Аль-Маида · 96/120
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Маида сүрәсе
أُحِلَّ لَكُمْ صَيْدُ الْبَحْرِ وَطَعَامُهُ مَتَاعًا لَّكُمْ وَلِلسَّيَّارَةِ ۖ وَحُرِّمَ عَلَيْكُمْ صَيْدُ الْبَرِّ مَا دُمْتُمْ حُرُمًا ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ ۝٩٦
Uhilla lakum saidul bahri wa ta`aamuhoo mataa`al lakum wa lissaiyaarati wa hurrima `alaikum saidul barri maa dumtum hurumaa; wattaqul laahal lazeee ilaihi tuhsharoon
📖 Татарча
Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Сәйд әл-бәхр — диңгез авы (тере халәттә тотылган балык һәм башка диңгез хайваннары).
  • Тагамуһ — аның азыгы (үле халәттә табылган яки диңгез чыгарган азык-төлек).
  • Мәтаан — файдалану, нигъмәтләнү өчен.
  • Сәййарә — сәфәр кылучылар, юлчылар.
  • Хурум — ихрам халәтендә булучылар (хаҗ яки гомрә вакытында).

Аят тәфсире:

Әй мөселманнар! Аллаһы сезгә диңгез авын һәм аның азыгын хәләл кылды. Диңгез авы дип — тере килеш тотылган балык һәм диңгез хайваннары атала, ә аның азыгы дип — диңгез чыгарган яки үле хәлдә табылган балык атала. Бу сезгә дә, сәфәрдә йөрүчеләргә дә файдалану өчен рөхсәт ителде. Әмма ихрам хәлендә булган вакытыгызда коры җир авы (җир хайваннарын аулау) сезгә хәрам кылынды. Бу хөкем хаҗ яки гомрә вакытында ихрам бәйләгән кешеләргә кагыла. Диңгез авы ихрамдагы кешегә дә хәләл, чөнки ул суда яши һәм коры җир хайваннары кебек түгел.

Шулай итеп, Аллаһы сезгә нәрсәне хәләл һәм нәрсәне хәрам иткәнен аңлатты. Әй мөселманнар! Аллаһыдан куркыгыз, Аның боерыкларын үтәгез һәм тыелганнардан читләшегез. Ул — сезнең барыгызны да әҗәрегезгә карап хөкем итәр өчен Аның хозурына кайтарылачак Раббыгыз. Кыямәт көнендә сез Аның алдына җыелачаксыз һәм һәр эшегез өчен җавап бирәчәксез.

Аяттән алынган файдалар:

  1. Аллаһының рәхмәте киң — Ул бәндәләренә диңгез ризыкларын хәләл итеп, авырлыкларны җиңеләйткән.
  2. Ислам дине гадилек һәм уңайлылык дине — ул кешеләрнең ихтыяҗларын истә тотып, хөкемнәр бирә.
  3. Ихрам халәтендә дә Аллаһының чикләүләрен саклау — тәкъвалыкның бер билгесе, бу бәндәне Аллаһыга якынайта.
  4. Кыямәт көненә ышану — кешене дөрес юлда йөрергә өнди, чөнки һәркем үз гамәлләре өчен җавап тотачак.
  5. Бу аят Аллаһының тәкъвалы бәндәләргә булган мәрхәмәтен күрсәтә — Ул аларга дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бирергә вәгъдә итә.


📜 Аять 94-98 — Аль-Маида сүрәсе

94يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَيَبْلُوَنَّكُمُ اللَّهُ بِشَيْءٍ مِّنَ الصَّيْدِ تَنَالُهُ أَيْدِيكُمْ وَرِمَاحُكُمْ لِيَعْلَمَ اللَّهُ مَن يَخَافُهُ بِالْغَيْبِ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَلَهُ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
95يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَقْتُلُوا الصَّيْدَ وَأَنتُمْ حُرُمٌ ۚ وَمَن قَتَلَهُ مِنكُم مُّتَعَمِّدًا فَجَزَاءٌ مِّثْلُ مَا قَتَلَ مِنَ النَّعَمِ يَحْكُمُ بِهِ ذَوَا عَدْلٍ مِّنكُمْ هَدْيًا بَالِغَ الْكَعْبَةِ أَوْ كَفَّارَةٌ طَعَامُ مَسَاكِينَ أَوْ عَدْلُ ذَٰلِكَ صِيَامًا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمْرِهِ ۗ عَفَا اللَّهُ عَمَّا سَلَفَ ۚ وَمَنْ عَادَ فَيَنتَقِمُ اللَّهُ مِنْهُ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ ذُو انتِقَامٍ
Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.
96أُحِلَّ لَكُمْ صَيْدُ الْبَحْرِ وَطَعَامُهُ مَتَاعًا لَّكُمْ وَلِلسَّيَّارَةِ ۖ وَحُرِّمَ عَلَيْكُمْ صَيْدُ الْبَرِّ مَا دُمْتُمْ حُرُمًا ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!
97۞ جَعَلَ اللَّهُ الْكَعْبَةَ الْبَيْتَ الْحَرَامَ قِيَامًا لِّلنَّاسِ وَالشَّهْرَ الْحَرَامَ وَالْهَدْيَ وَالْقَلَائِدَ ۚ ذَٰلِكَ لِتَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَأَنَّ اللَّهَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ
Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
98اعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ وَأَنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Бик яхшы белегез ки: Аллаһ, үзенә итагать итмәгәнлекләрдән каты ґәзаб белән үч алучы һәм тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы, рәхимле.
Аль-МаидаКоръән исемлеге
120Аять
MedinanRevelation
96Аять

Тәрҗемә — Аль-Маида 96

Аль-Маида сүрәсе Аять 96 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә…

Сүрәсе Аять 96/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 94–98. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers