يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ ۖ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ ۖ وَصَدٌّ عَن سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِندَ اللَّهِ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ ۗ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّىٰ يَرُدُّوكُمْ عَن دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا ۚ وَمَن يَرْتَدِدْ مِنكُمْ عَن دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ ٢١٧
🔤 Transliteration
Yas`aloonaka `anish Shahril Haraami qitaalin feehi qul qitaahun feehi kabeerunw wa saddun `an sabeelil laahi wa kufrum bihee wal Masjidil Haraami wa ikhraaju ahlihee minhu akbaru `indal laah; walfitnatu akbaru minal qatl; wa laa yazaaloona yuqaatiloonakum hatta yaruddookum `an deenikum inis tataa`oo; wa mai yartadid minkum `an deenihee fayamut wahuwa kaafirun fa ulaaa`ika habitat a`maaluhum fid dunyaa wal aakhirati wa ulaaa`ika ashaabun Naari hum feehaa khaalidoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әш-шәһр әл-хәрәм — хәрәм айлар (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәб айлары), сугышу хәрам булган айлар.Кыйтал — сугышу, сугыш алып бару.Сәдд — киртә булу, юлны ябу, тыю.Көфер биһи — Аллаһка карата көферлек, инкяр итү.әл-Мәсҗид әл-Хәрәм — Мәккәдәге Изге мәчет.әл-Фитнә — ихтилаф, бозыклык, шулай ук мәҗүсилек, ширк.Иртидәд — диннән кайту, динне ташлап көферлеккә китү.Хәбитә — юкка чыкты, бушка китте, гамәл бозылып әҗәре калмады.Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Сиңа мөшрикләр хәрәм айда сугышу хөкеме турында сорау бирәләр. Аларга әйт: хәрәм айда сугышу — зур гөнаһ, ләкин Аллаһ каршында моңардан да зуррак гөнаһлар бар. Ул — кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһка һәм Аның расүленә ышанмау, мөэминнәрне Изге мәчеткә кертмәү, ә аның әһелләрен — Мухәммәд пәйгамбәрне һәм мөһаҗирләрне Мәккәдән куып чыгару. Бу эшләр хәрәм айда сугышудан да авыррак гөнаһтыр.
Ә инде фитнә — ягъни мөшрикләрнең мөэминнәрне диннән чыгару өчен эзәрлекләве, аларга көч куллануы, мәҗүсилеккә өндәве — хәтта үтерүдән дә начаррактыр. Мөшрикләр моның белән генә чикләнмичә, сезне, ий мөэминнәр, диннәрегездән чыгарыр өчен гел сугышырлар, моңа көчләре җитсә, һич тә туктамаслар.
Әгәр сездән берәү диненнән кайтып көфер хәлендә үлсә, аның бөтен изге гамәлләре юкка чыгар — дөньяда да, ахирәттә дә аңа файда китермәс. Алар ут әһелләредер һәм анда мәңге калырлар.
Гыйбрәтләр һәм файдалар: Бу аятьтән без өйрәнәбез: исламда гөнаһларның зурлыгы төрлечә була, һәм кеше кечерәк гөнаһларны зуррак гөнаһлар белән чагыштырганда аңларга тиеш. Иң зур гөнаһ — Аллаһка ширк кылу һәм мөэминнәрне диннән чыгару. Мөселманнарга каршы көрәшү, аларны эзәрлекләү — үтерүдән дә авыррак җинаять. Дин тоту иреге — иң зур кыйммәт, һәм аны саклау өчен көрәшү — изге эш. Диннән кайту — иң зур югалту, чөнки ул кешенең бөтен изге гамәлләрен юкка чыгара һәм аны мәңгелек утка илтә. Шуңа күрә һәр мөселман үз иманын ныгытырга, динендә сынауларга бирешмәскә тиеш. Аллаһ юлында сабыр итү һәм Ислам диненә тоту — бәхеткә илтүче юлдыр.
يَسۡـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلشَّهۡرِ ٱلۡحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِۖ قُلۡ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌۚ وَصَدٌّ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَكُفۡرُۢ بِهِۦ وَٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِ وَإِخۡرَاجُ أَهۡلِهِۦ مِنۡهُ أَكۡبَرُ عِندَ ٱللَّهِۚ وَٱلۡفِتۡنَةُ أَكۡبَرُ مِنَ ٱلۡقَتۡلِۗ وَلَا يَزَالُونَ يُقَٰتِلُونَكُمۡ حَتَّىٰ يَرُدُّوكُمۡ عَن دِينِكُمۡ إِنِ ٱسۡتَطَٰعُواْۚ وَمَن يَرۡتَدِدۡ مِنكُمۡ عَن دِينِهِۦ فَيَمُتۡ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُوْلَٰٓئِكَ حَبِطَتۡ أَعۡمَٰلُهُمۡ فِي ٱلدُّنۡيَا وَٱلۡأٓخِرَةِۖ وَأُوْلَٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلنَّارِۖ هُمۡ فِيهَا خَٰلِدُونَ ٢١٧
Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 215-219 — Аль-Бакара сүрәсе
215 يَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنفِقُونَ ۖ قُلْ مَا أَنفَقْتُم مِّنْ خَيْرٍ فَلِلْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ
Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: "Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез", – дип.
216 كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ وَهُوَ كُرْهٌ لَّكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَن تَكْرَهُوا شَيْئًا وَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَن تُحِبُّوا شَيْئًا وَهُوَ شَرٌّ لَّكُمْ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез.
217 يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ ۖ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ ۖ وَصَدٌّ عَن سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِندَ اللَّهِ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ ۗ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّىٰ يَرُدُّوكُمْ عَن دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا ۚ وَمَن يَرْتَدِدْ مِنكُمْ عَن دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.
218 إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَاجَرُوا وَجَاهَدُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أُولَٰئِكَ يَرْجُونَ رَحْمَتَ اللَّهِ ۚ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.
219 ۞ يَسْأَلُونَكَ عَنِ الْخَمْرِ وَالْمَيْسِرِ ۖ قُلْ فِيهِمَا إِثْمٌ كَبِيرٌ وَمَنَافِعُ لِلنَّاسِ وَإِثْمُهُمَا أَكْبَرُ مِن نَّفْعِهِمَا ۗ وَيَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنفِقُونَ قُلِ الْعَفْوَ ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمُ الْآيَاتِ لَعَلَّكُمْ تَتَفَكَّرُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз!
Тәрҗемә — Аль-Бакара 217 Аль-Бакара сүрәсе Аять 217 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары…
Сүрәсе Аять 217/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 215–219. Татарча: Русский.