PDF —
15 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Аш-Шамс сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Аш-Шамс сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Аш-Шамс сүрәсе Тәрҗемә. Аш-Шамс сүрәсе (Meccan) 15 Аять.

← Аль-БаладАш-Шамс сүрәсе Аль-Лейль →


15 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﭜﭝﭞ
91:1 Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
ﭟﭠﭡﭢ
91:2 Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
ﭣﭤﭥﭦ
91:3 Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
ﭧﭨﭩﭪ
91:4 Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
ﭫﭬﭭﭮ
91:5 Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
ﭯﭰﭱﭲ
91:6 Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
ﭳﭴﭵﭶ
91:7 Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
ﭷﭸﭹﭺ
91:8 Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
ﭻﭼﭽﭾﭿ
91:9 Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
ﮀﮁﮂﮃﮄ
91:10 Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
ﮅﮆﮇﮈ
91:11 Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
ﮉﮊﮋﮌ
91:12 Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
ﮍﮎﮏﮐﮑﮒﮓﮔ
91:13 Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде.
ﮕﮖﮗﮘﮙﮚﮛﮜ
91:14 Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
ﮝﮞﮟﮠ
91:15 Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers