Аль-Бакара · 255/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ ۚ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ ۚ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ ۚ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ ۖ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ ۚ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ ۖ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا ۚ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ ۝٢٥٥
Allahu laaa ilaaha illaa Huwal Haiyul Qaiyoom; laa taakhuzuhoo sinatunw wa laa nawm; lahoo maa fissamaawaati wa maa fil ard; man zal lazee yashfa`u indahooo illaa bi-iznih; ya`lamu maa baina aydeehim wa mww khalfahum wa laa yuheetoona bishai`im min `ilmihee illaa bimaa shaaa`; wasi`a Kursiyyuhus samaawaati wal arda wa laa ya`ooduho hifzuhumaa; wa Huwal Aliyyul `Azeem
📖 Татарча
Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Синә — йокымсырау, йокы башлану.
  • Курси — Аллаһның бөеклегенә лаек булган, Кәүсәр урыныннан зуррак булган урындык; аның хакыйкате Аллаһка гына мәгълүм.
  • Әйүдәһу — аңа авыр түгел, авырлык китерми.

Аять тәфсире:

Бу аять — Коръәннең иң бөек аяте, ул "Әл-Курси аяте" дип атала. Аллаһы Тәгалә үзенең олугълыгын һәм камиллеген белдереп әйтә: Аллаһ — бердәнбер, хакыйкый гыйбадәткә лаек булган Илаһ, Аннан башка һичкем дә гыйбадәткә лаек түгел. Ул — Әл-Хәй (тере), ягъни мәңге тере, үлемсез, тормышы тулы һәм кимчелексез. Ул — Әл-Кайюм (кайюм), ягъни үзе тора, үзе беркемгә дә мохтаҗ түгел, әмма бөтен мәхлукат Аңа мохтаҗ, Аның белән генә тора. Аны йокымсырау да, йокы да алмый, чөнки Аның терелеге һәм кайюмлыгы камил.

Күкләрдәге һәм Җирдәге бар нәрсә — Аның милке, Аның хакимияте астында. Аның янында беркем дә, Аның рөхсәте булмыйча, беркем өчен дә шәфәгать (арадашчылык) итә алмый. Ул бөтен нәрсәне белә: мәхлукатларның алдындагыны (киләчәкне) һәм артта калганны (үткәнне) белә. Әмма кешеләр Аның белеменнән бер нәрсә дә белә алмыйлар, тик Аллаһ теләгән һәм аларга ачкан нәрсәләр генә. Аның Курсисе күкләрне һәм Җирне үз эченә ала, бу — Аның бөеклеге һәм кодрәте турында сөйли. Күкләрне һәм Җирне саклау Аңа авыр түгел, Аны һич арыта алмый. Ул — Әл-Гәли (югары), ягъни зат белән дә, сыйфатлар белән дә бөтен мәхлукаттан югары; Ул — Әл-Гәзим (бөек), бөтен олугълык һәм кимчелексезлек сыйфатларын үзендә туплаган.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгаләнең берлеге, Аның терелеге һәм кайюмлыгы — мөэминнең йөрәгенә тынычлык сала, чөнки без Аңа гына таянабыз, Ул безне саклый.
  • Аллаһның белеме чиксез, ә безнең белем — бик аз; бу безне тәкәбберлектән саклый һәм гыйлем эзләргә дәртләндерә.
  • Шәфәгать көнендә Аллаһның рөхсәте генә ярдәм итәчәк; бу безне Аллаһның рәхмәтенә өмет итәргә һәм Аның ризалыгын эзләргә өйрәтә.
  • Аллаһның кодрәте чиксез, Аңа һичнәрсә авыр түгел; бу безнең иманыбызны ныгыта һәм һәр эштә Аллаһка таянырга өнди.
  • Бу аятьне уку — кешене шайтаннан саклый, чөнки анда Аллаһның бөеклеге турында бөек сүзләр бар.


📜 Аять 253-257 — Аль-Бакара сүрәсе

253۞ تِلْكَ الرُّسُلُ فَضَّلْنَا بَعْضَهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ ۘ مِّنْهُم مَّن كَلَّمَ اللَّهُ ۖ وَرَفَعَ بَعْضَهُمْ دَرَجَاتٍ ۚ وَآتَيْنَا عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ الْبَيِّنَاتِ وَأَيَّدْنَاهُ بِرُوحِ الْقُدُسِ ۗ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا اقْتَتَلَ الَّذِينَ مِن بَعْدِهِم مِّن بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ وَلَٰكِنِ اخْتَلَفُوا فَمِنْهُم مَّنْ آمَنَ وَمِنْهُم مَّن كَفَرَ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا اقْتَتَلُوا وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَفْعَلُ مَا يُرِيدُ
Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр.
254يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَنفِقُوا مِمَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ يَوْمٌ لَّا بَيْعٌ فِيهِ وَلَا خُلَّةٌ وَلَا شَفَاعَةٌ ۗ وَالْكَافِرُونَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер.
255اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ ۚ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ ۚ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ ۚ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ ۖ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ ۚ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ ۖ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا ۚ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ.
256لَا إِكْرَاهَ فِي الدِّينِ ۖ قَد تَّبَيَّنَ الرُّشْدُ مِنَ الْغَيِّ ۚ فَمَن يَكْفُرْ بِالطَّاغُوتِ وَيُؤْمِن بِاللَّهِ فَقَدِ اسْتَمْسَكَ بِالْعُرْوَةِ الْوُثْقَىٰ لَا انفِصَامَ لَهَا ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче.
257اللَّهُ وَلِيُّ الَّذِينَ آمَنُوا يُخْرِجُهُم مِّنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ ۖ وَالَّذِينَ كَفَرُوا أَوْلِيَاؤُهُمُ الطَّاغُوتُ يُخْرِجُونَهُم مِّنَ النُّورِ إِلَى الظُّلُمَاتِ ۗ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
255Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 255

Әял-кырси аяте — Аль-Бакара сүрәсе Аять 255 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе…

Сүрәсе Аять 255/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 253–257. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers