وَمِنْ آيَاتِهِ اللَّيْلُ وَالنَّهَارُ وَالشَّمْسُ وَالْقَمَرُ ۚ لَا تَسْجُدُوا لِلشَّمْسِ وَلَا لِلْقَمَرِ وَاسْجُدُوا لِلَّهِ الَّذِي خَلَقَهُنَّ إِن كُنتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ ٣٧
🔤 Transliteration
Wa min Aayaatihil lailu wannahaaru washshamsu walqamar; laa tasjudoo lishshamsi wa laa lilqamari wasjudoo lillaahil lazee khala qahunna in kuntum iyyaahu ta`budoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләр аңлатмасы: әл-Ләйл – төнән-Нәһар – көндезәш-Шәмс – кояшәл-Кәмәр – айлә тәсҗүдү – сәҗдә кылмагызхәләкаһүннә – аларны (кояш, ай, төн һәм көндезне) халык кылган, бар иткәнАять тәфсире: Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә һәм берлегенә дәлил булган билгеләрдән – төн һәм көндезнең бер-берсен алмашынып килүе, кояш һәм айның тәртип буенча хәрәкәт итүе. Бу барысы да Аллаһының ихтыяры белән була, Аның буйсындыруы астында тора. Әй кешеләр! Кояшка да, айга да сәҗдә кылмагыз, чөнки алар – Аллаһы тәрбиясендә булган мәхлуклар, аларның үзләреннән һичнәрсә эшли алмыйлар. Әгәр чыннан да Аллаһыга гыйбадә кылучы булсагыз, Аңа гына сәҗдә кылыгыз, чөнки ул – сезне дә, кояшны да, айны да, төнне һәм көндезне дә бар иткән Халык. Сәҗдә – гыйбадәтләрнең иң югарысы, ул бары тик Аллаһыга гына лаек.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Тәүхид дәлилләре – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ишарә итүче ачык билгеләр күп, кеше аларга карап фикер йөртсә, иманы ныгый. Кояш һәм ай кебек зур мәхлукларга табыну – бөтенләй дөрес түгел, чөнки алар – Аллаһының коллары, аларга гыйбадәт кылу ширктер. Сәҗдә – Аллаһыга гыйбадәт кылуның иң югары дәрәҗәсе, ул бары тик Аңа гына кылынырга тиеш, бу – мөэминнең ихласлыгын күрсәтә.
وَمِنۡ ءَايَٰتِهِ ٱلَّيۡلُ وَٱلنَّهَارُ وَٱلشَّمۡسُ وَٱلۡقَمَرُۚ لَا تَسۡجُدُواْ لِلشَّمۡسِ وَلَا لِلۡقَمَرِ وَٱسۡجُدُواْۤ لِلَّهِۤ ٱلَّذِي خَلَقَهُنَّ إِن كُنتُمۡ إِيَّاهُ تَعۡبُدُونَ ٣٧
Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 35-39 — Фуссилат сүрәсе
35 وَمَا يُلَقَّاهَا إِلَّا الَّذِينَ صَبَرُوا وَمَا يُلَقَّاهَا إِلَّا ذُو حَظٍّ عَظِيمٍ
Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер.
36 وَإِمَّا يَنزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ ۖ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер.
37 وَمِنْ آيَاتِهِ اللَّيْلُ وَالنَّهَارُ وَالشَّمْسُ وَالْقَمَرُ ۚ لَا تَسْجُدُوا لِلشَّمْسِ وَلَا لِلْقَمَرِ وَاسْجُدُوا لِلَّهِ الَّذِي خَلَقَهُنَّ إِن كُنتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ
Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?
38 فَإِنِ اسْتَكْبَرُوا فَالَّذِينَ عِندَ رَبِّكَ يُسَبِّحُونَ لَهُ بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ وَهُمْ لَا يَسْأَمُونَ ۩
Әгәр кире кешеләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга тәкәбберләнсәләр, алар өчен кайгырма, Раббың хозурында булган хөрмәтле фәрештәләр вә Аллаһуның рәхмәтенә якын булган мөэминнәр көндезләрен вә кичәләрен Аңа тәсбихләр әйтәләр, алар тәсбих әйтүдән һич тә арымаслар.
39 وَمِنْ آيَاتِهِ أَنَّكَ تَرَى الْأَرْضَ خَاشِعَةً فَإِذَا أَنزَلْنَا عَلَيْهَا الْمَاءَ اهْتَزَّتْ وَرَبَتْ ۚ إِنَّ الَّذِي أَحْيَاهَا لَمُحْيِي الْمَوْتَىٰ ۚ إِنَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әлбәттә күрәсең, корыган үләнсез җиргә күктән су иңдерсәк үлгән җир терелеп яшәрәдер, шул хәлдә үлгән җирне тергезүче Аллаһ, әлбәттә, үлгән кешеләрне тергезәчәктер, Аның һәрнәрсәгә көче җитәдер.
Тәрҗемә — Фуссилат 37 Фуссилат сүрәсе Аять 37 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре…
Сүрәсе Аять 37/54 — Фуссилат сүрәсе فصلت (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фуссилат сүрәсе Тыңла, Фуссилат сүрәсе Тәрҗемә, Фуссилат сүрәсе mp3, Фуссилат сүрәсе pdf. Аять 35–39. Татарча: Русский.