Аль-Балад сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)
Аль-Балад сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аль-Балад сүрәсе Тәрҗемә. Аль-Балад сүрәсе (Meccan) 20 Аять.
Related
- Аль-Балад сүрәсе ТәрҗемәТатарча
- Аль-Балад сүрәсе mp3Тыңла
- Quran Index Татарча114
More Сүрәсе PDF
Аль-Балад сүрәсе

ﭽﭾﭿﮀﮁ
90:1
Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.
ﮂﮃﮄﮅﮆ
90:2
Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
ﮇﮈﮉﮊ
90:3
Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.
ﮋﮌﮍﮎﮏﮐ
90:4
Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.
ﮑﮒﮓﮔﮕﮖﮗ
90:5
Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
ﮘﮙﮚﮛﮜ
90:6
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.
ﮝﮞﮟﮠﮡﮢ
90:7
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
ﮣﮤﮥﮦﮧ
90:8
Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
ﮨﮩﮪ
90:9
Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
ﮫﮬﮭ
90:10
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
ﮮﮯﮰﮱ
90:11
Ул бөек таулардан үтмәде.
ﯓﯔﯕﯖﯗ
90:12
Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?
ﯘﯙﯚ
90:13
Ул юл – кол азат итмәктер.
ﯛﯜﯝﯞﯟﯠﯡ
90:14
Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,
ﯢﯣﯤﯥ
90:15
якын кардәш булган ятимгә.
ﯦﯧﯨﯩﯪ
90:16
Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.
ﯫﯬﯭﯮﯯﯰﯱﯲﯳﯴ
90:17
Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
ﯵﯶﯷﯸ
90:18
Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
ﭑﭒﭓﭔﭕﭖﭗ
90:19
Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.
ﭘﭙﭚﭛ
90:20
Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.
Изге Коръән
Wednesday, September 9, 2026
Don't forget us in your sincere prayers







