Аль-Бакара · 261/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
مَّثَلُ الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ كَمَثَلِ حَبَّةٍ أَنبَتَتْ سَبْعَ سَنَابِلَ فِي كُلِّ سُنبُلَةٍ مِّائَةُ حَبَّةٍ ۗ وَاللَّهُ يُضَاعِفُ لِمَن يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ ۝٢٦١
Masalul lazeena yunfiqoona amwaalahum fee sabeelil laahi kamasali habbatin ambatat sab`a sanaabila fee kulli sumbulatim mi`atu habbah; wallaahu yudaa`ifu limai yashaaa; wallaahu Waasi`un `Aleem
📖 Татарча
Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Сәнәбил — башаклар (берәр үсемлекнең башаклары).
  • Һәр бер сәнбәләдә йөз бөртек — һәр башакта йөз бөртек ашлык булуы.
  • Вәсигъ — киң, иркен, чиксез рәхимле һәм бирүче.
  • Галим — һәр нәрсәне белүче, кешеләрнең күңелләрендәге ниятләрне дә белүче.

Аять тәфсире:

Аллаһ юлында мал-мөлкәтләрен сарыф итүче мөэминнәрнең әҗере, кырга чәчелгән бер бөртек бодайга охшатыла. Ул бөртек җирдә үнеп, җиде башак үстерә, һәм һәр башакта йөзәр бөртек була. Шулай итеп, бер бөртек бодай җиде йөз бөртеккә әйләнә. Бу — Аллаһ юлында бирелгән садаканың әҗере бик күп тапкыр арттырылачагына ишарә. Әмма Аллаһ теләгән бәндәсенә моның да өстендә тагын да күбрәк әҗер бирергә мөмкин, чөнки Аның рәхмәте киң, һәм Ул һәркемнең нияте ни дәрәҗәдә ихлас һәм чын күңелдән булуын белә. Кемнең йөрәгендә иман ныклыгы һәм ихласлык көчле булса, Аллаһ аңа санап бетергесез әҗерләр бирер.

Гыйбрәтләр:

  • Аллаһ юлында бирелгән садаканың әҗере бик зур, ул кешенең күзаллавыннан да артык күп тапкыр арттырыла.
  • Аллаһның рәхмәте һәм бирүчәнлеге чиксез — Ул үзенең колларына теләгәнчә күп әҗер бирә ала.
  • Садаканың кабул булуы ниятнең ихласлыгына бәйле; Аллаһ һәркемнең күңелендәге серләрне белә, шуңа күрә без садаканы тик Аллаһ ризалыгы өчен генә бирергә тиешбез.
  • Бу аять мөэминнәрне Аллаһ юлында мал бирергә дәртләндерә, чөнки аларның югалтканнары юкка китми, ә Аллаһ хозурында саклана һәм күп тапкыр артып кайтачак.


📜 Аять 259-263 — Аль-Бакара сүрәсе

259أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَىٰ قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّىٰ يُحْيِي هَٰذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا ۖ فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ ۖ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُ قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип.
260وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ أَرِنِي كَيْفَ تُحْيِي الْمَوْتَىٰ ۖ قَالَ أَوَلَمْ تُؤْمِن ۖ قَالَ بَلَىٰ وَلَٰكِن لِّيَطْمَئِنَّ قَلْبِي ۖ قَالَ فَخُذْ أَرْبَعَةً مِّنَ الطَّيْرِ فَصُرْهُنَّ إِلَيْكَ ثُمَّ اجْعَلْ عَلَىٰ كُلِّ جَبَلٍ مِّنْهُنَّ جُزْءًا ثُمَّ ادْعُهُنَّ يَأْتِينَكَ سَعْيًا ۚ وَاعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
261مَّثَلُ الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ كَمَثَلِ حَبَّةٍ أَنبَتَتْ سَبْعَ سَنَابِلَ فِي كُلِّ سُنبُلَةٍ مِّائَةُ حَبَّةٍ ۗ وَاللَّهُ يُضَاعِفُ لِمَن يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.
262الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ثُمَّ لَا يُتْبِعُونَ مَا أَنفَقُوا مَنًّا وَلَا أَذًى ۙ لَّهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.
263۞ قَوْلٌ مَّعْرُوفٌ وَمَغْفِرَةٌ خَيْرٌ مِّن صَدَقَةٍ يَتْبَعُهَا أَذًى ۗ وَاللَّهُ غَنِيٌّ حَلِيمٌ
Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
261Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 261

Аль-Бакара сүрәсе Аять 261 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби,…

Сүрәсе Аять 261/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 259–263. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers