فَإِذَا مَسَّ الْإِنسَانَ ضُرٌّ دَعَانَا ثُمَّ إِذَا خَوَّلْنَاهُ نِعْمَةً مِّنَّا قَالَ إِنَّمَا أُوتِيتُهُ عَلَىٰ عِلْمٍ ۚ بَلْ هِيَ فِتْنَةٌ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ ٤٩
🔤 Transliteration
Fa izaa massal insaana durrun da`aanaa summa izaa khawwalnaahu ni`matam minna qaala innamaaa ootee tuhoo `alaa `ilm; bal hiya fitna tunw wa laakinna aksarahum laa ya`lamoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк, ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: مَسَّ الضُّرّ — авырлык, бәла-каза тию.خَوَّلْنَاهُ — аңа бирдек, игелек күрсәттек.أُوتِيتُهُ — моңа ирештерелдем, бу миңа бирелде.فِتْنَةٌ — сынау, имтихан, аздыру чарасы.عَلَى عِلْمٍ — белем нигезендә, ягъни үзен моңа лаек дип санау.Аять тәфсире: Кешегә авырлык, хәсрәт яки бәла иңсә, ул Безне чакыра, Безгә ялвара, ә инде Без аңа рәхмәтебездән муллык, сәламәтлек яки байлык бирсәк, ул шундук Безне оныта һәм: «Бу миңа үз белемем, акылым һәм хакым булганга күрә бирелде», — дип әйтә. Ул моның Аллаһының сынавы икәнен аңламый. Чынлыкта бу нигъмәт — аның өчен бер сынау һәм аздыру чарасыдыр: шөкер итәме, әллә көферлек итәме, дип. Ләкин күпчелек кешеләр моны белмиләр, шуңа күрә алар нигъмәтне үзләренең өстенлеге дип саныйлар һәм тәкәбберләнәләр.
Аятьтән алынган файдалар: Кеше бәлагә төшкәндә генә түгел, ә рәхәтлектә дә Аллаһыны истә тотарга һәм Аңа шөкер итәргә тиеш. Нигъмәтләр — кешенең казанышы түгел, ә Аллаһының сынавы; кем шөкер итә, кем көферлек кыла, шуны ачыклау өчен бирелә. Үз белемеңә, байлыгыңа яки дәрәҗәңә ышанып, Аллаһының рәхмәтен инкяр итү — зур хата һәм тәкәбберлек билгесе. Мөэмин кеше һәр хәлдә дә Аллаһыга йөз тота: авырлыкта сабыр итә, рәхәтлектә шөкер кыла.
فَإِذَا مَسَّ ٱلۡإِنسَٰنَ ضُرٌّ دَعَانَا ثُمَّ إِذَا خَوَّلۡنَٰهُ نِعۡمَةً مِّنَّا قَالَ إِنَّمَآ أُوتِيتُهُۥ عَلَىٰ عِلۡمِۭۚ بَلۡ هِيَ فِتۡنَةٌ وَلَٰكِنَّ أَكۡثَرَهُمۡ لَا يَعۡلَمُونَ ٤٩
Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк, ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 47-51 — Аз-Зумар сүрәсе
47 وَلَوْ أَنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا مَا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُ مَعَهُ لَافْتَدَوْا بِهِ مِن سُوءِ الْعَذَابِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۚ وَبَدَا لَهُم مِّنَ اللَّهِ مَا لَمْ يَكُونُوا يَحْتَسِبُونَ
Әгәр җирдәге нәрсәләр барчасы кәферләрнеке булса, дәхи шуның хәтле кушылса, каты ґәзабтан котылыр өчен кыямәт көнне садака итеп бирсәләр, һич кабул булмас иде. Дөньяда һич исәп итмәгән каты ґәзаб аларга ахирәттә Аллаһудан ирешер.
48 وَبَدَا لَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا كَسَبُوا وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Аларның дөньяда кәсеп иткән явызлыклары алларында заһир булыр, вә аларга Коръән аятьләрен вә пәйгамбәр сүзләрен мәсхәрә кылуларының ґәзабы тиешле булыр.
49 فَإِذَا مَسَّ الْإِنسَانَ ضُرٌّ دَعَانَا ثُمَّ إِذَا خَوَّلْنَاهُ نِعْمَةً مِّنَّا قَالَ إِنَّمَا أُوتِيتُهُ عَلَىٰ عِلْمٍ ۚ بَلْ هِيَ فِتْنَةٌ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк, ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.
50 قَدْ قَالَهَا الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَمَا أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Ул сүзне үлекләр дә әйтерләр иде, ләкин аларның кәсеп иткән нәрсәләре Безнең ґәзаб килгәндә һич файда бирмәде.
51 فَأَصَابَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا كَسَبُوا ۚ وَالَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْ هَٰؤُلَاءِ سَيُصِيبُهُمْ سَيِّئَاتُ مَا كَسَبُوا وَمَا هُم بِمُعْجِزِينَ
Вә явыз кәсепләренең җәзасы аларга иреште, вә пәйгамбәргә вә мөселманнарга золым иткән мөшрикләргә дә кәсеп иткән авызлыкларының җәзасы ирешер. Алар Безне гаҗиз итә алмаслар.
Тәрҗемә — Аз-Зумар 49 Аз-Зумар сүрәсе Аять 49 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза…
Сүрәсе Аять 49/75 — Аз-Зумар сүрәсе الزمر (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аз-Зумар сүрәсе Тыңла, Аз-Зумар сүрәсе Тәрҗемә, Аз-Зумар сүрәсе mp3, Аз-Зумар сүрәсе pdf. Аять 47–51. Татарча: Русский.