Аль Имран · 153/200
Тәрҗемә Транслитерация — Аль Имран сүрәсе
۞ إِذْ تُصْعِدُونَ وَلَا تَلْوُونَ عَلَىٰ أَحَدٍ وَالرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ فِي أُخْرَاكُمْ فَأَثَابَكُمْ غَمًّا بِغَمٍّ لِّكَيْلَا تَحْزَنُوا عَلَىٰ مَا فَاتَكُمْ وَلَا مَا أَصَابَكُمْ ۗ وَاللَّهُ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ ۝١٥٣
Iz tus`idoona wa laa talwoona `alaaa ahadinw war Rasoolu yad`ookum feee ukhraakum fa asaabakum ghammam bighammil likailaa tahzanoo `alaa maa faatakum wa laa maaa asaabakum; wallaahu khabeerum bimaa ta`maloon
📖 Татарча
Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • تُصْعِدُونَ — тауга менәсез, качасыз (Үхүд сугышында).
  • لَا تَلْوُونَ — беркемгә дә борылмыйсыз, игътибар итмисез.
  • فِي أُخْرَاكُمْ — сезнең артыгызда, сездән калган урында.
  • فَأَثَابَكُمْ — сезне җәзалады, кайтарды.
  • غَمًّا بِغَمٍّ — кайгы өстенә кайгы бирде.
  • لِكَيْلَا تَحْزَنُوا — кайгырмавыгыз өчен.

Аят тәфсире:

Ий мөэминнәр! Үхүд сугышында сез Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әмеренә каршы килеп, стратегик урынны ташлап киткәч, сезне курку һәм өркү басты. Шул вакытта сез тауга таба кача башладыгыз, бер-берегезгә дә карамадыгыз, беркемгә дә игътибар итмәдегез. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сугыш кырында нык торып, сезнең артыгыздан: "Ий Аллаһ коллары, миңа килегез! Ий Аллаһ коллары, миңа килегез!" – дип кычкырып чакырды, әмма сез аның тавышын ишетмәдегез дә, аңа борылмадыгыз да.

Шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы биреп җәзалады: беренчедән, җиңелү һәм курку кайгысы, икенчедән, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) үтерелгәнлеге турындагы хәбәр таралу кайгысы. Ләкин бу кайгылар сезнең өчен рәхмәт булды, чөнки алар аркылы Аллаһ сезгә өйрәтте: сезгә ирешә алмаган җиңү һәм улҗа өчен дә, сезгә килгән үлем, яралар һәм хурлык өчен дә кайгырмаска. Чөнки сез Пәйгамбәрнең (с.г.в.) исән икәнен белгәч, башка бөтен авырлыклар сезгә җиңел булып тоелды.

Аллаһ сезнең эшләрегезнең барысын да белә – йөрәкләрегездәге хәлләрне дә, гамәлләрегезне дә, бернәрсә дә Аңардан яшерен түгел.


Аяттән алынган файдалар:

  1. Пәйгамбәргә (с.г.в.) итагать итү – һәр мөселманның бурычы, ә итагатьсезлек бәла-казага китерә.
  2. Аллаһның җәзасы да, рәхмәте дә хикмәтле – авырлыклар аша Ул безне тәрбияли һәм сабырлыкка өйрәтә.
  3. Бәла-каза вакытында Пәйгамбәрнең (с.г.в.) өммәтенә мәрхәмәте бик зур – ул аларны коткарырга тырыша.
  4. Дөньяви нәрсәләр өчен кайгыру – вакытлыча, ә Аллаһка тәүәккәл итү – мәңгелек тынычлык чыганагы.
  5. Аллаһның белүе – безнең һәр эшебезне күзәтә торган иң зур дәртләндерү: яхшылыкка – яхшылык, яманлыкка – яманлык булачак.


📜 Аять 151-155 — Аль Имран сүрәсе

151سَنُلْقِي فِي قُلُوبِ الَّذِينَ كَفَرُوا الرُّعْبَ بِمَا أَشْرَكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا ۖ وَمَأْوَاهُمُ النَّارُ ۚ وَبِئْسَ مَثْوَى الظَّالِمِينَ
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.
152وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ اللَّهُ وَعْدَهُ إِذْ تَحُسُّونَهُم بِإِذْنِهِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَازَعْتُمْ فِي الْأَمْرِ وَعَصَيْتُم مِّن بَعْدِ مَا أَرَاكُم مَّا تُحِبُّونَ ۚ مِنكُم مَّن يُرِيدُ الدُّنْيَا وَمِنكُم مَّن يُرِيدُ الْآخِرَةَ ۚ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ ۖ وَلَقَدْ عَفَا عَنكُمْ ۗ وَاللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ
Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.
153۞ إِذْ تُصْعِدُونَ وَلَا تَلْوُونَ عَلَىٰ أَحَدٍ وَالرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ فِي أُخْرَاكُمْ فَأَثَابَكُمْ غَمًّا بِغَمٍّ لِّكَيْلَا تَحْزَنُوا عَلَىٰ مَا فَاتَكُمْ وَلَا مَا أَصَابَكُمْ ۗ وَاللَّهُ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ
Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.
154ثُمَّ أَنزَلَ عَلَيْكُم مِّن بَعْدِ الْغَمِّ أَمَنَةً نُّعَاسًا يَغْشَىٰ طَائِفَةً مِّنكُمْ ۖ وَطَائِفَةٌ قَدْ أَهَمَّتْهُمْ أَنفُسُهُمْ يَظُنُّونَ بِاللَّهِ غَيْرَ الْحَقِّ ظَنَّ الْجَاهِلِيَّةِ ۖ يَقُولُونَ هَل لَّنَا مِنَ الْأَمْرِ مِن شَيْءٍ ۗ قُلْ إِنَّ الْأَمْرَ كُلَّهُ لِلَّهِ ۗ يُخْفُونَ فِي أَنفُسِهِم مَّا لَا يُبْدُونَ لَكَ ۖ يَقُولُونَ لَوْ كَانَ لَنَا مِنَ الْأَمْرِ شَيْءٌ مَّا قُتِلْنَا هَاهُنَا ۗ قُل لَّوْ كُنتُمْ فِي بُيُوتِكُمْ لَبَرَزَ الَّذِينَ كُتِبَ عَلَيْهِمُ الْقَتْلُ إِلَىٰ مَضَاجِعِهِمْ ۖ وَلِيَبْتَلِيَ اللَّهُ مَا فِي صُدُورِكُمْ وَلِيُمَحِّصَ مَا فِي قُلُوبِكُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче.
155إِنَّ الَّذِينَ تَوَلَّوْا مِنكُمْ يَوْمَ الْتَقَى الْجَمْعَانِ إِنَّمَا اسْتَزَلَّهُمُ الشَّيْطَانُ بِبَعْضِ مَا كَسَبُوا ۖ وَلَقَدْ عَفَا اللَّهُ عَنْهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ حَلِيمٌ
Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы.
Аль ИмранКоръән исемлеге
200Аять
MedinanRevelation
153Аять

Тәрҗемә — Аль Имран 153

Аль Имран сүрәсе Аять 153 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап…

Сүрәсе Аять 153/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 151–155. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers