Аль-Мунафикун · 3/11
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Мунафикун сүрәсе
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ آمَنُوا ثُمَّ كَفَرُوا فَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ ۝٣
Zaalika bi annahum aamanoo summa kafaroo fatubi`a `alaa quloobihim fahum laa yafqahoon
📖 Татарча
Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар.

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • طُبِعَ – мөһерләнде, ябылды.
  • لَا يَفْقَهُونَ – аңламыйлар, фәһемләмиләр.

Аять тәфсире:

Монафикъларның бу хәле – аларның иман китерүдән соң көфергә кайтулары сәбәпле булды. Алар телләре белән иман әйттеләр, ә калбләрендә көферлекне дәвам иттерделәр. Аларның бу эшләре өчен Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер сукты, ягъни күңелләрен иманнан япты. Нәтиҗәдә, алар үзләренә файдалы булган хакыйкатьне, туры юлны һәм иманның чын мәгънәсен аңлый алмыйлар. Аларның йөрәкләре көферлек белән ныгытылды, шуңа күрә аларга иман керми һәм алар үзләренең һәлакәтенә илтүче нәрсәләрне фәһемләмиләр.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Иманның чынлыгы – тел белән генә түгел, ә йөрәк белән раслауда. Телдә генә калган иман кешене монафикълыкка алып бара.
  • Кеше күңелендәге явызлыкны дәвам иттерсә, Аллаһ аның йөрәген мөһерләргә мөмкин, һәм ул хакыйкатьне аңлау сәләтен югалта.
  • Күңелне пакь тоту – Аллаһның һидәятенә ирешүнең төп шарты. Саф йөрәкле кеше генә Аллаһ сүзен аңлый ала.


📜 Аять 1-5 — Аль-Мунафикун сүрәсе

1إِذَا جَاءَكَ الْمُنَافِقُونَ قَالُوا نَشْهَدُ إِنَّكَ لَرَسُولُ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّكَ لَرَسُولُهُ وَاللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَكَاذِبُونَ
Ий Мухәммәд г-м, әгәр монафикълар сиңа килсәләр әйтәләр: "Без гуаһлык бирәбез тәхкыйк син Аллаһуның расүлесең", – дип. Аллаһ беләдер тәхкыйк син Аның расүлесең, әлбәттә, монафикълар ялганчылар, дип Аллаһ гуаһлык бирәдер.
2اتَّخَذُوا أَيْمَانَهُمْ جُنَّةً فَصَدُّوا عَن سَبِيلِ اللَّهِ ۚ إِنَّهُمْ سَاءَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Үзләрен үтерелүдән коткару өчен ялган гуаһларын үзләренә калкан-пәрдә иттеләр һәм кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар. Аларның кылган эшләре нинди ямандыр.
3ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ آمَنُوا ثُمَّ كَفَرُوا فَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ
Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар.
4۞ وَإِذَا رَأَيْتَهُمْ تُعْجِبُكَ أَجْسَامُهُمْ ۖ وَإِن يَقُولُوا تَسْمَعْ لِقَوْلِهِمْ ۖ كَأَنَّهُمْ خُشُبٌ مُّسَنَّدَةٌ ۖ يَحْسَبُونَ كُلَّ صَيْحَةٍ عَلَيْهِمْ ۚ هُمُ الْعَدُوُّ فَاحْذَرْهُمْ ۚ قَاتَلَهُمُ اللَّهُ ۖ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ
Әгәр син аларны күрсәң, аларның тышкы сурәтләре сине ґәҗәбләндерер, ягъни тышкы күренешләре мөселманга охшар. Әгәр сөйләсәләр, син аларның сүзләрен тыңларсың, гүя сөяп куйган коры агач кебиләрдер – сүзләрендә дәлил һәм хаклык булмас, алар һәр ишетелгән тавышны үзләренең зарарына дип уйларлар, ягъни үзләренең бозыклык кылганлыкларыннан кайчан ґәзаб килер икән, дип куркып кына яшиләр. Алар Исламга һәм мөселманнарга дошманнардыр, шуның өчен алардан саклан! Аллаһуның каһәре суксын аларны, хакны ташлап кайда бармакчы булалар!
5وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا يَسْتَغْفِرْ لَكُمْ رَسُولُ اللَّهِ لَوَّوْا رُءُوسَهُمْ وَرَأَيْتَهُمْ يَصُدُّونَ وَهُم مُّسْتَكْبِرُونَ
Әгәр аларга Исламга вә пәйгамбәргә хак ышану белән килегез, Аллаһуның расүле сезнең өчен Аллаһудан гафу сорасын диелсә, алар башларын читкә боралар, вә син аларны күрерсең Аллаһудан гафу сораудан баш тарталар, һәм алар тәкәбберләнүчеләрдер.
Аль-МунафикунКоръән исемлеге
11Аять
MedinanRevelation
3Аять

Тәрҗемә — Аль-Мунафикун 3

Аль-Мунафикун сүрәсе Аять 3 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан…

Сүрәсе Аять 3/11 — Аль-Мунафикун сүрәсе المنافقون (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Мунафикун сүрәсе Тыңла, Аль-Мунафикун сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Мунафикун сүрәсе mp3, Аль-Мунафикун сүрәсе pdf. Аять 1–5. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers