الْحَجُّ أَشْهُرٌ مَّعْلُومَاتٌ ۚ فَمَن فَرَضَ فِيهِنَّ الْحَجَّ فَلَا رَفَثَ وَلَا فُسُوقَ وَلَا جِدَالَ فِي الْحَجِّ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ يَعْلَمْهُ اللَّهُ ۗ وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَىٰ ۚ وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ ١٩٧
🔤 Transliteration
Al-Hajju ashhurum ma`-loomaat; faman farada feeinnal hajja falaa rafasa wa laa fusooqa wa laa jidaala fil Hajj; wa maa taf`aloo min khairiny ya`lamhul laah; wa tazawwadoo fa inna khairaz zaadit taqwaa; wattaqooni yaaa ulil albaab
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әл-Хәҗҗү әшһүрүм мәгълүмәт — Хаҗ вакыты — билгеле айлар.фәррада — үзенә мәҗбүри кылды, ихрам белән ният кылды.рәфәс — хатыны белән якынлык кылу һәм аның алдындагы сүзләр, эшләр.фусук — гөнаһлар, Аллаһка каршы килү.җидәл — бәхәсләшү, талашып ачулану.тәзәввәдү — юл азыгы (ризык) алыгыз.әт-тәкъва — Аллаһтан курку, Аның боерыкларын үтәп, тыелганнарыннан саклану.үли-әл-әлбәб — акыл ияләре, аңлы кешеләр.Аять тәфсире: Хаҗ кылу өчен билгеләнгән вакыт — мәгълүм айлар: Шәүвәл, Зүл-Кәгдә һәм Зүл-Хиҗҗә аеның беренче ун көне. Кем шушы айларда ихрам бәйләп, үзенә хаҗны мәҗбүри кылса, аңа хаҗ вакытында хатыны белән якынлык кылу, аның алдындагы сүзләр сөйләү, гөнаһ эшләргә керешү — барысы да хәрам була. Шулай ук ачу китерә торган бәхәсләрдән, талашлардан да тыелырга тиеш. Бу изге вакытта һәм урында гөнаһларның авырлыгы тагы да арта, шуңа күрә хаҗ кылучыга тәүбә итеп, чисталыкны саклап, Аллаһка итагать итү аеруча мөһим.
Аллаһы Тәгалә сезнең кылган һәр изге эшегезне белә — ул сездән яшерен калмый, һәм һәркайсыгызга үз эшегезгә күрә әҗер бирер. Хаҗ сәфәренә чыкканда, юл өчен кирәкле азык-төлек алыгыз, башкалардан сорап йөрмәгез. Ләкин иң яхшы азык — ул тәкъва, ягъни Аллаһтан курку һәм Аның боерыкларын үтәү. Бу азык ахирәт юлы өчен дә иң файдалысыдыр. И акыл ияләре! Миннән куркыгыз, боерыкларымны үтәп, тыелганнарымнан сакланыгыз. Чөнки тәкъвалык — ул бөтен яхшылыкның ачкычы.
Аятьтән алынган файдалар: Хаҗның үз вакыты бар — ул билгеле айлар белән чикләнгән, моны һәр мөселман белергә тиеш. Хаҗ вакытында кеше үзен тыеп тотарга, наданлык кылмаска, гөнаһлардан сакланырга өйрәнә. Бу — рухи чисталыкка ирешү юлы. Аллаһ һәр изге эшебезне күреп, белә торгандыр — димәк, бер генә яхшылыгыбыз да югалмый, һәркайсысы өчен әҗер алабыз. Тәкъва — мөселманның иң зур байлыгы. Ул дөньяда да, ахирәттә дә кешегә иң кирәкле азык. Акыл ияләре — Аллаһның боерыкларын иң яхшы аңлап, шуңа күрә аларга тәкъвалык аеруча кирәкле икәне искәртелә.
ٱلۡحَجُّ أَشۡهُرٌ مَّعۡلُومَٰتٌۚ فَمَن فَرَضَ فِيهِنَّ ٱلۡحَجَّ فَلَا رَفَثَ وَلَا فُسُوقَ وَلَا جِدَالَ فِي ٱلۡحَجِّۗ وَمَا تَفۡعَلُواْ مِنۡ خَيۡرٍ يَعۡلَمۡهُ ٱللَّهُۗ وَتَزَوَّدُواْ فَإِنَّ خَيۡرَ ٱلزَّادِ ٱلتَّقۡوَىٰۖ وَٱتَّقُونِ يَٰٓأُوْلِي ٱلۡأَلۡبَٰبِ ١٩٧
Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 195-199 — Аль-Бакара сүрәсе
195 وَأَنفِقُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ ۛ وَأَحْسِنُوا ۛ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя.
196 وَأَتِمُّوا الْحَجَّ وَالْعُمْرَةَ لِلَّهِ ۚ فَإِنْ أُحْصِرْتُمْ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۖ وَلَا تَحْلِقُوا رُءُوسَكُمْ حَتَّىٰ يَبْلُغَ الْهَدْيُ مَحِلَّهُ ۚ فَمَن كَانَ مِنكُم مَّرِيضًا أَوْ بِهِ أَذًى مِّن رَّأْسِهِ فَفِدْيَةٌ مِّن صِيَامٍ أَوْ صَدَقَةٍ أَوْ نُسُكٍ ۚ فَإِذَا أَمِنتُمْ فَمَن تَمَتَّعَ بِالْعُمْرَةِ إِلَى الْحَجِّ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۚ فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ ثَلَاثَةِ أَيَّامٍ فِي الْحَجِّ وَسَبْعَةٍ إِذَا رَجَعْتُمْ ۗ تِلْكَ عَشَرَةٌ كَامِلَةٌ ۗ ذَٰلِكَ لِمَن لَّمْ يَكُنْ أَهْلُهُ حَاضِرِي الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ "гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы!
197 الْحَجُّ أَشْهُرٌ مَّعْلُومَاتٌ ۚ فَمَن فَرَضَ فِيهِنَّ الْحَجَّ فَلَا رَفَثَ وَلَا فُسُوقَ وَلَا جِدَالَ فِي الْحَجِّ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ يَعْلَمْهُ اللَّهُ ۗ وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَىٰ ۚ وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ
Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз!
198 لَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَن تَبْتَغُوا فَضْلًا مِّن رَّبِّكُمْ ۚ فَإِذَا أَفَضْتُم مِّنْ عَرَفَاتٍ فَاذْكُرُوا اللَّهَ عِندَ الْمَشْعَرِ الْحَرَامِ ۖ وَاذْكُرُوهُ كَمَا هَدَاكُمْ وَإِن كُنتُم مِّن قَبْلِهِ لَمِنَ الضَّالِّينَ
Хаҗ вакытында Раббыгызның фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гөнаһ юктыр. Ґәрәфәт тавыннан Минәгә кайтканда Миздәләфәдә тукталып Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, әүвәлдә адашуда булган булсагыз да.
199 ثُمَّ أَفِيضُوا مِنْ حَيْثُ أَفَاضَ النَّاسُ وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Аннары кешеләр кайткан юл белән кайтыгыз, ягъни Ґәрәфәттән Миздәләфәгә, аннан Минәгә, Минәдән Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер итеп, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ әлбәттә гафу итүче, рәхимле.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 197 Аль-Бакара сүрәсе Аять 197 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең…
Сүрәсе Аять 197/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 195–199. Татарча: Русский.