Аш-Шура · 23/53
Тәрҗемә Транслитерация — Аш-Шура сүрәсе
ذَٰلِكَ الَّذِي يُبَشِّرُ اللَّهُ عِبَادَهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ۗ قُل لَّا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا إِلَّا الْمَوَدَّةَ فِي الْقُرْبَىٰ ۗ وَمَن يَقْتَرِفْ حَسَنَةً نَّزِدْ لَهُ فِيهَا حُسْنًا ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ شَكُورٌ ۝٢٣
Zaalikal lazee yubash shirul laahu `ibaadahul lazeena aamanoo wa `amilus saalihaat; qul laaa as`alukum `alaihi ajran illal mawaddata fil qurbaa; wa mai yaqtarif hasanatan nazid lahoo feehaa husnaa; innal laaha Ghafoorun Shakoor
📖 Татарча
Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • يَقْتَرِفْ — эшләү, кәсеп итү (яхшылык эшләү мәгънәсендә).
  • حَسَنَةً — изге гамәл, яхшы эш.
  • نَزِدْ لَهُ فِيهَا حُسْنًا — аның өчен аны арттырып, күп мәртәбәләп бирәбез.
  • غَفُورٌ — гөнаһларны кичерүче, яшерүче.
  • شَكُورٌ — бәндәләренең кечкенә генә яхшылыкларын да кадерләп, зур әҗер белән бүләкләүче.

Аять тәфсире:

Әй, кешеләр! Аллаһ үзенең иман китереп, изге гамәлләр кылган бәндәләренә әҗер-бүләкләрне — оҗмах нигъмәтләрен вәгъдә итә. Менә шушы хәбәр — алар өчен шатлыклы бәшәраттыр. Әй, Пәйгамбәр! Син моңа шикләнүче мөшрикләргә әйт: «Мин сездән үземнең дәгъвәтем, ягъни Аллаһның хак диненә өндәвем өчен бернинди дә дөньяви әҗер-түләү сорамыйм. Минем сездән бер генә соравым бар — ул да булса, минем сезнең белән булган кардәшлек хөрмәтенә миңа мәхәббәт күрсәтүегез һәм дуслык саклавыгыздыр». Бу — сезнең үзегезгә файдалы эш, чөнки ул сезнең күңелләрегезне йомшартып, хакны кабул итәргә ярдәм итә.

Кем дә кем бер генә булса да изге гамәл кылса, Аллаһ аның әҗерен берничә мәртәбә арттырып бирер — бер яхшылыкка уннан алып җиде йөз мәртәбәгә кадәр. Чөнки Аллаһ — бик кичерүче, Ул тәүбә иткән бәндәләренең гөнаһларын ярлыкый, һәм Ул — шөкер итүче, ягъни кылган һәр изге гамәлне, хәтта кечкенә генә булса да, кадерләп кабул итә һәм аның әҗерен җитәрлек дәрәҗәдә бүләкләр.


Аятьтән алынган гыйбрәтләр:

  1. Аллаһның мөэмин бәндәләренә оҗмах вәгъдә итүе — алар өчен иң зур шатлык һәм өмет чыганагы.
  2. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өммәтеннән бернинди дөньяви әҗер сорамавы — аның ихласлыгын һәм кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә.
  3. Кардәшлек хокукын саклау һәм туганнар арасында мәхәббәт урнаштыру — Исламда зур әһәмияткә ия.
  4. Аллаһның юмартлыгы чиксез: кечкенә генә яхшылыкны да Ул күп мәртәбәләп арттырып бүләкли.
  5. Аллаһның кичерүчәнлеге һәм шөкер итүчәнлеге — бәндәләрне тәүбә итәргә һәм изге гамәлләрне дәвам итәргә дәртләндерә.


📜 Аять 21-25 — Аш-Шура сүрәсе

21أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ شَرَعُوا لَهُم مِّنَ الدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَن بِهِ اللَّهُ ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةُ الْفَصْلِ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ ۗ وَإِنَّ الظَّالِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр. Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар – болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер. Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр.
22تَرَى الظَّالِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا كَسَبُوا وَهُوَ وَاقِعٌ بِهِمْ ۗ وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فِي رَوْضَاتِ الْجَنَّاتِ ۖ لَهُم مَّا يَشَاءُونَ عِندَ رَبِّهِمْ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَضْلُ الْكَبِيرُ
Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең, нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып, Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр.
23ذَٰلِكَ الَّذِي يُبَشِّرُ اللَّهُ عِبَادَهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ۗ قُل لَّا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا إِلَّا الْمَوَدَّةَ فِي الْقُرْبَىٰ ۗ وَمَن يَقْتَرِفْ حَسَنَةً نَّزِدْ لَهُ فِيهَا حُسْنًا ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ شَكُورٌ
Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.
24أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا ۖ فَإِن يَشَإِ اللَّهُ يَخْتِمْ عَلَىٰ قَلْبِكَ ۗ وَيَمْحُ اللَّهُ الْبَاطِلَ وَيُحِقُّ الْحَقَّ بِكَلِمَاتِهِ ۚ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер.
25وَهُوَ الَّذِي يَقْبَلُ التَّوْبَةَ عَنْ عِبَادِهِ وَيَعْفُو عَنِ السَّيِّئَاتِ وَيَعْلَمُ مَا تَفْعَلُونَ
Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер.
Аш-ШураКоръән исемлеге
53Аять
MeccanRevelation
23Аять

Тәрҗемә — Аш-Шура 23

Аш-Шура сүрәсе Аять 23 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны…

Сүрәсе Аять 23/53 — Аш-Шура сүрәсе الشورى (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аш-Шура сүрәсе Тыңла, Аш-Шура сүрәсе Тәрҗемә, Аш-Шура сүрәсе mp3, Аш-Шура сүрәсе pdf. Аять 21–25. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers