Ан-Ниса · 102/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
وَإِذَا كُنتَ فِيهِمْ فَأَقَمْتَ لَهُمُ الصَّلَاةَ فَلْتَقُمْ طَائِفَةٌ مِّنْهُم مَّعَكَ وَلْيَأْخُذُوا أَسْلِحَتَهُمْ فَإِذَا سَجَدُوا فَلْيَكُونُوا مِن وَرَائِكُمْ وَلْتَأْتِ طَائِفَةٌ أُخْرَىٰ لَمْ يُصَلُّوا فَلْيُصَلُّوا مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا حِذْرَهُمْ وَأَسْلِحَتَهُمْ ۗ وَدَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ تَغْفُلُونَ عَنْ أَسْلِحَتِكُمْ وَأَمْتِعَتِكُمْ فَيَمِيلُونَ عَلَيْكُم مَّيْلَةً وَاحِدَةً ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِن كَانَ بِكُمْ أَذًى مِّن مَّطَرٍ أَوْ كُنتُم مَّرْضَىٰ أَن تَضَعُوا أَسْلِحَتَكُمْ ۖ وَخُذُوا حِذْرَكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ أَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُّهِينًا ۝١٠٢
Wa izaa kunta feehim fa aqamta lahumus Salaata faltaqum taaa`ifatum minhum ma`aka walyaakhuzooo aslihatahum fa izaa sajadoo fal yakoonoo minw waraaa`ikum waltaati taaa`ifatun ukhraa lam yusalloo falyusallo ma`aka walyaakhuzoo hizrahum wa aslihatahum; waddal lazeena kafaroo law taghfuloona `anaslihatikum wa amti`atikum fa yameeloona `alaikum mailatanw waahidah; wa laa junaaha `alaikum in kaana bikum azam mimmatarin aw kuntum mmardaaa an tada`ooo aslihatakum wa khuzoo hizrakum; innal laaha a`adda lilkaafireena `azaabam muheenaa
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", – дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", – диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • «Фәлтәкум» — бассын, торсын
  • «Таифә» — төркем, җәмәгать
  • «Хизр» — саклану, дошманнан саклану чаралары күрү
  • «Мәйлә» — һөҗүм, ташлану
  • «Җүнәх» — гөнаһ, гаеп
  • «Мүһин» — хур итүче, кимсетүче

Аять тәфсире:

Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Син сугыш кырында мөэминнәр арасында булып, аларга имам булып намаз укырга телисең икән, аларны ике төркемгә бүлеп, бер төркем синең белән намазга бассын, ә икенче төркем дошманга каршы күзәтүдә торсын. Намаз укыган төркем үз коралларын үзләре белән алсыннар. Әгәр алар сәҗдә кылсалар, алар синең артта булсыннар, ә күзәтүдә торган икенче төркем килеп, синең белән намаз укысын. Алар да саклык чараларын күреп, коралларын үзләре белән алсыннар. Бу — курку вакытындагы намазның кагыйдәсе.

Кәферләр сезнең коралсыз һәм әйберләрсез калуыгызны, ягъни намаз вакытында игътибарсыз булуыгызны телиләр, шуннан файдаланып сезгә берьюлы һөҗүм итәргә һәм сезне кырып бетерергә телиләр. Ләкин Аллаһ сезгә рөхсәт бирә: яңгыр яуганда яки авыру вакытында, әгәр сезгә корал йөртү авырлык тудырса, коралларыгызны куярга мөмкин. Әмма һәрвакыт саклык чараларын күрергә, дошманнан сакланырга онытмагыз. Чөнки Аллаһ кәферләр өчен хур итүче ґәзап әзерләгән — аларны кыйямәт көнендә дә, бу дөньяда да хур итәчәк.

Аятьтән алынган гыйбрәтләр:

  • Ислам дине — ул реаль тормыш дине. Ул сугыш кырында да намазны калдырмый, ә аның үзенчәлекле формасын билгели. Бу — диннең җиңеллеген һәм кеше тормышының һәр очрагын исәпкә алуын күрсәтә.
  • Дошманнан саклану, корал тоту — мөэминнең бурычы. Әмма авыру, яңгыр кебек гаҗизлекләрдә Аллаһ рөхсәт бирә. Бу — Исламның кеше хәленә карап җиңеллек кылуын күрсәтә.
  • Аллаһ үз колларының куркынычсызлыгын кайгырта, аларны дошман һөҗүменнән саклар өчен юл-юллар өйрәтә. Бу — Аллаһның мөэминнәргә булган рәхмәте һәм мәхәббәте билгесе.
  • Кәферләрнең мөэминнәргә каршы һәрвакыт дошманлыкта булуы — аларның мәңгелек сыйфаты. Шуңа күрә мөэмин һәрвакыт сак булырга тиеш, әммә Аллаһка тәвәккәл итеп, аның ярдәменә ышанып яшәргә кирәк.


📜 Аять 100-104 — Ан-Ниса сүрәсе

100۞ وَمَن يُهَاجِرْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ يَجِدْ فِي الْأَرْضِ مُرَاغَمًا كَثِيرًا وَسَعَةً ۚ وَمَن يَخْرُجْ مِن بَيْتِهِ مُهَاجِرًا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ يُدْرِكْهُ الْمَوْتُ فَقَدْ وَقَعَ أَجْرُهُ عَلَى اللَّهِ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.
101وَإِذَا ضَرَبْتُمْ فِي الْأَرْضِ فَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَن تَقْصُرُوا مِنَ الصَّلَاةِ إِنْ خِفْتُمْ أَن يَفْتِنَكُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ إِنَّ الْكَافِرِينَ كَانُوا لَكُمْ عَدُوًّا مُّبِينًا
Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес булмыйдыр.)
102وَإِذَا كُنتَ فِيهِمْ فَأَقَمْتَ لَهُمُ الصَّلَاةَ فَلْتَقُمْ طَائِفَةٌ مِّنْهُم مَّعَكَ وَلْيَأْخُذُوا أَسْلِحَتَهُمْ فَإِذَا سَجَدُوا فَلْيَكُونُوا مِن وَرَائِكُمْ وَلْتَأْتِ طَائِفَةٌ أُخْرَىٰ لَمْ يُصَلُّوا فَلْيُصَلُّوا مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا حِذْرَهُمْ وَأَسْلِحَتَهُمْ ۗ وَدَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ تَغْفُلُونَ عَنْ أَسْلِحَتِكُمْ وَأَمْتِعَتِكُمْ فَيَمِيلُونَ عَلَيْكُم مَّيْلَةً وَاحِدَةً ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِن كَانَ بِكُمْ أَذًى مِّن مَّطَرٍ أَوْ كُنتُم مَّرْضَىٰ أَن تَضَعُوا أَسْلِحَتَكُمْ ۖ وَخُذُوا حِذْرَكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ أَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُّهِينًا
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", – дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", – диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде.
103فَإِذَا قَضَيْتُمُ الصَّلَاةَ فَاذْكُرُوا اللَّهَ قِيَامًا وَقُعُودًا وَعَلَىٰ جُنُوبِكُمْ ۚ فَإِذَا اطْمَأْنَنتُمْ فَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ ۚ إِنَّ الصَّلَاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا
Әгәр сәфәрдә чакта, яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһуны зекер итегез намазда басып, утырып һәм уң як кабыргага ятып. Әгәр кыенлыктан имин булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиткереп үтәгез! Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде. (Намазларны вакытында үтәмәгән кеше Аллаһ ґәзабыннан имин була алмас).
104وَلَا تَهِنُوا فِي ابْتِغَاءِ الْقَوْمِ ۖ إِن تَكُونُوا تَأْلَمُونَ فَإِنَّهُمْ يَأْلَمُونَ كَمَا تَأْلَمُونَ ۖ وَتَرْجُونَ مِنَ اللَّهِ مَا لَا يَرْجُونَ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا
Кәферләр белән сугышканда зәгыйфьлек һәм куркаклык күрсәтмәгез! Бәлки батырлык һәм гайрәтлекне күрсәтегез! Әгәр сугышта җәрәхәтләнгән булсагыз, сезнең кеби кәферләр дә җәрәхәтләнделәр. Сез кәферләр өмет итмәгән нәрсәне Аллаһудан өмет итәсез, ягъни аның ярдәмен, ризалыгын һәм җәннәтен өмет итәсез һәм өмет итегез! Аллаһ белүче, хөкемче булды.
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
102Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 102

Ан-Ниса сүрәсе Аять 102 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз…

Сүрәсе Аять 102/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 100–104. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers