Аль Имран · 151/200
Тәрҗемә Транслитерация — Аль Имран сүрәсе
سَنُلْقِي فِي قُلُوبِ الَّذِينَ كَفَرُوا الرُّعْبَ بِمَا أَشْرَكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا ۖ وَمَأْوَاهُمُ النَّارُ ۚ وَبِئْسَ مَثْوَى الظَّالِمِينَ ۝١٥١
Sanulqee fee quloobil lazeena kafarur ru`ba bimaaa ashrakoo billaahi maa lam yunazzil bihee sultaana-nw wa maawaahumun Naar; wa bi`sa maswaz zaalimeen
📖 Татарча
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • رُعْب — курку, өркү, кот алу.
  • سُلْطَانًا — дәлил, бөрһан, һөҗҗәт.
  • مَأْوَاهُم — аларның кайтачак урыны, сыеныр урыны.
  • مَثْوَى — торак, яшәү урыны.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә мөшрикләрнең йөрәкләренә курку салачагын хәбәр итә. Бу курку — аларның Аллаһыга ширек кушулары сәбәпле, ягъни Аллаһыдан башка, Үзе бернинди дәлил һәм бөрһан иңдермәгән сынымнарга табынулары өчен. Алар бу сынымнарның Илаһ икәнлегенә бернинди дәлилсез, тик үзләренең наданлыклары һәм нәфесләре аркасында гына ышандылар. Шуңа күрә аларның күңелләренә курку салыначак, хәтта сугыш кырларында да алар мөэминнәргә каршы тора алмаячаклар. Ә ахирәттә аларның урыны — ут, ул аларның кайтачак йортлары булачак. Үзләренә золым итүчеләр өчен бу никадәр яман урын!

Аятьтән алынган файдалар:

  1. Ширек — Аллаһы каршында иң зур гөнаһ, ул кешенең йөрәгенә курку һәм өркү сала, ә тәүхид (бер Аллаһыга ышану) күңелгә тынычлык һәм иминлек бирә.
  2. Аллаһыга ширек кушучыларның эшләре дәлилсез һәм нигезсез, алар тик үзләренең уйдырмаларына гына иярәләр.
  3. Мөэминнәргә Аллаһының ярдәме һәрвакыт якын — Ул дошманнарның йөрәкләренә курку салып, аларны җиңеләйтә.
  4. Кәферләрнең ахыргы урыны — ут, бу аларның золымнары һәм көферлекләре өчен гадел җәза.
  5. Барлык эшләрдә дә дәлилгә таяну зарур, ә дәлилсез гамәлләр — ялгышлыкка һәм һәлакәткә илтә.


📜 Аять 149-153 — Аль Имран сүрәсе

149يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِن تُطِيعُوا الَّذِينَ كَفَرُوا يَرُدُّوكُمْ عَلَىٰ أَعْقَابِكُمْ فَتَنقَلِبُوا خَاسِرِينَ
Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.
150بَلِ اللَّهُ مَوْلَاكُمْ ۖ وَهُوَ خَيْرُ النَّاصِرِينَ
Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.
151سَنُلْقِي فِي قُلُوبِ الَّذِينَ كَفَرُوا الرُّعْبَ بِمَا أَشْرَكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا ۖ وَمَأْوَاهُمُ النَّارُ ۚ وَبِئْسَ مَثْوَى الظَّالِمِينَ
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.
152وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ اللَّهُ وَعْدَهُ إِذْ تَحُسُّونَهُم بِإِذْنِهِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَازَعْتُمْ فِي الْأَمْرِ وَعَصَيْتُم مِّن بَعْدِ مَا أَرَاكُم مَّا تُحِبُّونَ ۚ مِنكُم مَّن يُرِيدُ الدُّنْيَا وَمِنكُم مَّن يُرِيدُ الْآخِرَةَ ۚ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ ۖ وَلَقَدْ عَفَا عَنكُمْ ۗ وَاللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ
Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.
153۞ إِذْ تُصْعِدُونَ وَلَا تَلْوُونَ عَلَىٰ أَحَدٍ وَالرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ فِي أُخْرَاكُمْ فَأَثَابَكُمْ غَمًّا بِغَمٍّ لِّكَيْلَا تَحْزَنُوا عَلَىٰ مَا فَاتَكُمْ وَلَا مَا أَصَابَكُمْ ۗ وَاللَّهُ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ
Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.
Аль ИмранКоръән исемлеге
200Аять
MedinanRevelation
151Аять

Тәрҗемә — Аль Имран 151

Аль Имран сүрәсе Аять 151 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр…

Сүрәсе Аять 151/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 149–153. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers