммәд пәйгамбәр, синең Раббың кыямәт көнендә алар арасында, аларның дин мәсьәләләрендәге төрле фикер аерымлыклары турында хөкем итәчәк. Ул һәрбер төркемгә үзенең гамәлләренә карап тиешле җәза яки әҗер бирер.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәре бәндәләрнең хәленә карап бирелә; аларның һәркайсысында хикмәт бар.
  • Дин мәсьәләләрендә бәхәсләшү һәм хактан тайпылу — кешеләргә авыр йөкләмәләр китерә торган сәбәп.
  • Кыямәт көне — барлык бәхәсләрнең хәл ителәчәк урыны; ул көндә Аллаһының гадел хөкеме һәркемгә ачыкланачак.
  • Мөселманнар өчен җомга көне — иң хәерле көн, ул безгә рәхмәт итеп бирелгән, шуңа күрә аны кадерләп, гыйбадәт белән үткәрергә кирәк.


📜 Аять 122-126 — Ан-Нахль сүрәсе

122وَآتَيْنَاهُ فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً ۖ وَإِنَّهُ فِي الْآخِرَةِ لَمِنَ الصَّالِحِينَ
Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр.
123ثُمَّ أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ أَنِ اتَّبِعْ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۖ وَمَا كَانَ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде.
124إِنَّمَا جُعِلَ السَّبْتُ عَلَى الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ ۚ وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.
125ادْعُ إِلَىٰ سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ ۖ وَجَادِلْهُم بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ ۚ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِ ۖ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.
126وَإِنْ عَاقَبْتُمْ فَعَاقِبُوا بِمِثْلِ مَا عُوقِبْتُم بِهِ ۖ وَلَئِن صَبَرْتُمْ لَهُوَ خَيْرٌ لِّلصَّابِرِينَ
Әгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен!
Ан-НахльКоръән исемлеге
128Аять
MeccanRevelation
124Аять

Тәрҗемә — Ан-Нахль 124

Ан-Нахль сүрәсе Аять 124 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре…

Сүрәсе Аять 124/128 — Ан-Нахль сүрәсе النحل (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Нахль сүрәсе Тыңла, Ан-Нахль сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Нахль сүрәсе mp3, Ан-Нахль сүрәсе pdf. Аять 122–126. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers