وَإِذَا طَلَّقْتُمُ النِّسَاءَ فَبَلَغْنَ أَجَلَهُنَّ فَأَمْسِكُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ أَوْ سَرِّحُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ ۚ وَلَا تُمْسِكُوهُنَّ ضِرَارًا لِّتَعْتَدُوا ۚ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَقَدْ ظَلَمَ نَفْسَهُ ۚ وَلَا تَتَّخِذُوا آيَاتِ اللَّهِ هُزُوًا ۚ وَاذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَمَا أَنزَلَ عَلَيْكُم مِّنَ الْكِتَابِ وَالْحِكْمَةِ يَعِظُكُم بِهِ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ ٢٣١
🔤 Transliteration
Wa izaa tallaqtumun nisaaa`a fabalaghna ajala hunna fa amsikoohunna bima`roofin law sarrihoo hunna bima`roof; wa laa tumsikoo hunna diraa rallita`tadoo; wa mai yaf`al zaalika faqad zalama nafsah; wa laa tattakhizooo aayaatillaahi huzuwaa; wazkuroo ni`matal laahi `alaikum wa maaa anzala `alaikum minal kitaabi wal ikmati ya`izukum bih; wattaqul laaha wa`lamooo annal laaha bikulli shai`i `Aleem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: «Бәләгънә әҗәләһүннә» — хатыннарның гыйддәте тәмамлануга якынлашты. «Әмсикүһүннә» — аларны кире кайтарыгыз (рәҗгать кылыгыз). «Бимәгъруф» — шәригать һәм гореф-гадәт буенча яхшы рәвештә. «Сәррихүһүннә» — аларны җибәрегез, гыйддәт тәмамланганчы калдырыгыз. «Дираран» — зарар китерү максаты белән. «Литәгътәдү» — аларга золым итү өчен. «Һүзүвән» — уен, мәсхәрә итеп. Аять тәфсире: Әгәр сез хатыннарыгызны талак итсәгез һәм аларның гыйддәт мөддәте тәмамлануга якынлашса, ул чакта сезнең алдыгызда ике юл бар: я аларны яхшы рәвештә, хакларын тулысынча үтәп, гаделлек белән кире кайтарасыз (рәҗгать кыласыз), яки аларны гыйддәт тәмамланганчы калдырып, ахырда алар үз ихтыярлары белән калалар. Ләкин беркайчан да аларга зарар китерү, аларны золым итү, гыйддәтне озайту максаты белән кире кайтармагыз. Мондый эшне кылучы үзенә генә золым итә, чөнки ул үзен Аллаһ ґәзабына дучар итә.
Аллаһның аятьләрен һәм хөкемнәрен уен итеп, мәсхәрә итеп кабул итмәгез. Мәсәлән, берәү талак биреп, аннары «мин уйнап кына әйттем» дип, аятьләрне җиңеллек белән карамасын. Аллаһның сезгә биргән нигъмәтләрен исегезгә төшерегез — Ислам динен, Коръән китабын һәм Пәйгамбәр галәйһиссәламнән килгән хикмәтне (сөннәтне) исегезгә алыгыз. Аллаһ сезне шушы аятьләр белән вәгазьли, киңәш бирә. Аллаһтан куркыгыз, Аның боерыкларын үтәп, тыелганнарыннан читләшегез. Белегез: Аллаһ һәрнәрсәне белүче, сезнең эшләрегезнең берсе дә Аңа яшерен түгел, һәм Ул һәркемгә үз эшенә карап җәза яки әҗер бирәчәк.
Аятьтән алынган файдалар: Ир-ат хатынына карата гадел һәм шәфкатьле булырга тиеш, аның хакларын үтәргә бурычлы. Никах мөнәсәбәтләрендә зарар китерү, золым итү — катгый тыелган эш. Аллаһның дин хөкемнәренә җиңел карау, аларны уен итү — зур гөнаһ. Аллаһның нигъмәтләрен, бигрәк тә Коръән һәм сөннәтне искә алу — күңелне сафландыра һәм дөрес юлга өнди. Аллаһның һәрнәрсәне белүе — безне һәр эшебездә сак булырга өйрәтә, чөнки Ул безнең барлык гамәлләребезне күреп тора.
وَإِذَا طَلَّقۡتُمُ ٱلنِّسَآءَ فَبَلَغۡنَ أَجَلَهُنَّ فَأَمۡسِكُوهُنَّ بِمَعۡرُوفٍ أَوۡ سَرِّحُوهُنَّ بِمَعۡرُوفٍۚ وَلَا تُمۡسِكُوهُنَّ ضِرَارًا لِّتَعۡتَدُواْۚ وَمَن يَفۡعَلۡ ذَٰلِكَ فَقَدۡ ظَلَمَ نَفۡسَهُۥۚ وَلَا تَتَّخِذُوٓاْ ءَايَٰتِ ٱللَّهِ هُزُوًاۚ وَٱذۡكُرُواْ نِعۡمَتَ ٱللَّهِ عَلَيۡكُمۡ وَمَآ أَنزَلَ عَلَيۡكُم مِّنَ ٱلۡكِتَٰبِ وَٱلۡحِكۡمَةِ يَعِظُكُم بِهِۦۚ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ وَٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّ ٱللَّهَ بِكُلِّ شَيۡءٍ عَلِيمٌ ٢٣١
Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 229-233 — Аль-Бакара сүрәсе
229 الطَّلَاقُ مَرَّتَانِ ۖ فَإِمْسَاكٌ بِمَعْرُوفٍ أَوْ تَسْرِيحٌ بِإِحْسَانٍ ۗ وَلَا يَحِلُّ لَكُمْ أَن تَأْخُذُوا مِمَّا آتَيْتُمُوهُنَّ شَيْئًا إِلَّا أَن يَخَافَا أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ ۖ فَإِنْ خِفْتُمْ أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا فِيمَا افْتَدَتْ بِهِ ۗ تِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ فَلَا تَعْتَدُوهَا ۚ وَمَن يَتَعَدَّ حُدُودَ اللَّهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер.
230 فَإِن طَلَّقَهَا فَلَا تَحِلُّ لَهُ مِن بَعْدُ حَتَّىٰ تَنكِحَ زَوْجًا غَيْرَهُ ۗ فَإِن طَلَّقَهَا فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا أَن يَتَرَاجَعَا إِن ظَنَّا أَن يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ ۗ وَتِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ يُبَيِّنُهَا لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә.
231 وَإِذَا طَلَّقْتُمُ النِّسَاءَ فَبَلَغْنَ أَجَلَهُنَّ فَأَمْسِكُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ أَوْ سَرِّحُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ ۚ وَلَا تُمْسِكُوهُنَّ ضِرَارًا لِّتَعْتَدُوا ۚ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَقَدْ ظَلَمَ نَفْسَهُ ۚ وَلَا تَتَّخِذُوا آيَاتِ اللَّهِ هُزُوًا ۚ وَاذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَمَا أَنزَلَ عَلَيْكُم مِّنَ الْكِتَابِ وَالْحِكْمَةِ يَعِظُكُم بِهِ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ
Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
232 وَإِذَا طَلَّقْتُمُ النِّسَاءَ فَبَلَغْنَ أَجَلَهُنَّ فَلَا تَعْضُلُوهُنَّ أَن يَنكِحْنَ أَزْوَاجَهُنَّ إِذَا تَرَاضَوْا بَيْنَهُم بِالْمَعْرُوفِ ۗ ذَٰلِكَ يُوعَظُ بِهِ مَن كَانَ مِنكُمْ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ۗ ذَٰلِكُمْ أَزْكَىٰ لَكُمْ وَأَطْهَرُ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы белер, әммә сез белмәссез.
233 ۞ وَالْوَالِدَاتُ يُرْضِعْنَ أَوْلَادَهُنَّ حَوْلَيْنِ كَامِلَيْنِ ۖ لِمَنْ أَرَادَ أَن يُتِمَّ الرَّضَاعَةَ ۚ وَعَلَى الْمَوْلُودِ لَهُ رِزْقُهُنَّ وَكِسْوَتُهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ ۚ لَا تُكَلَّفُ نَفْسٌ إِلَّا وُسْعَهَا ۚ لَا تُضَارَّ وَالِدَةٌ بِوَلَدِهَا وَلَا مَوْلُودٌ لَّهُ بِوَلَدِهِ ۚ وَعَلَى الْوَارِثِ مِثْلُ ذَٰلِكَ ۗ فَإِنْ أَرَادَا فِصَالًا عَن تَرَاضٍ مِّنْهُمَا وَتَشَاوُرٍ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا ۗ وَإِنْ أَرَدتُّمْ أَن تَسْتَرْضِعُوا أَوْلَادَكُمْ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِذَا سَلَّمْتُم مَّا آتَيْتُم بِالْمَعْرُوفِ ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 231 Аль-Бакара сүрәсе Аять 231 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору…
Сүрәсе Аять 231/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 229–233. Татарча: Русский.