Аль-Бакара · 260/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ أَرِنِي كَيْفَ تُحْيِي الْمَوْتَىٰ ۖ قَالَ أَوَلَمْ تُؤْمِن ۖ قَالَ بَلَىٰ وَلَٰكِن لِّيَطْمَئِنَّ قَلْبِي ۖ قَالَ فَخُذْ أَرْبَعَةً مِّنَ الطَّيْرِ فَصُرْهُنَّ إِلَيْكَ ثُمَّ اجْعَلْ عَلَىٰ كُلِّ جَبَلٍ مِّنْهُنَّ جُزْءًا ثُمَّ ادْعُهُنَّ يَأْتِينَكَ سَعْيًا ۚ وَاعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ ۝٢٦٠
Wa iz qaala Ibraaheemu Rabbi arinee kaifa tuhyil mawtaa qaala awa lam tu`min qaala balaa wa laakil liyatma`inna qalbee qaala fakhuz arab`atam minal tairi fasurhunna ilaika summaj `al a`alaa kulli jabalim minhunna juz`an sumaad `uhunna yaateenaka sa`yaa; wa`lam annal laaha `Azeezun Hakeem
📖 Татарча
Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • أَرِنِي – миңа күрсәт
  • لِيَطْمَئِنَّ – тынычлану, ныгу өчен
  • فَصُرْهُنَّ – аларны үзеңә тартып, ваклагыз, кисәкләргә бүлү
  • سَعْيًا – тиз, ашыгып килүчеләр булып

Аять тәфсире:

Ий Мухәммәд пәйгамбәр, син Ибраһим галәйһиссәламның Раббысына: "Ий Раббым, миңа үлекләрне ничек тергезүеңне күрсәт", – дип әйткәнен искә төшер. Аллаһ аңа: "Ә син әле иман итмәдеңме?" – диде. Ибраһим: "Бәли, иман иттем, ләкин күңелем тулысынча тынычлануы өчен сорадым", – дип җавап бирде. Аллаһ аңа әйтте: "Дүрт кош ал да, аларны үзеңә тартып, ваклагыз, кисәкләргә бүлеп, аннары һәр тау башына аларның бер өлешен куй. Шуннан соң аларны чакыр – алар сиңа тиз ашыгып килерләр". Ибраһим болай эшләде, һәм Аллаһ кодрәте белән һәр кисәк үз урынына кайтып, кошлар терелеп, аңа ашыгып килделәр. Бел, ий Ибраһим, Аллаһ Үзенең кодрәтендә көчле, бернәрсә дә Аңа каршы тора алмый, Ул Үзенең сүзләрендә, эшләрендә, шәригатендә һәм язмышында хикмәт иясе.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Ибраһим галәйһиссәлам кебек бөек пәйгамбәр дә иманын көчәйтү өчен күбрәк белем һәм ачыклык эзләгән – бу безгә дә белемгә омтылырга һәм иманыбызны ныгытырга өндәү.
  • Аллаһның кодрәте чиксез, Үлекләрне тергезү Аның өчен бернәрсә дә түгел – бу безнең күңелләребезгә ышану һәм Аллаһка тәвәккәллек өстәргә ярдәм итә.
  • Сорау һәм аңлауга омтылыш – мөэминнең сыйфаты, ләкин бу шик тудырмаска тиеш, ә иманны ныгыту өчен булырга тиеш.
  • Аллаһның һәр эшендә хикмәт бар, без аңламасак та, Аның эшләренә ышанырга һәм буйсынырга тиешбез.


📜 Аять 258-262 — Аль-Бакара сүрәсе

258أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِي حَاجَّ إِبْرَاهِيمَ فِي رَبِّهِ أَنْ آتَاهُ اللَّهُ الْمُلْكَ إِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّيَ الَّذِي يُحْيِي وَيُمِيتُ قَالَ أَنَا أُحْيِي وَأُمِيتُ ۖ قَالَ إِبْرَاهِيمُ فَإِنَّ اللَّهَ يَأْتِي بِالشَّمْسِ مِنَ الْمَشْرِقِ فَأْتِ بِهَا مِنَ الْمَغْرِبِ فَبُهِتَ الَّذِي كَفَرَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс.
259أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَىٰ قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّىٰ يُحْيِي هَٰذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا ۖ فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ ۖ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُ قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип.
260وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ أَرِنِي كَيْفَ تُحْيِي الْمَوْتَىٰ ۖ قَالَ أَوَلَمْ تُؤْمِن ۖ قَالَ بَلَىٰ وَلَٰكِن لِّيَطْمَئِنَّ قَلْبِي ۖ قَالَ فَخُذْ أَرْبَعَةً مِّنَ الطَّيْرِ فَصُرْهُنَّ إِلَيْكَ ثُمَّ اجْعَلْ عَلَىٰ كُلِّ جَبَلٍ مِّنْهُنَّ جُزْءًا ثُمَّ ادْعُهُنَّ يَأْتِينَكَ سَعْيًا ۚ وَاعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
261مَّثَلُ الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ كَمَثَلِ حَبَّةٍ أَنبَتَتْ سَبْعَ سَنَابِلَ فِي كُلِّ سُنبُلَةٍ مِّائَةُ حَبَّةٍ ۗ وَاللَّهُ يُضَاعِفُ لِمَن يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.
262الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ثُمَّ لَا يُتْبِعُونَ مَا أَنفَقُوا مَنًّا وَلَا أَذًى ۙ لَّهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
260Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 260

Аль-Бакара сүрәсе Аять 260 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", –…

Сүрәсе Аять 260/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 258–262. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers