يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَقْتُلُوا الصَّيْدَ وَأَنتُمْ حُرُمٌ ۚ وَمَن قَتَلَهُ مِنكُم مُّتَعَمِّدًا فَجَزَاءٌ مِّثْلُ مَا قَتَلَ مِنَ النَّعَمِ يَحْكُمُ بِهِ ذَوَا عَدْلٍ مِّنكُمْ هَدْيًا بَالِغَ الْكَعْبَةِ أَوْ كَفَّارَةٌ طَعَامُ مَسَاكِينَ أَوْ عَدْلُ ذَٰلِكَ صِيَامًا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمْرِهِ ۗ عَفَا اللَّهُ عَمَّا سَلَفَ ۚ وَمَنْ عَادَ فَيَنتَقِمُ اللَّهُ مِنْهُ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ ذُو انتِقَامٍ ٩٥
🔤 Transliteration
Yaaa aiyuhal lazeena aamanoo laa taqtuslus saida wa antum hurum; wa man qatalahoo minkum mut`am midan fajazaaa`um mislu maa qatala minanna`ami yahkumu bihee zawaa `adlim minkum hadyam baalighal Ka`bati aw kaffaaratun ta`aamu masaakeena aw `adlu zaalika Siyaamal liyazooqa wabaala amrih; `afal laahu `ammaa salaf; wa man `aada fayanta qimul laahu minh; wallaahu `azeezun zuntiqaam
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Хурум — ихрамда булганнар (хаҗ яки гомрә вакытында).Сайд — кыргый хайваннарны аулау.Нәгам — дүрт төрле хайваннар: дөя, сыер, сарык яки кәҗә.Һәди — Корбанга тапшырылган хайван, Кәгъбәтуллаһка ирештерү өчен.Гәдәл — тиңдәш, охшаш (башка төрдән булган тиң).Вәбал — гөнаһның ачы җәзасы, начар нәтиҗәсе.Аять тәфсире: Ий иман китергәннәр! Сез ихрамда булган хәлдә (хаҗ яки гомрә вакытында) кыргый ауны үтермәгез. Әгәр берегез аны белә торып, ихрамда чагында үтерсә, җәзасы — ул үтергән хайванга охшаш булган хайванны (дөя, сыер, сарык яки кәҗә) корбан итү. Бу хөкемне сезнең арагыздан ике гадел кеше билгели, алар үтерелгән хайванга иң охшашын сайлыйлар. Бу корбан Кәгъбәтуллаһка ирештерелергә тиеш, ягъни Мәккәдә чалынып, фәкыйрьләргә өләшенелергә тиеш. Яки шул хайванның кыйммәтенә азык сатып алып, Мәккәдәге мескеннәргә бирергә (һәр мескенгә ярты сагъ күләмендә), яки шул азыкның һәр ярты сагы урынына бер көн ураза тотарга. Бу җәза шуның өчен билгеләнде ки, кеше үз гамәленең начар нәтиҗәсен татысын һәм гөнаһның авырлыгын тоемласын.
Аллаһ элекке вакытта булган хаталарны гафу итте — ягъни хәрам итүдән алдагы чорда эшләнгән гамәлләр өчен гафу бар. Әмма кем моннан соң да шул гөнаһка кайтса, Аллаһ аннан үч алачак. Аллаһ — көчле, кодрәт иясе, Үзенә каршы килүчеләрдән үч алучы. Аның кодрәтеннән бернәрсә дә кача алмый, һәм Ул теләгән вакытта Үзенең җәзасын бирәчәк.
Гыйбрәтләр: Бу аять безгә ихрам вакытында гына түгел, ә гомумән, Аллаһ билгеләгән чикләрне сакларга өйрәтә. Ислам — тәртип һәм әдәп дине, ул кешене һәр хәлдә дә тәкъвалыкка чакыра. Гөнаһ эшләгән кеше өчен тәүбә ишеге ачык, ләкин гөнаһны кабатлау — Аллаһның үченә тарырга сәбәп. Бу безне һәрвакыт ихлас тәүбә итәргә һәм гөнаһлардан читләшергә өнди. Җәзадагы мәрхәмәт — кешегә сайлау иреге бирелүе: корбан чалу, азык бирү яки ураза тоту. Бу Исламның җиңеллек һәм рәхимлелек дине икәнен күрсәтә. Гаделлек принцибы — ике гадел кешенең хөкеме белән эш ителүе, безнең тормышта да гаделлекне һәм бердәмлекне сакларга өйрәтә.
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَا تَقۡتُلُواْ ٱلصَّيۡدَ وَأَنتُمۡ حُرُمٌۚ وَمَن قَتَلَهُۥ مِنكُم مُّتَعَمِّدًا فَجَزَآءٌ مِّثۡلُ مَا قَتَلَ مِنَ ٱلنَّعَمِ يَحۡكُمُ بِهِۦ ذَوَا عَدۡلٍ مِّنكُمۡ هَدۡيَۢا بَٰلِغَ ٱلۡكَعۡبَةِ أَوۡ كَفَّٰرَةٌ طَعَامُ مَسَٰكِينَ أَوۡ عَدۡلُ ذَٰلِكَ صِيَامًا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمۡرِهِۦۗ عَفَا ٱللَّهُ عَمَّا سَلَفَۚ وَمَنۡ عَادَ فَيَنتَقِمُ ٱللَّهُ مِنۡهُۚ وَٱللَّهُ عَزِيزٌ ذُو ٱنتِقَامٍ ٩٥
Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 93-97 — Аль-Маида сүрәсе
93 لَيْسَ عَلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ جُنَاحٌ فِيمَا طَعِمُوا إِذَا مَا اتَّقَوا وَّآمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ثُمَّ اتَّقَوا وَّآمَنُوا ثُمَّ اتَّقَوا وَّأَحْسَنُوا ۗ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.
94 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَيَبْلُوَنَّكُمُ اللَّهُ بِشَيْءٍ مِّنَ الصَّيْدِ تَنَالُهُ أَيْدِيكُمْ وَرِمَاحُكُمْ لِيَعْلَمَ اللَّهُ مَن يَخَافُهُ بِالْغَيْبِ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَلَهُ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
95 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَقْتُلُوا الصَّيْدَ وَأَنتُمْ حُرُمٌ ۚ وَمَن قَتَلَهُ مِنكُم مُّتَعَمِّدًا فَجَزَاءٌ مِّثْلُ مَا قَتَلَ مِنَ النَّعَمِ يَحْكُمُ بِهِ ذَوَا عَدْلٍ مِّنكُمْ هَدْيًا بَالِغَ الْكَعْبَةِ أَوْ كَفَّارَةٌ طَعَامُ مَسَاكِينَ أَوْ عَدْلُ ذَٰلِكَ صِيَامًا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمْرِهِ ۗ عَفَا اللَّهُ عَمَّا سَلَفَ ۚ وَمَنْ عَادَ فَيَنتَقِمُ اللَّهُ مِنْهُ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ ذُو انتِقَامٍ
Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.
96 أُحِلَّ لَكُمْ صَيْدُ الْبَحْرِ وَطَعَامُهُ مَتَاعًا لَّكُمْ وَلِلسَّيَّارَةِ ۖ وَحُرِّمَ عَلَيْكُمْ صَيْدُ الْبَرِّ مَا دُمْتُمْ حُرُمًا ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!
97 ۞ جَعَلَ اللَّهُ الْكَعْبَةَ الْبَيْتَ الْحَرَامَ قِيَامًا لِّلنَّاسِ وَالشَّهْرَ الْحَرَامَ وَالْهَدْيَ وَالْقَلَائِدَ ۚ ذَٰلِكَ لِتَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَأَنَّ اللَّهَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ
Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
Тәрҗемә — Аль-Маида 95 Аль-Маида сүрәсе Аять 95 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз!…
Сүрәсе Аять 95/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 93–97. Татарча: Русский.