Аш-Шамс сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Аш-Шамс сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (15 Аять — مكية). Аш-Шамс Тыңла, Аш-Шамс Тәрҗемә, Аш-Шамс mp3, Аш-Шамс pdf.

Аш-Шамс сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy
M Mahmoud Khalil Al-Husary
A Abdurrahman As-Sudais
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi
A Abdul Basit Abdul Samad
A Ali Al-Hudhaify
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy
A Abu Bakr Ash-Shaatree
M Muhammad Ayyoub
A Abdullah Basfar
A Abdullah Al-Juhani
M Maher Al Muaiqly
x1
وَالشَّمْسِ وَضُحَاهَا ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
وَالْقَمَرِ إِذَا تَلَاهَا ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
وَالنَّهَارِ إِذَا جَلَّاهَا ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَاهَا ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
وَالسَّمَاءِ وَمَا بَنَاهَا ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
وَالْأَرْضِ وَمَا طَحَاهَا ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا ۝٨
📖 Тәрҗемә Аять 8
Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
قَدْ أَفْلَحَ مَن زَكَّاهَا ۝٩
📖 Тәрҗемә Аять 9
Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
وَقَدْ خَابَ مَن دَسَّاهَا ۝١٠
📖 Тәрҗемә Аять 10
Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَاهَا ۝١١
📖 Тәрҗемә Аять 11
Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
إِذِ انبَعَثَ أَشْقَاهَا ۝١٢
📖 Тәрҗемә Аять 12
Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللَّهِ نَاقَةَ اللَّهِ وَسُقْيَاهَا ۝١٣
📖 Тәрҗемә Аять 13
Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде.
فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُم بِذَنبِهِمْ فَسَوَّاهَا ۝١٤
📖 Тәрҗемә Аять 14
Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
وَلَا يَخَافُ عُقْبَاهَا ۝١٥
📖 Тәрҗемә Аять 15
Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.
← 90 Аш-Шамс (91/114) 92 →
Уку Аш-Шамс сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

91الشمس Ash-Shams 📚 15 Аять مكية

Аять аяттан – Аш-Шамс сүрәсе — 15 Аять




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers