Аль-Бакара · 151/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
كَمَا أَرْسَلْنَا فِيكُمْ رَسُولًا مِّنكُمْ يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِنَا وَيُزَكِّيكُمْ وَيُعَلِّمُكُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُعَلِّمُكُم مَّا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ ۝١٥١
kamaaa arsalnaa feekum Rasoolam minkum yatloo `alaikum aayaatina wa yuzakkeekum wa yu`alli mukumul kitaaba wal hikmata wa yu`allimukum maa lam takoonoo ta`lamoon
📖 Татарча
Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!)

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • يُزَكِّيكُمْ — сезне пакьли, гөнаһлардан чистарта, әхлакый яктан үстерә.
  • الْكِتَابَ — Коръәнне.
  • الْحِكْمَةَ — Пәйгамбәрнең сөннәтен, шәригать хөкемнәрен һәм хикмәтле сүзләрне.
  • مَا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ — сез белмәгән нәрсәләрне, ягъни дин һәм дөнья эшләре турындагы белемнәрне.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә безгә үзенең чиксез рәхмәтен ирештерде: ул безгә Кәгъбәтуллаһны кыйбла итеп бирү кебек үк, арабыздан үзебезнең кавемнән булган бер Рәсүolне — Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәрде. Ул рәсүлебез безгә Аллаһының аятьләрен — Коръән аятьләрен укый, хак белән батылны аерырга өйрәтә. Ул безне ширк пычракларыннан һәм начар әхлакый сыйфатлардан чистарта, тәкъвалыкка һәм изге гамәлләргә өнди. Ул безгә Коръәнне һәм сөннәтне, шәригать хөкемнәрен өйрәтә. Моннан тыш, ул безгә әүвәлге пәйгамбәрләрнең хәбәрләрен, үткән өммәтләрнең кыйссаларын һәм дин-дөнья эшләребезгә кирәкле булган башка белемнәрне дә өйрәтә, аларны без элек белми идек. Бу — Аллаһының безгә биргән иң олугъ нигъмәтләреннән берсе.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Пәйгамбәрләрнең иң олугъ вазифасы — Коръән уку, кешеләрне пакьләү һәм аларга дин белемнәрен өйрәтү.
  • Пәйгамбәребезнең кешелек өчен иң зур рәхмәт икәнлеге — ул безне наданлыктан белемгә, караңгылыктан яктылыкка алып чыкты.
  • Гыйлем өйрәнү — диндә дә, дөньяда да югары дәрәҗә, чөнки Аллаһы Пәйгамбәрнең өйрәтү эшен мактап телгә ала.
  • Әхлакый пакьлек һәм рухи чисталык — Исламның төп максатларыннан, чөнки Аллаһы рәсүленең тәрбия эшен аерым искә ала.
  • Аллаһының нигъмәтләренә шөкер итү һәм аларны искә алу — мөэминнең иманын ныгыта, Аллаһыга мәхәббәтен арттыра.


📜 Аять 149-153 — Аль-Бакара сүрәсе

149وَمِنْ حَيْثُ خَرَجْتَ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۖ وَإِنَّهُ لَلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел.
150وَمِنْ حَيْثُ خَرَجْتَ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُ لِئَلَّا يَكُونَ لِلنَّاسِ عَلَيْكُمْ حُجَّةٌ إِلَّا الَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْهُمْ فَلَا تَخْشَوْهُمْ وَاخْشَوْنِي وَلِأُتِمَّ نِعْمَتِي عَلَيْكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез!
151كَمَا أَرْسَلْنَا فِيكُمْ رَسُولًا مِّنكُمْ يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِنَا وَيُزَكِّيكُمْ وَيُعَلِّمُكُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُعَلِّمُكُم مَّا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ
Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!)
152فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُوا لِي وَلَا تَكْفُرُونِ
Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!
153يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ
Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
151Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 151

Аль-Бакара сүрәсе Аять 151 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек.…

Сүрәсе Аять 151/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 149–153. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers