وَمِنَ النَّاسِ مَن يُعْجِبُكَ قَوْلُهُ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيُشْهِدُ اللَّهَ عَلَىٰ مَا فِي قَلْبِهِ وَهُوَ أَلَدُّ الْخِصَامِ ٢٠٤
🔤 Transliteration
Wa minan naasi mai yu`jibuka qawluhoo fil hayaatid dunyaa wa yushhidul laaha `alaa maa fee qalbihee wa huwa aladdulkhisaam
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: يُعْجِبُكَ — сине сокландыра, сиңа ошый.أَلَدُّ الْخِصَامِ — бик каты, үҗәт дошман, ачулы тартышучы.Аять тәфсире: Әйә, ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Кешеләр арасында монафикълар да бар. Аларның сүзләре сине гаҗәпләндерерлек, матур һәм йомшак итеп сөйлиләр. Алар дөнья тормышында үзләренең сүзләре белән синең күңелеңә якын булып күренәләр, ләкин аларның максаты — дөнья малын, үзләренең гомерләрен һәм малларын саклау гына. Алар: "Аллаһы шаһит, минем күңелемдә сезгә мәхәббәт һәм исламга ышану бар", — дип, Аллаһыны ялганга шаһит итеп китерәләр. Әмма аларның күңелләрендә иман юк, алар ялганчылар. Алар исламга һәм мөселманнарга карата бик каты дошманлык һәм үҗәтлек күрсәтәләр, һәрвакыт тартышырга, бәхәсләшергә әзерләр. Аларның сүзләре белән эшләре бер-берсенә туры килми.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Кешенең тышкы кыяфәтенә һәм матур сүзләренә генә ышанырга ярамый; кешенең чын йөзен аның гамәлләре һәм эшләре ачыклый. Аллаһыны ялганга шаһит итү — бик зур гөнаһ һәм Аллаһыга карата батыллык. Ислам динендә ихласлылык һәм дөреслек — иң мөһим сыйфатлар; монафикълык — иң яман сыйфат. Мөселман кешесе сүзендә дә, эшендә дә туры булырга тиеш, чөнки Аллаһы һәркемнең күңелендәге серне белә.
وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يُعۡجِبُكَ قَوۡلُهُۥ فِي ٱلۡحَيَوٰةِ ٱلدُّنۡيَا وَيُشۡهِدُ ٱللَّهَ عَلَىٰ مَا فِي قَلۡبِهِۦ وَهُوَ أَلَدُّ ٱلۡخِصَامِ ٢٠٤
Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 202-206 — Аль-Бакара сүрәсе
202 أُولَٰئِكَ لَهُمْ نَصِيبٌ مِّمَّا كَسَبُوا ۚ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: "Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл", – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр.
203 ۞ وَاذْكُرُوا اللَّهَ فِي أَيَّامٍ مَّعْدُودَاتٍ ۚ فَمَن تَعَجَّلَ فِي يَوْمَيْنِ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ وَمَن تَأَخَّرَ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ ۚ لِمَنِ اتَّقَىٰ ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّكُمْ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз.
204 وَمِنَ النَّاسِ مَن يُعْجِبُكَ قَوْلُهُ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيُشْهِدُ اللَّهَ عَلَىٰ مَا فِي قَلْبِهِ وَهُوَ أَلَدُّ الْخِصَامِ
Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).
205 وَإِذَا تَوَلَّىٰ سَعَىٰ فِي الْأَرْضِ لِيُفْسِدَ فِيهَا وَيُهْلِكَ الْحَرْثَ وَالنَّسْلَ ۗ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ الْفَسَادَ
Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми.
206 وَإِذَا قِيلَ لَهُ اتَّقِ اللَّهَ أَخَذَتْهُ الْعِزَّةُ بِالْإِثْمِ ۚ فَحَسْبُهُ جَهَنَّمُ ۚ وَلَبِئْسَ الْمِهَادُ
Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа ґәзаб йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм – анда кайтучылар өчен нинди яман урын.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 204 Аль-Бакара сүрәсе Аять 204 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты…
Сүрәсе Аять 204/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 202–206. Татарча: Русский.