كَالَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ كَانُوا أَشَدَّ مِنكُمْ قُوَّةً وَأَكْثَرَ أَمْوَالًا وَأَوْلَادًا فَاسْتَمْتَعُوا بِخَلَاقِهِمْ فَاسْتَمْتَعْتُم بِخَلَاقِكُمْ كَمَا اسْتَمْتَعَ الَّذِينَ مِن قَبْلِكُم بِخَلَاقِهِمْ وَخُضْتُمْ كَالَّذِي خَاضُوا ۚ أُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ ٦٩
🔤 Transliteration
Kallazeena min qablikum kaanoo ashadda minkum quwwatanw wa aksara amwaalanw wa awlaadan fastamta`oo bikhalaaqihim fastamta`tum bikhalaaqikum kamas tamta`al lazeena min qablikum bikhalaa qihim wa khudtum kallazee khaadooo; ulaaa`ika habitat a`maaluhum fid dunyaa wal Aakhirati wa ulaaa`ika humul khaasiroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: بِخَلَاقِهِمْ — үз өлешләре, насыйплары белән.حَبِطَتْ — юкка чыкты, бушка китте, әҗере калмады.خُضْتُمْ — баттыгыз, чумдыгыз (ялганга, бозыклыкка).Аять тәфсире: Әй, монафикълар! Сезнең гамәлләрегез — көлү, мәсхәрә итү һәм Аллаһка ялган сөйләү — сездән элек үткән кавемнәрнең эшләренә охшаш. Алар сездән көчлерәк иделәр, маллары да, балалары да күбрәк иде. Алар үзләренә бирелгән дөньяви өлешләреннән файдаландылар, ләззәтләргә чумдылар. Сез дә, әй монафикълар, үзегезнең дөньяви өлешегездән шулай файдаландыгыз, нәкъ сездән элеккеләр кебек. Һәм сез дә ялганга, батылга чумдыгыз, алар чумган кебек — алар пәйгамбәрләрне ялганга санадылар, ә сез аларга охшап, хакны инкяр иттегез һәм аның турында бәхәсләр кузгаттыгыз.
Менә шушы сыйфатларга ия булган кешеләрнең гамәлләре дөньяда да, ахирәттә дә юкка чыкты — аларның изге эшләре булса да, көферлек сәбәпле берни дә кабул ителмәде. Әнә шулар — чын зыян күрүчеләр, чөнки алар ахирәтнең мәңгелек нигъмәтләрен дөньяның үтә торган ләззәтләренә алыштырдылар.
Аятьтән алынган файдалар: Дөнья байлыгы, көч һәм балалар күплеге — кешене Аллаһ каршында өстен итми. Үткән кавемнәрнең байлыгы һәм көче аларны һәлакәттән коткара алмады. Дөнья ләззәтләренә чуму һәм ахирәтне оныту — һәрвакыт зыянга эндәшә торган юл. Чын уңыш — Аллаһның ризалыгын эзләүдә. Ялганга, бозык сүзләргә һәм хакны мәсхәрә итүгә чуму — элеккеге һәлак булган кавемнәрнең гамәле. Моңа охшаш юлны сайлаучылар аларның язмышына дучар булачак. Гамәлләрнең кабул булуы — иманнан башка мөмкин түгел. Көферлек белән бергә булган изге эшләр дә юкка чыга. Бу аять мөэминнәргә үрнәк булырлык тәрбия бирә: дөньяның узучы ләззәтләренә алданып калмыйча, ахирәт өчен эшләргә һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырышырга өнди.
كَٱلَّذِينَ مِن قَبۡلِكُمۡ كَانُوٓاْ أَشَدَّ مِنكُمۡ قُوَّةً وَأَكۡثَرَ أَمۡوَٰلًا وَأَوۡلَٰدًا فَٱسۡتَمۡتَعُواْ بِخَلَٰقِهِمۡ فَٱسۡتَمۡتَعۡتُم بِخَلَٰقِكُمۡ كَمَا ٱسۡتَمۡتَعَ ٱلَّذِينَ مِن قَبۡلِكُم بِخَلَٰقِهِمۡ وَخُضۡتُمۡ كَٱلَّذِي خَاضُوٓاْۚ أُوْلَٰٓئِكَ حَبِطَتۡ أَعۡمَٰلُهُمۡ فِي ٱلدُّنۡيَا وَٱلۡأٓخِرَةِۖ وَأُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡخَٰسِرُونَ ٦٩
Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 67-71 — Ат-Тауба сүрәсе
67 الْمُنَافِقُونَ وَالْمُنَافِقَاتُ بَعْضُهُم مِّن بَعْضٍ ۚ يَأْمُرُونَ بِالْمُنكَرِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمَعْرُوفِ وَيَقْبِضُونَ أَيْدِيَهُمْ ۚ نَسُوا اللَّهَ فَنَسِيَهُمْ ۗ إِنَّ الْمُنَافِقِينَ هُمُ الْفَاسِقُونَ
Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар.
68 وَعَدَ اللَّهُ الْمُنَافِقِينَ وَالْمُنَافِقَاتِ وَالْكُفَّارَ نَارَ جَهَنَّمَ خَالِدِينَ فِيهَا ۚ هِيَ حَسْبُهُمْ ۚ وَلَعَنَهُمُ اللَّهُ ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ مُّقِيمٌ
Монафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, – анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга – даими ґәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә).
69 كَالَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ كَانُوا أَشَدَّ مِنكُمْ قُوَّةً وَأَكْثَرَ أَمْوَالًا وَأَوْلَادًا فَاسْتَمْتَعُوا بِخَلَاقِهِمْ فَاسْتَمْتَعْتُم بِخَلَاقِكُمْ كَمَا اسْتَمْتَعَ الَّذِينَ مِن قَبْلِكُم بِخَلَاقِهِمْ وَخُضْتُمْ كَالَّذِي خَاضُوا ۚ أُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр!
70 أَلَمْ يَأْتِهِمْ نَبَأُ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ وَقَوْمِ إِبْرَاهِيمَ وَأَصْحَابِ مَدْيَنَ وَالْمُؤْتَفِكَاتِ ۚ أَتَتْهُمْ رُسُلُهُم بِالْبَيِّنَاتِ ۖ فَمَا كَانَ اللَّهُ لِيَظْلِمَهُمْ وَلَٰكِن كَانُوا أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Ул – кәферләргә һәм монафикъларга әүвәлге кешеләрдән: Нух, Гад, Сәмуд кавемнәренең хәбәре килмәдеме? Явызлыклары өчен аларны ничек һәлак иттек! Янә аларга Ибраһим кавеменең вә Мәдйән шәһәрендәге Шөгаеб кавеменең һәм шәһәрләре өсте аска әйләнеп төшкән Лут кавеменең хәбәрләре килмәдеме? Аларның расүлләре көчле дәлилләр вә ачык аңлатмалар илә килделәр. Аллаһу тәгалә аларга золым кылыр булмады, ләкин алар үзләренә золым кылдылар.
71 وَالْمُؤْمِنُونَ وَالْمُؤْمِنَاتُ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ ۚ يَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنكَرِ وَيُقِيمُونَ الصَّلَاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَيُطِيعُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۚ أُولَٰئِكَ سَيَرْحَمُهُمُ اللَّهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ – галиб вә хәким.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 69 Ат-Тауба сүрәсе Аять 69 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә…
Сүрәсе Аять 69/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 67–71. Татарча: Русский.