Аль-Мумтахина · 11/13
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Мумтахина сүрәсе
وَإِن فَاتَكُمْ شَيْءٌ مِّنْ أَزْوَاجِكُمْ إِلَى الْكُفَّارِ فَعَاقَبْتُمْ فَآتُوا الَّذِينَ ذَهَبَتْ أَزْوَاجُهُم مِّثْلَ مَا أَنفَقُوا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي أَنتُم بِهِ مُؤْمِنُونَ ۝١١
Wa in faatakum shai`um min azwaajikum ilal kuffaari fa`aaqabtum fa aatul lazeena zahabat azwaajuhum misla maaa anfaqoo; wattaqul laahal lazeee antum bihee mu`minoon
📖 Татарча
Әгәр сезнең хатыннарыгыздан бер хатын исламны ташлап кәферләр арасына китсә, ул кәферләр бу хатынның мөселман иреннән алган мәһерен шул мөселман иргә кайтарып бирмәсәләр, ул кәферләр белән сугышып табыш малын алгач, хатыннары кәферләр арасына киткән мөселман ирләргә шул киткән хатыннарына биргән мәһәр хәтле табыш малыннан бирегез! Вә үзегез иман китерегез, Аллаһудан куркыгыз!

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • فاتكم — сездән качып китте, сезгә ирешмәде.
  • فعاقبتم — сугышта җиңеп, ул кәферләрдән ганемәт (урыш-талкыш) алдыгыз.
  • فاتوا — бирегез.

Аять тәфсире:

Әгәр сезнең хатыннарыгызның кайберләре, диннән чыгып, кәферләр ягына китсәләр һәм сез аларның мәһерләрен (хатынга бирелгән бүләк-мөлкәтне) кире кайтаруны таләп итсәгез, ләкин кәферләр аны кайтармаса, ә сез алар белән сугышып, аларның малын ганемәт итеп алсагыз, шул ганемәттән хатыннары киткән ирләргә аларның хатыннарына биргән мәһерләре хакының тиңдәшен бирегез. Бу — аларның югалтуларын каплау һәм аларны юату өчен. Аллаһудан куркыгыз, Аның әмерләрен үтәп, тыелганнарыннан баш тартып, чөнки сез Аңа ышанасыз һәм Аның әмерләрен үтәү сезнең иманыгызның дәлиледер.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Мөселманнар бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсенең югалтуларын капларга тиешләр, бигрәк тә дин өчен зыян күргән кешеләргә.
  • Иманлы кеше Аллаһуга тәкъвалык итәргә бурычлы, чөнки иман үзе тәкъвалыкны таләп итә.
  • Ислам динендә мөселманнарның мөлкәти мәнфәгатьләре саклана, һәм алар арасында гаделлек һәм тигезлек урнаштырыла.
  • Бу аять мөселманнарны бердәмлеккә, үзара ярдәмгә һәм дин кардәшләренә карата мәрхәмәтле булырга өнди, бу исә исламның көчле иҗтимагый тәрбия системасын күрсәтә.


📜 Аять 9-13 — Аль-Мумтахина сүрәсе

9إِنَّمَا يَنْهَاكُمُ اللَّهُ عَنِ الَّذِينَ قَاتَلُوكُمْ فِي الدِّينِ وَأَخْرَجُوكُم مِّن دِيَارِكُمْ وَظَاهَرُوا عَلَىٰ إِخْرَاجِكُمْ أَن تَوَلَّوْهُمْ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُمْ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Аллаһ, әлбәттә, сезне тыядыр ислам диненә каршы сезнең белән сугышкан вә сезне йортыгыздан куалап чыгарган һәм кәферләргә дус булып сезне йортыгыздан чыгарырга ярдәм иткән монафикъларга дус булудан. Кәферләргә һәм монафикъларга дус булган мөселманнар алар залимнәрдер.
10يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا جَاءَكُمُ الْمُؤْمِنَاتُ مُهَاجِرَاتٍ فَامْتَحِنُوهُنَّ ۖ اللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَانِهِنَّ ۖ فَإِنْ عَلِمْتُمُوهُنَّ مُؤْمِنَاتٍ فَلَا تَرْجِعُوهُنَّ إِلَى الْكُفَّارِ ۖ لَا هُنَّ حِلٌّ لَّهُمْ وَلَا هُمْ يَحِلُّونَ لَهُنَّ ۖ وَآتُوهُم مَّا أَنفَقُوا ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ أَن تَنكِحُوهُنَّ إِذَا آتَيْتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ ۚ وَلَا تُمْسِكُوا بِعِصَمِ الْكَوَافِرِ وَاسْأَلُوا مَا أَنفَقْتُمْ وَلْيَسْأَلُوا مَا أَنفَقُوا ۚ ذَٰلِكُمْ حُكْمُ اللَّهِ ۖ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ ۚ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Ий мөэминнәр, әгәр сезгә Мәккәдән мөэминә хатыннар күчеп килсәләр, аларны сынап карагыз! Аллаһ аларның иманнарын нинди икәнен беләдер, әгәр ул хатыннарны хак мөэминнәр дип тапсагыз, аларны мөшрикләргә кайтарып бирмәгез, чөнки алар мөшрик булган ирләренә хәләл түгелләр һәм ул мөшрикләр ислам динен кабул иткән хатыннарына хәләл түгелләр. Мөселман булган хатыннарның мөшрик ирләренә бу хатыннарга биргән мөһерләрен үзләренә бирегез, ирләренә мәһерләрен биргәннән соң бу хатыннарны мәһер биреп никахлансагыз, сезгә гөнаһ юктыр. Үзегез ислам динен кабул иткәндә хатыныгыз кабул итмәсә, яки мөселман булганнан соң динне ташлап мөртәт булса, ул имансыз хатыныгызны никахыгызда тотмагыз, аерыгыз, әгәр ул хатыныгызга бер кәфер өйләнсә, әгәр хатыныгызга мәһәрне биргән булсагыз, хатыныгызга өйләнгән кәфердән биргән мәһәрне сорап алыгыз, һәм кәфер булган ирен ташлап ислам динен кабул иткән хатынга никахлансагыз, кәфер булган ире биргән мәһерен сездән сорасын, ягъни бирегез! Аллаһуның хөкеме сезгә әнә шундыйдыр, Аллаһ арагызда гаделлек белән хөкем итәр. Аллаһ белүче һәм гадел хөкем итүчедер.
11وَإِن فَاتَكُمْ شَيْءٌ مِّنْ أَزْوَاجِكُمْ إِلَى الْكُفَّارِ فَعَاقَبْتُمْ فَآتُوا الَّذِينَ ذَهَبَتْ أَزْوَاجُهُم مِّثْلَ مَا أَنفَقُوا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي أَنتُم بِهِ مُؤْمِنُونَ
Әгәр сезнең хатыннарыгыздан бер хатын исламны ташлап кәферләр арасына китсә, ул кәферләр бу хатынның мөселман иреннән алган мәһерен шул мөселман иргә кайтарып бирмәсәләр, ул кәферләр белән сугышып табыш малын алгач, хатыннары кәферләр арасына киткән мөселман ирләргә шул киткән хатыннарына биргән мәһәр хәтле табыш малыннан бирегез! Вә үзегез иман китерегез, Аллаһудан куркыгыз!
12يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِذَا جَاءَكَ الْمُؤْمِنَاتُ يُبَايِعْنَكَ عَلَىٰ أَن لَّا يُشْرِكْنَ بِاللَّهِ شَيْئًا وَلَا يَسْرِقْنَ وَلَا يَزْنِينَ وَلَا يَقْتُلْنَ أَوْلَادَهُنَّ وَلَا يَأْتِينَ بِبُهْتَانٍ يَفْتَرِينَهُ بَيْنَ أَيْدِيهِنَّ وَأَرْجُلِهِنَّ وَلَا يَعْصِينَكَ فِي مَعْرُوفٍ ۙ فَبَايِعْهُنَّ وَاسْتَغْفِرْ لَهُنَّ اللَّهَ ۖ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Ий пәйгамбәр г-м әгәр мөэминә хатыннар сиңа килеп Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмаска вә урламаска, вә зина кылмаска, вә балаларны үтермәскә, вә ирләреннән булмаган баланы: "Бу бала синнән булды", – дип ирләренә куллары белән аяклары арасына ифтира кылмаска һәм дә шәригать эшләрендә сиңа каршылык кылмаска вәгъдә бирсәләр, ґәһедләрен, антларын кабул ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкау сора! Бит – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
13يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَوَلَّوْا قَوْمًا غَضِبَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ قَدْ يَئِسُوا مِنَ الْآخِرَةِ كَمَا يَئِسَ الْكُفَّارُ مِنْ أَصْحَابِ الْقُبُورِ
Ий мөэминнәр, Аллаһ аларга ачуланган кавем белән дуслашмагыз ягъни динсезләр, яһүдләр, насаралар, монафикълар, исерекләр, зиначылар, һәм бидеґәтчеләр кеби кешеләргә дус булмагыз, алар белән аралашып бергә яшәмәгез! Тәхкыйк ул кешеләр ахирәттән өметсез булдылар, кәферләр кабердән чыгарга өметсез булганнары кеби. Димәк аларга дус булган мөселманнарга да Аллаһ ачуланадыр.
Аль-МумтахинаКоръән исемлеге
13Аять
MedinanRevelation
11Аять

Тәрҗемә — Аль-Мумтахина 11

Аль-Мумтахина сүрәсе Аять 11 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр сезнең хатыннарыгыздан бер хатын исламны ташлап кәферләр арасына китсә,…

Сүрәсе Аять 11/13 — Аль-Мумтахина сүрәсе الممتحنة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Мумтахина сүрәсе Тыңла, Аль-Мумтахина сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Мумтахина сүрәсе mp3, Аль-Мумтахина сүрәсе pdf. Аять 9–13. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers