يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَنفِقُوا مِمَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ يَوْمٌ لَّا بَيْعٌ فِيهِ وَلَا خُلَّةٌ وَلَا شَفَاعَةٌ ۗ وَالْكَافِرُونَ هُمُ الظَّالِمُونَ ٢٥٤
🔤 Transliteration
Yaa ayyuhal lazeena aamanoo anfiqoo mimmaa razaqnaakum min qabli ai yaatiya yawmul laa bai`un fee wa la khullatunw wa laa shafaa`ah; walkaa firoona humuz zaalimoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер.
🌐 Additional reference in Русский
Әй, иман китергән кешеләр! Без сезгә биргән мал-мөлкәттән Аллаһ юлында бирегез — бу – фарыз булган зәкят һәм ихтыяри садакалар. Бу көн килгәнче эшләгез: ул Кыямәт көне килгәндә, бернинди сәүдә-сатык булмас — мал белән үзегезне ґәзаптан коткара алмассыз; бернинди дуслык-иптәшлек тә ярдәм итмәс; һәм Аллаһ рөхсәт бирмәгәнче, бернинди шәфәгатьче дә сезгә файда китерә алмас. Ә кәферләр — Аллаһуның чикләрен үтеп, ґәзапка лаек булган чын золым кылучылардыр.
Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә әйтә: "Мин сезгә биргән ризыктан — малдан, мөлкәттән — Аллаһ юлында бирегез. Зәкят бирегез, садака бирегез. Моны Кыямәт көне килгәнче эшләгез. Ул көндә бернәрсә дә ярдәм итмәс: сәүдә дә булмас — малга алмашып котолу юк; дуслык та ярдәм итмәс — дуслар бер-берсен коткара алмас; шәфәгать тә булмас — Аллаһ рөхсәт бирмәгәнче, һичкем беркем өчен шәфәгать итә алмас. Ә кәферләр — алар чын мәгънәсендә золым кылучылар, чөнки алар гыйбадәтне үз урынына куймадылар, Аллаһуга тиешле гыйбадәтне башкаларга ясадылар, шуның белән үзләренә золым иттеләр."
Бу аятьтән өйрәнәбез:
- Аллаһ биргән мал-мөлкәт — сынау урыны. Кем аны Аллаһ юлында бирә, ул — уңышка ирешүче.
- Кыямәт көне чынбарлыкта киләчәк. Ул көндә һәркем үз гамәлләре белән калачак, беркем дә беркемгә ярдәм итә алмаячак.
- Бүгенге көн — гамәл көне, иртәге көн — хисап көне. Шуңа күрә акыллы кеше бүгеннән үк изге гамәлләр кылырга ашыга.
- Кәферләрнең золымы — үз-үзләренә золым итүләре, чөнки алар Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калалар.
- Ислам динендә ярдәмләшү, бер-береңә изгелек кылу — бөек гыйбадәт. Әмма ул көнне бернинди ярдәм дә булмас, шуңа күрә бүген ярдәмләшик!
📜 Аять 252-256 — Аль-Бакара сүрәсе
252تِلْكَ آيَاتُ اللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِالْحَقِّ ۚ وَإِنَّكَ لَمِنَ الْمُرْسَلِينَ
Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык белән укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән.
253۞ تِلْكَ الرُّسُلُ فَضَّلْنَا بَعْضَهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ ۘ مِّنْهُم مَّن كَلَّمَ اللَّهُ ۖ وَرَفَعَ بَعْضَهُمْ دَرَجَاتٍ ۚ وَآتَيْنَا عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ الْبَيِّنَاتِ وَأَيَّدْنَاهُ بِرُوحِ الْقُدُسِ ۗ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا اقْتَتَلَ الَّذِينَ مِن بَعْدِهِم مِّن بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ وَلَٰكِنِ اخْتَلَفُوا فَمِنْهُم مَّنْ آمَنَ وَمِنْهُم مَّن كَفَرَ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا اقْتَتَلُوا وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَفْعَلُ مَا يُرِيدُ
Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр.
254يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَنفِقُوا مِمَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ يَوْمٌ لَّا بَيْعٌ فِيهِ وَلَا خُلَّةٌ وَلَا شَفَاعَةٌ ۗ وَالْكَافِرُونَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер.
255اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ ۚ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ ۚ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ ۚ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ ۖ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ ۚ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ ۖ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا ۚ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ.
256لَا إِكْرَاهَ فِي الدِّينِ ۖ قَد تَّبَيَّنَ الرُّشْدُ مِنَ الْغَيِّ ۚ فَمَن يَكْفُرْ بِالطَّاغُوتِ وَيُؤْمِن بِاللَّهِ فَقَدِ اسْتَمْسَكَ بِالْعُرْوَةِ الْوُثْقَىٰ لَا انفِصَامَ لَهَا ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 254
Аль-Бакара сүрәсе Аять 254 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга…
Сүрәсе Аять 254/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 252–256. Татарча: Русский.