Ywma yajma`ukum li yawmil jam`i zaalika yawmut taghaabun; wa many-yumim billaahi wa ya`mal saalihany yukaffir `anhu sayyi aatihee wa yudkhilhu jannaatin tajree min tahtihal anhaaru khaalideena feehaaa abadaa; zaalikal fawzul `azeem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер.
🌐 Additional reference in Русский
🌐 Русский
В тот День, Когда Он соберет вас всех Для Дня Великого Собранья, - То будет День взаимных поражений и наград, И с тех, которые уверовали (в Бога) и добрые дела творили, Он снимет все грехи И их введет в Сады, реками омовенны, И вечно пребывать им там, - Такою будет высшая награда.
Кем дә кем Аллаһка ышанып, Аның әмерләрен үтәп изге гамәлләр кылса, Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар һәм аны асларыннан елгалар агып торган җәннәт бакчаларына кертер. Алар анда мәңге калырлар, аннан чыкмаслар, аларга нигъмәтләр өзелмәс. Менә шушы – бөек уңыш, зур бәхет, аннан да югарырак дәрәҗә юк.
SurahQuran.com was founded as a humble effort to serve the Noble Book and the pure Sunnah, to invite people to Allah, and to make the religious sciences accessible according to the methodology of the Quran and Sunnah. We praise and thank Allah for His grace, and we ask Him to accept our work and make it sincere for His noble Face.