إِلَّا الَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَاقٌ أَوْ جَاءُوكُمْ حَصِرَتْ صُدُورُهُمْ أَن يُقَاتِلُوكُمْ أَوْ يُقَاتِلُوا قَوْمَهُمْ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَسَلَّطَهُمْ عَلَيْكُمْ فَلَقَاتَلُوكُمْ ۚ فَإِنِ اعْتَزَلُوكُمْ فَلَمْ يُقَاتِلُوكُمْ وَأَلْقَوْا إِلَيْكُمُ السَّلَمَ فَمَا جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ عَلَيْهِمْ سَبِيلًا ٩٠
🔤 Transliteration
Illal lazeena yasiloona ilaa qawmim binakum wa bainahum meesaaqun aw jaaa`ookum hasirat sudooruhum ai yuqaatilookum aw yuqaatiloo qawmahum, wa law shaaa`al laahu lasallatahum `alaikum falaqaatalookum; fa ini` tazalookum falam yuqaatilookum wa alqaw ilaikumus salama famaa ja`alal laahu lakum `alaihim sabeelaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: يَصِلُونَ — тоташалар, сыенып керәләр, бәйләнеш булдыралар.مِيثَاقٌ — килешү, ант-ғәһед, солых килешүе.حَصِرَتْ صُدُورُهُمْ — күкрәкләре кысылган, йөрәкләре тар, ягъни аларның күңелләре сугышуны теләми.السَّلَمَ — солых, тынычлык, буйсыну.Аять тәфсире: Аллаһы Тәгалә мошрикларның кайбер төркемнәрен үтерергә рөхсәт биргәннән соң, моннан ике төркемне аера. Беренчесе — сезнең белән арада килешү булган кавемгә ирешкәннәр, ягъни алар шул килешүле кавемгә сыенып, аларның яклавы астына кергәннәр. Аларны үтерергә ярамый, чөнки алар килешүле кавемнең хокукыннан файдаланалар. Икенчесе — сезнең яныгызга килгән кешеләр, аларның күңелләре тар, йөрәкләре кысылган: алар сезнең белән сугышырга теләмиләр, шулай ук үз кавемнәренә каршы да сугышырга теләмиләр. Алар ике якка да каршы чыгарга теләмичә, сезгә килеп сыенырга мәҗбүр булганнар. Әгәр Аллаһы теләсә иде, аларны сезнең өстегезгә көчле итәр иде, һәм алар сезнең белән сугышыр иде. Ләкин Аллаһы аларны сездән ерак тота, сезгә рәхмәт күрсәтеп. Әгәр алар сезне калдырсалар, сезнең белән сугышмасалар һәм сезгә солых тәкъдим итсәләр, буйсынып килсәләр, ул чакта Аллаһы сезгә аларга каршы сугышу өчен юл бирми. Аларны үтерергә дә, әсир итәргә дә рөхсәт юк.
Аятьтән алынган файдалар: Ислам — солых һәм тынычлык дине. Ул сугышны бары тик үз-үзеңне яклау өчен генә рөхсәт итә, ә солых тәкъдим иткәннәрне кабул итәргә өнди. Килешүгә тугрылык саклау — иманның бер өлеше. Килешүле кавемгә ияреп килгәннәргә дә шул ук хокук кагыла. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез: Ул теләсә, дошманнарны көчле итәр иде, ләкин Ул мөэминнәргә рәхмәт күрсәтеп, аларны саклый. Сугышу — максат түгел, ә кирәклек. Дошман солых тәкъдим итсә, аны кабул итү — иң яхшы юл. Мөэмин кеше үз эшләрендә Аллаһының чикләрен сакларга тиеш: кайда рөхсәт бар, шунда гына эш итәргә, ә кайда тыю бар, аннан тыелырга.
إِلَّا ٱلَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوۡمِۭ بَيۡنَكُمۡ وَبَيۡنَهُم مِّيثَٰقٌ أَوۡ جَآءُوكُمۡ حَصِرَتۡ صُدُورُهُمۡ أَن يُقَٰتِلُوكُمۡ أَوۡ يُقَٰتِلُواْ قَوۡمَهُمۡۚ وَلَوۡ شَآءَ ٱللَّهُ لَسَلَّطَهُمۡ عَلَيۡكُمۡ فَلَقَٰتَلُوكُمۡۚ فَإِنِ ٱعۡتَزَلُوكُمۡ فَلَمۡ يُقَٰتِلُوكُمۡ وَأَلۡقَوۡاْ إِلَيۡكُمُ ٱلسَّلَمَ فَمَا جَعَلَ ٱللَّهُ لَكُمۡ عَلَيۡهِمۡ سَبِيلًا ٩٠
Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 88-92 — Ан-Ниса сүрәсе
88 ۞ فَمَا لَكُمْ فِي الْمُنَافِقِينَ فِئَتَيْنِ وَاللَّهُ أَرْكَسَهُم بِمَا كَسَبُوا ۚ أَتُرِيدُونَ أَن تَهْدُوا مَنْ أَضَلَّ اللَّهُ ۖ وَمَن يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَن تَجِدَ لَهُ سَبِيلًا
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!
89 وَدُّوا لَوْ تَكْفُرُونَ كَمَا كَفَرُوا فَتَكُونُونَ سَوَاءً ۖ فَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ أَوْلِيَاءَ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ فَإِن تَوَلَّوْا فَخُذُوهُمْ وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ وَجَدتُّمُوهُمْ ۖ وَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз!
90 إِلَّا الَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَاقٌ أَوْ جَاءُوكُمْ حَصِرَتْ صُدُورُهُمْ أَن يُقَاتِلُوكُمْ أَوْ يُقَاتِلُوا قَوْمَهُمْ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَسَلَّطَهُمْ عَلَيْكُمْ فَلَقَاتَلُوكُمْ ۚ فَإِنِ اعْتَزَلُوكُمْ فَلَمْ يُقَاتِلُوكُمْ وَأَلْقَوْا إِلَيْكُمُ السَّلَمَ فَمَا جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ عَلَيْهِمْ سَبِيلًا
Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.
91 سَتَجِدُونَ آخَرِينَ يُرِيدُونَ أَن يَأْمَنُوكُمْ وَيَأْمَنُوا قَوْمَهُمْ كُلَّ مَا رُدُّوا إِلَى الْفِتْنَةِ أُرْكِسُوا فِيهَا ۚ فَإِن لَّمْ يَعْتَزِلُوكُمْ وَيُلْقُوا إِلَيْكُمُ السَّلَمَ وَيَكُفُّوا أَيْدِيَهُمْ فَخُذُوهُمْ وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ ثَقِفْتُمُوهُمْ ۚ وَأُولَٰئِكُمْ جَعَلْنَا لَكُمْ عَلَيْهِمْ سُلْطَانًا مُّبِينًا
Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны теләгәч – сугышыгыз алар белән һәм үтерегез!
92 وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ أَن يَقْتُلَ مُؤْمِنًا إِلَّا خَطَأً ۚ وَمَن قَتَلَ مُؤْمِنًا خَطَأً فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُّؤْمِنَةٍ وَدِيَةٌ مُّسَلَّمَةٌ إِلَىٰ أَهْلِهِ إِلَّا أَن يَصَّدَّقُوا ۚ فَإِن كَانَ مِن قَوْمٍ عَدُوٍّ لَّكُمْ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُّؤْمِنَةٍ ۖ وَإِن كَانَ مِن قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَاقٌ فَدِيَةٌ مُّسَلَّمَةٌ إِلَىٰ أَهْلِهِ وَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُّؤْمِنَةٍ ۖ فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ شَهْرَيْنِ مُتَتَابِعَيْنِ تَوْبَةً مِّنَ اللَّهِ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا
Бер мөэминнең икенче мөэминне үтермәге һич тә дөрес булмас, мәгәр хаталык илә үтерсә кәффәрәт лязем булыр. Бер мөэмин хаталык илә бер мөэминне үтерсә, кәффәрәте – мөэмин булган бер колны азат итүдер һәм үтерелгән мөэминнең Варисләренә кан хакын түләүдер, мәгәр варислар гафу итсәләр, бернинди җәза бирелми. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше дошманыгыз булган кавем эчендәге мөэмин булса, кәффәрәте – бер мөэмин колны азат итмәктер. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше сугышмаска арагызда солых төзелгән кәферләрдән булса, кәффәрәте – үтерелгән кешенең варисларына кан хакын түләү һәм бер мөэмин кол азат итүдер. Әгәр үтерүченең кан хакын, яки кол азат итәргә көче җитмәсә, тоташтан ике ай ураза тотмактыр Аллаһ аның гөнаһын гафу итсен өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче, гаделлек белән хөкем итүче булды.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 90 Ан-Ниса сүрәсе Аять 90 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез,…
Сүрәсе Аять 90/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 88–92. Татарча: Русский.