۞ إِنَّ اللَّهَ اشْتَرَىٰ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ أَنفُسَهُمْ وَأَمْوَالَهُم بِأَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ ۚ يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَيَقْتُلُونَ وَيُقْتَلُونَ ۖ وَعْدًا عَلَيْهِ حَقًّا فِي التَّوْرَاةِ وَالْإِنجِيلِ وَالْقُرْآنِ ۚ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِ مِنَ اللَّهِ ۚ فَاسْتَبْشِرُوا بِبَيْعِكُمُ الَّذِي بَايَعْتُم بِهِ ۚ وَذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ ١١١
🔤 Transliteration
Innal laahash taraa minal mu`mineena anfusahum wa amwaalahum bi anna lahumul jannah; yuqaatiloona fee sabeelil laahi fa yaqtuloona wa yuqtaloona wa`dan `alaihi haqqan fit Tawraati wal Injeeli wal Qur-aan; wa man awfaa be`ahdihee minal laah; fastabshiroo bibai`ikumul lazee baaya`tum bih; wa zaalika huwal fawzul `azeem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.
🌐 Additional reference in Русский
Аятьнең мәгънәләре: «Иштәра» — сатып алды, алыштырды. «Йукатилүн» — сугышырлар, көрәшерләр. «Фәйәктулүнә» — алар үтерәләр (дошманнарны). «Вә йукталүн» — һәм алар үтереләләр. «Фәстәбширү» — шатланыгыз, сөенегез. «Әл-фәүз әл-газыйм» — олы, бөек уңыш. Аятьнең аңлатмасы: Аллаһы Тәгалә мөэмин бәндәләреннән аларның җаннарын һәм малларын сатып алды. Әмма бу — Аллаһының аларга булган рәхимлелеге һәм юмартлыгы, чөнки җаннар да, маллар да барыбер Аллаһыныкы. Ул аларга бу алыш-бирлешнең бәрабәренә — Җәннәтне вәгъдә итте. Бу сату-алуның шарты булып, мөэминнәрнең Аллаһы юлында сугышулары тора: алар дошманнарны үтерәләр һәм үзләре дә үтереләләр, динеңнең һәм Кәлимәтуллаһның югары булуы өчен көрәшәләр.
Бу вәгъдә — Аллаһының хак вәгъдәсе, ул элеккеге китапларда да язылган иде: Муса галәйһиссәламгә иңдерелгән Тәүратта, Гыйса галәйһиссәламгә иңдерелгән Инҗилдә һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән Коръәндә дә бу вәгъдә расланган. Димәк, җиһад — элеккеге өммәтләрнең дә шәригатендә булган гамәл.
Аллаһыдан да тугрырак вәгъдә бирүче кем бар? Беркем дә юк! Аллаһы Үз вәгъдәсен беркайчан да бозмый. Әгәр мөэминнәр Аллаһы белән булган килешүләрен үтәсәләр, Аллаһы да аларга Җәннәтне бирергә хаклы вәгъдә биргән.
Шуңа күрә Аллаһы мөэминнәргә әйтә: «Бу сату-алуыгыз белән шатланыгыз, сөенегез! Сез Аллаһыга үзегезнең җаннарыгызны һәм малларыгызны саттыгыз, ә бәрабәренә мәңгелек Җәннәтне алдыгыз. Бу — иң олы уңыш, иң бөек табыш!»
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Аллаһының мөэмин бәндәләренә булган рәхимлелеге чиксез: Ул аларның үзенеке булган нәрсәләрне «сатып ала» һәм бәрабәренә Җәннәт бирә. Бу — бөек шәрәф һәм юмартлык. Җиһад — Аллаһының бөтен чорлардагы шәригатьләрендә булган гамәл. Бу эш безнең диннең дәвамлылыгын күрсәтә. Мөэминнең гомере һәм малы — Аллаһы юлында кулланыла торган аманат. Кем аларны Аллаһы юлына бирә, ул чын мәгънәдә уңган кеше. Аллаһыга ышаныч — мөэминнең иң зур байлыгы. Аллаһы вәгъдә иткән нәрсә — һичшиксез булачак. Бу аять мөэминнәрнең йөзләренә шатлык алып килә: аларның Аллаһы белән булган «сәүдәсе» — иң отышлы сәүдә, чөнки бәрабәренә мәңгелек Җәннәт бирелә.
۞ إِنَّ ٱللَّهَ ٱشۡتَرَىٰ مِنَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ أَنفُسَهُمۡ وَأَمۡوَٰلَهُم بِأَنَّ لَهُمُ ٱلۡجَنَّةَۚ يُقَٰتِلُونَ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ فَيَقۡتُلُونَ وَيُقۡتَلُونَۖ وَعۡدًا عَلَيۡهِ حَقًّا فِي ٱلتَّوۡرَىٰةِ وَٱلۡإِنجِيلِ وَٱلۡقُرۡءَانِۚ وَمَنۡ أَوۡفَىٰ بِعَهۡدِهِۦ مِنَ ٱللَّهِۚ فَٱسۡتَبۡشِرُواْ بِبَيۡعِكُمُ ٱلَّذِي بَايَعۡتُم بِهِۦۚ وَذَٰلِكَ هُوَ ٱلۡفَوۡزُ ٱلۡعَظِيمُ ١١١
Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 109-113 — Ат-Тауба сүрәсе
109 أَفَمَنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ تَقْوَىٰ مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانٍ خَيْرٌ أَم مَّنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ شَفَا جُرُفٍ هَارٍ فَانْهَارَ بِهِ فِي نَارِ جَهَنَّمَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.
110 لَا يَزَالُ بُنْيَانُهُمُ الَّذِي بَنَوْا رِيبَةً فِي قُلُوبِهِمْ إِلَّا أَن تَقَطَّعَ قُلُوبُهُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.
111 ۞ إِنَّ اللَّهَ اشْتَرَىٰ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ أَنفُسَهُمْ وَأَمْوَالَهُم بِأَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ ۚ يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَيَقْتُلُونَ وَيُقْتَلُونَ ۖ وَعْدًا عَلَيْهِ حَقًّا فِي التَّوْرَاةِ وَالْإِنجِيلِ وَالْقُرْآنِ ۚ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِ مِنَ اللَّهِ ۚ فَاسْتَبْشِرُوا بِبَيْعِكُمُ الَّذِي بَايَعْتُم بِهِ ۚ وَذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.
112 التَّائِبُونَ الْعَابِدُونَ الْحَامِدُونَ السَّائِحُونَ الرَّاكِعُونَ السَّاجِدُونَ الْآمِرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَالنَّاهُونَ عَنِ الْمُنكَرِ وَالْحَافِظُونَ لِحُدُودِ اللَّهِ ۗ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ
Алар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга хәмед әйтеп рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә өндәрләр, бозык эшләрдән тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр!
113 مَا كَانَ لِلنَّبِيِّ وَالَّذِينَ آمَنُوا أَن يَسْتَغْفِرُوا لِلْمُشْرِكِينَ وَلَوْ كَانُوا أُولِي قُرْبَىٰ مِن بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمْ أَنَّهُمْ أَصْحَابُ الْجَحِيمِ
Пәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан гафу сорап дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 111 Ат-Тауба сүрәсе Аять 111 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды,…
Сүрәсе Аять 111/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 109–113. Татарча: Русский.