Аль-Фатх · 28/29
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Фатх сүрәсе
هُوَ الَّذِي أَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَىٰ وَدِينِ الْحَقِّ لِيُظْهِرَهُ عَلَى الدِّينِ كُلِّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا ۝٢٨
Huwal lazeee arsala Rasoolahoo bilhudaa wa deenil haqqi liyuzhirahoo `alad deeni kullih; wa kafaa billaahi Shaheeda
📖 Татарча
Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин илә җибәрде, ул хак дин Исламны барча диннәрдән өстен кылмас өчен, синең пәйгамбәрлегенә, Исламның хак дин икәнлегенә вә аның өстен булачагына гауһ булырга Аллаһ үзе җитәдер.

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • әл-һүдә — туры юл, ачык бәян, һидәят.
  • дин әл-хакк — хак дин, ягъни Ислам дине.
  • ли-юзһирәһү — аны өстен итәр өчен, аны башка диннәрдән югары күтәрү өчен.
  • шәһидән — шаһит, гуаһлык бирүче.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә — Ул Үз расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне ачык бәян һәм хак дин — Ислам белән җибәрде. Бу диннең максаты — аны барлык башка диннәрдән өстен итү, аның хаклыгын исбатлау һәм ялган диннәрнең батыллыгын күрсәтү. Аллаһы Үзе бу вәгъдәнең чынга ашачагына шаһит булырга җитә. Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә Аллаһының шаһитлеге җитә: Ул аны яклый, аның динен бөтен диннәрдән өстен итәчәк. Бу — Аллаһының вәгъдәсе, һәм Ул вәгъдәсендә һичшиксез хак.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгаләнең Үз расүлен һидәят һәм хак дин белән җибәрүе — бөтен кешелек өчен иң зур рәхмәт, чөнки бу дин кешеләрне караңгылыктан яктылыкка алып чыга.
  • Ислам дине — хак дин, һәм Аллаһы аны бөтен диннәрдән өстен итәчәк. Мөселманнарга бу хакта ышаныч һәм өмет бирә.
  • Аллаһының шаһитлеге — мөэминнәр өчен иң зур гарантия. Кем Аллаһыга тәвәккәл итсә, аның ярдәме һәм нәсрәте һичшиксез килер.
  • Бу аять мөселманнарны диннәрен ныклап тотарга һәм Аллаһының вәгъдәсенә ышанырга өнди, чөнки хак диннең җиңүе — Аллаһының вәгъдәсе.


📜 Аять 26-29 — Аль-Фатх сүрәсе

26إِذْ جَعَلَ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي قُلُوبِهِمُ الْحَمِيَّةَ حَمِيَّةَ الْجَاهِلِيَّةِ فَأَنزَلَ اللَّهُ سَكِينَتَهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ وَعَلَى الْمُؤْمِنِينَ وَأَلْزَمَهُمْ كَلِمَةَ التَّقْوَىٰ وَكَانُوا أَحَقَّ بِهَا وَأَهْلَهَا ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا
Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә "Лә Илаһә ил ләллаһ" кәлимәсендә сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк "хаклы" булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.
27لَّقَدْ صَدَقَ اللَّهُ رَسُولَهُ الرُّؤْيَا بِالْحَقِّ ۖ لَتَدْخُلُنَّ الْمَسْجِدَ الْحَرَامَ إِن شَاءَ اللَّهُ آمِنِينَ مُحَلِّقِينَ رُءُوسَكُمْ وَمُقَصِّرِينَ لَا تَخَافُونَ ۖ فَعَلِمَ مَا لَمْ تَعْلَمُوا فَجَعَلَ مِن دُونِ ذَٰلِكَ فَتْحًا قَرِيبًا
Тәхкыйк Аллаһ расүленең күргән төшен хаклык белән дөрес кылды. (Мухәммәд г-м Хөдәйбиягә чыкмас борын тешендә сахабәләрнең Мәккәгә кереп чәчләрен алганнарын, кайберләренең кыскартканын күрде. Сахабәләргә сөйләгәч, алар бик шатландылар, ләкин Хөдәйбиядә солых ясалгач, бик авырсындылар. Шул вакыт сахабәләрне юату өчен бу аять иңеп), Мухәммәд г-мнең төше, әлбәттә, вакыйга булачагын белдерде". Аллаһ теләсә дошманнарыгыздан имин булганыгыз хәлдә, әлбәттә, мәсҗид Хәрамга керерсез, чәчләрегезне китәреп, бәгъзеләрегез кыскартып, һичкемнән курыкмаганыгыз хәлдә! Аллаһ сез белмәгән нәрсәләрне белде, Мәккәгә керүдән элек сезгә якын фәтехны кылды, ягъни Хөйбәрне алдыгыз.
28هُوَ الَّذِي أَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَىٰ وَدِينِ الْحَقِّ لِيُظْهِرَهُ عَلَى الدِّينِ كُلِّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا
Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин илә җибәрде, ул хак дин Исламны барча диннәрдән өстен кылмас өчен, синең пәйгамбәрлегенә, Исламның хак дин икәнлегенә вә аның өстен булачагына гауһ булырга Аллаһ үзе җитәдер.
29مُّحَمَّدٌ رَّسُولُ اللَّهِ ۚ وَالَّذِينَ مَعَهُ أَشِدَّاءُ عَلَى الْكُفَّارِ رُحَمَاءُ بَيْنَهُمْ ۖ تَرَاهُمْ رُكَّعًا سُجَّدًا يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِّنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا ۖ سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِم مِّنْ أَثَرِ السُّجُودِ ۚ ذَٰلِكَ مَثَلُهُمْ فِي التَّوْرَاةِ ۚ وَمَثَلُهُمْ فِي الْإِنجِيلِ كَزَرْعٍ أَخْرَجَ شَطْأَهُ فَآزَرَهُ فَاسْتَغْلَظَ فَاسْتَوَىٰ عَلَىٰ سُوقِهِ يُعْجِبُ الزُّرَّاعَ لِيَغِيظَ بِهِمُ الْكُفَّارَ ۗ وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنْهُم مَّغْفِرَةً وَأَجْرًا عَظِيمًا
Мухәммәд г-м Аллаһуның рәсүледер, ул расүл илә бергә булган хак мөэминнәр кәферләргә катылардыр, аларга һич шәфкать итмәсләр, вә уз араларында бер-берсенә шәфкатьлеләрдер, күрерсең аларны рөкугъ сәҗдә кылып, Аллаһуның рәхмәтен вә ризалыгын эстәрләр, кыямәт көнендә аларның йөзләрендә намаз укуларының галәмәте булыр. Бу әйтелгән эшләр аларның сыйфатларыдыр, Тәүратта һәм Инҗилдә дә әйтелгәндер – тармакларыны чыгаручы иген кебиләрдер, ул тармак игенгә куәт бирде, һәм ул иген калынайды вә тураеп камылына басты, ул игеннең яхшы уңышы игенчеләрне гаҗәпләндерер, ягъни Сәхабәләр, яхшы уңган иген кеби бик тиз куәтләнделәр һәм Исламны дөньяга тараттылар. Аллаһ шулай кылды, сәхабәләрнең хәлен күреп кәферләр ачулансыннар өчен. Имансызлардан иман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ гафу итүне һәм олугъ әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен вәгъдә кылды.
Аль-ФатхКоръән исемлеге
29Аять
MedinanRevelation
28Аять

Тәрҗемә — Аль-Фатх 28

Аль-Фатх сүрәсе Аять 28 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин…

Сүрәсе Аять 28/29 — Аль-Фатх сүрәсе الفتح (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Фатх сүрәсе Тыңла, Аль-Фатх сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Фатх сүрәсе mp3, Аль-Фатх сүрәсе pdf. Аять 26–29. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Monday, September 28, 2026

Don't forget us in your sincere prayers