Аль-Хашр · 7/24
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Хашр сүрәсе
مَّا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ مِنْ أَهْلِ الْقُرَىٰ فَلِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ كَيْ لَا يَكُونَ دُولَةً بَيْنَ الْأَغْنِيَاءِ مِنكُمْ ۚ وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانتَهُوا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۖ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ ۝٧
Maaa afaaa`al laahu `alaa Rasoolihee min ahlil quraa falillaahi wa lir Rasooli wa lizil qurbaa wal yataamaa walmasaakeeni wabnis sabeeli kai laa yakoona doolatam bainal aghniyaaa`i minkum; wa maaa aataakumur Rasoolu fakhuzoohu wa maa nahaakum `anhu fantahoo; wattaqul laaha innal laaha shadeedul-`iqaab
📖 Татарча
Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • أَفَاءَ – кире кайтарды, ягъни сугышсыз дошман малыннан Аллаһ расүлгә бирде.
  • أَهْلِ الْقُرَى – шәһәрләр/авыллар кешеләре, ягъни сугышсыз басып алынган мәҗүси кабиләләрнең малы.
  • دُولَةً – байлар арасында гына әйләнеп йөрүче мал-мөлкәт.
  • ابْنِ السَّبِيلِ – юлда калган, акчасы беткән сәфәрче.

Аять тәфсире:

Аллаһу тәгалә үз расүленә сугышсыз, җайдаклылар һәм дөяләр кулланмыйча гына биргән мал-мөлкәт – бу фийъ (улҗа) – Аллаһуга, расүлгә, расүлнең якын туганнарына (Бәни Хашим һәм Бәни Мутталибкә), ятимнәргә, мескеннәргә һәм юлда калган сәфәрчеләргә тиешле. Бу бүленеш Аллаһуның үзе билгеләгән тәртип буенча эшләнә. Моның максаты – мал-мөлкәтнең байлар арасында гына әйләнеп йөрүче байлыкка әверелмәве, ә фәкыйрьләргә дә, мескеннәргә дә ирешүе өчен.

Әй, мөэминнәр! Расүлүллаһ сезгә нәрсә бирсә – шуны алыгыз, ә нәрсәдән тыйса – шуннан туктагыз. Бу әмер фийъ малы турында иңгән, әмма мәгънәсе гомуми: Пәйгамбәрнең (с.г.в.) барлык әмерләре һәм тыйулары да шушы ук дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш. Аның сүзе – Аллаһ сүзенең ачылышы, шуңа күрә аңа итагать итү – Аллаһка итагать итү.

Аллаһудан куркыгыз, Аның әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгез. Бит Аллаһу тәгаләнең ґәзабы бик каты – Ул үзенә каршы килүчеләрне, расүленең юлыннан читкә китүчеләрне каты ґәзаб белән җәзалый.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Ислам икътисадында мал-мөлкәтнең бер төркем байлар кулында гына туплануы тыела; җәмгыятьтә социаль гаделлек урнаштырыла.
  2. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәте – Исламның мөһим чыганагы. Аның әмерләрен кабул итү һәм тыйуларыннан тыелу – һәр мөселманның бурычы.
  3. Ятимнәргә, мескеннәргә һәм юлда калганнарга ярдәм итү – Ислам җәмгыятенең изге бурычы, бу – мәрхәмәтлелек дине.
  4. Аллаһу тәгаләнең ґәзабыннан курку – кешене гөнаһлардан тыеп тора торган көчле этәргеч; тәкъвалылык – бәхетле тормышның ачкычы.


📜 Аять 5-9 — Аль-Хашр сүрәсе

5مَا قَطَعْتُم مِّن لِّينَةٍ أَوْ تَرَكْتُمُوهَا قَائِمَةً عَلَىٰ أُصُولِهَا فَبِإِذْنِ اللَّهِ وَلِيُخْزِيَ الْفَاسِقِينَ
Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер.
6وَمَا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ مِنْهُمْ فَمَا أَوْجَفْتُمْ عَلَيْهِ مِنْ خَيْلٍ وَلَا رِكَابٍ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يُسَلِّطُ رُسُلَهُ عَلَىٰ مَن يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
7مَّا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ مِنْ أَهْلِ الْقُرَىٰ فَلِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ كَيْ لَا يَكُونَ دُولَةً بَيْنَ الْأَغْنِيَاءِ مِنكُمْ ۚ وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانتَهُوا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۖ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
8لِلْفُقَرَاءِ الْمُهَاجِرِينَ الَّذِينَ أُخْرِجُوا مِن دِيَارِهِمْ وَأَمْوَالِهِمْ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِّنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا وَيَنصُرُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الصَّادِقُونَ
Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр.
9وَالَّذِينَ تَبَوَّءُوا الدَّارَ وَالْإِيمَانَ مِن قَبْلِهِمْ يُحِبُّونَ مَنْ هَاجَرَ إِلَيْهِمْ وَلَا يَجِدُونَ فِي صُدُورِهِمْ حَاجَةً مِّمَّا أُوتُوا وَيُؤْثِرُونَ عَلَىٰ أَنفُسِهِمْ وَلَوْ كَانَ بِهِمْ خَصَاصَةٌ ۚ وَمَن يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер.
Аль-ХашрКоръән исемлеге
24Аять
MedinanRevelation
7Аять

Тәрҗемә — Аль-Хашр 7

Аль-Хашр сүрәсе Аять 7 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан…

Сүрәсе Аять 7/24 — Аль-Хашр сүрәсе الحشر (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Хашр сүрәсе Тыңла, Аль-Хашр сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Хашр сүрәсе mp3, Аль-Хашр сүрәсе pdf. Аять 5–9. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers