وَمَا قَدَرُوا اللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِ إِذْ قَالُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٍ مِّن شَيْءٍ ۗ قُلْ مَنْ أَنزَلَ الْكِتَابَ الَّذِي جَاءَ بِهِ مُوسَىٰ نُورًا وَهُدًى لِّلنَّاسِ ۖ تَجْعَلُونَهُ قَرَاطِيسَ تُبْدُونَهَا وَتُخْفُونَ كَثِيرًا ۖ وَعُلِّمْتُم مَّا لَمْ تَعْلَمُوا أَنتُمْ وَلَا آبَاؤُكُمْ ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ ثُمَّ ذَرْهُمْ فِي خَوْضِهِمْ يَلْعَبُونَ ٩١
🔤 Transliteration
Wa maa qadarul laaha haqqa qadriheee iz qaaloo maaa anzalal laahu `alaa basharim min shai`; qul man anzalal Kitaabal lazee jaaa`a bihee Moosaa nooranw wa hudal linnaasi taj`aloonahoo qaraateesa tubdoonahaa wa tukhfoona kaseeranw wa `ullimtum maa lam ta`lamooo antum wa laaa aabaaa`ukum qulil laahu summa zarhum fee khawdihim yal`aboon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: «Кәдәре» — бөеклеге, хакыйкатьтәге дәрәҗәсе. «Каратис» — кәгазь битләре, дәфтәрләр. «Тухфуна» — яшерәсез. «Хәүд» — буш сүзләр, ялган сүзләр эчендә чуму. Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә мөшрикләрнең һәм яһүдләрнең хаталыкын фаш итә. Мөшрикләр, Аллаһының бөеклеген дөрес бәяләмичә, «Аллаһ бер кешегә дә һичнәрсә иңдермәгән» дип әйттеләр. Алар Аллаһының пәйгамбәрләргә вәхий иңдерүен инкяр иттеләр. Әмма бу — Аллаһының кодрәтенә һәм хикмәтенә каршы чыгу.
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) аларга болай дип әйтергә кушты: «Әгәр Аллаһ бер кешегә дә һичнәрсә иңдермәгән дип әйтәсез икән, Мусага иңгән китапны — Тәүратны кем иңдерде соң?» Тәүрат кешеләр өчен яктылык һәм туры юл күрсәтүче булып иңдерелгән иде. Ләкин яһүдләр ул китапны аерым кәгазьләргә язып, теләгән өлешләрен генә күрсәтәләр, ә күп өлешен — шул исәптән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сыйфатларын да — яшерәләр.
Аннары Аллаһы Тәгалә гарәпләргә мөрәҗәгать итеп: «Аллаһы сезгә Коръән аша үзегез дә, әти-бабаларыгыз да белмәгән нәрсәләрне өйрәтте», — ди. Ягъни Коръәндә үткәннәрнең һәм киләчәкнең хәбәрләре, дөрес юл күрсәтүче хөкемнәр бар.
Пәйгамбәребезгә (с.г.в.): «Әйт: „Аны Аллаһ иңдерде“», — дип кушыла. Бу — аларның ялганлыкларын раслаучы һәм аларга каршы дәлил. Аннары Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә әйтә: «Аларны үз буш сүзләрендә чумып уйнаган хәлләрендә калдыр», — ягъни аларны үз хәлләренә калдыр, тиздән алар үз эшләренең нәтиҗәсен күрерләр.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген дөрес күзалларга, Аңа лаеклы булган сыйфатларны танырга кирәк. Аллаһының пәйгамбәрләргә вәхий иңдерүе — Аның рәхмәте һәм кешелек өчен зур нигъмәте. Аллаһының китапларын яшерү — зур гөнаһ, киресенчә, аларны өйрәнергә һәм таратырга кирәк. Коръән — Аллаһының соңгы китабы, ул алдагы китапларны раслаучы һәм алардагы үзгәртелгән урыннарны төзәтүче. Хакыйкатьне инкяр итүчеләр белән бәхәсләшү өчен аларның үз китапларыннан дәлил китерергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә үзенең рәсүленә ярдәм итә һәм аның дошманнарын хур итәчәк.
وَمَا قَدَرُواْ ٱللَّهَ حَقَّ قَدۡرِهِۦٓ إِذۡ قَالُواْ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٍ مِّن شَيۡءٍۗ قُلۡ مَنۡ أَنزَلَ ٱلۡكِتَٰبَ ٱلَّذِي جَآءَ بِهِۦ مُوسَىٰ نُورًا وَهُدًى لِّلنَّاسِۖ تَجۡعَلُونَهُۥ قَرَاطِيسَ تُبۡدُونَهَا وَتُخۡفُونَ كَثِيرًاۖ وَعُلِّمۡتُم مَّا لَمۡ تَعۡلَمُوٓاْ أَنتُمۡ وَلَآ ءَابَآؤُكُمۡۖ قُلِ ٱللَّهُۖ ثُمَّ ذَرۡهُمۡ فِي خَوۡضِهِمۡ يَلۡعَبُونَ ٩١
Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 89-93 — Аль-Анам сүрәсе
89 أُولَٰئِكَ الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ وَالْحُكْمَ وَالنُّبُوَّةَ ۚ فَإِن يَكْفُرْ بِهَا هَٰؤُلَاءِ فَقَدْ وَكَّلْنَا بِهَا قَوْمًا لَّيْسُوا بِهَا بِكَافِرِينَ
Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек.
90 أُولَٰئِكَ الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ ۖ فَبِهُدَاهُمُ اقْتَدِهْ ۗ قُل لَّا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا ۖ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْعَالَمِينَ
Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.)
91 وَمَا قَدَرُوا اللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِ إِذْ قَالُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٍ مِّن شَيْءٍ ۗ قُلْ مَنْ أَنزَلَ الْكِتَابَ الَّذِي جَاءَ بِهِ مُوسَىٰ نُورًا وَهُدًى لِّلنَّاسِ ۖ تَجْعَلُونَهُ قَرَاطِيسَ تُبْدُونَهَا وَتُخْفُونَ كَثِيرًا ۖ وَعُلِّمْتُم مَّا لَمْ تَعْلَمُوا أَنتُمْ وَلَا آبَاؤُكُمْ ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ ثُمَّ ذَرْهُمْ فِي خَوْضِهِمْ يَلْعَبُونَ
Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.
92 وَهَٰذَا كِتَابٌ أَنزَلْنَاهُ مُبَارَكٌ مُّصَدِّقُ الَّذِي بَيْنَ يَدَيْهِ وَلِتُنذِرَ أُمَّ الْقُرَىٰ وَمَنْ حَوْلَهَا ۚ وَالَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ يُؤْمِنُونَ بِهِ ۖ وَهُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ يُحَافِظُونَ
Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр.
93 وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ قَالَ أُوحِيَ إِلَيَّ وَلَمْ يُوحَ إِلَيْهِ شَيْءٌ وَمَن قَالَ سَأُنزِلُ مِثْلَ مَا أَنزَلَ اللَّهُ ۗ وَلَوْ تَرَىٰ إِذِ الظَّالِمُونَ فِي غَمَرَاتِ الْمَوْتِ وَالْمَلَائِكَةُ بَاسِطُو أَيْدِيهِمْ أَخْرِجُوا أَنفُسَكُمُ ۖ الْيَوْمَ تُجْزَوْنَ عَذَابَ الْهُونِ بِمَا كُنتُمْ تَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ غَيْرَ الْحَقِّ وَكُنتُمْ عَنْ آيَاتِهِ تَسْتَكْبِرُونَ
Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: "Миңа вәхий килде", – дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки Аллаһ иңдергән аятьләрне мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты ґәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: "Җаннарыгызны чыгарыгыз", – дип, кулларын сузып каты сугарлар. Бүген хур итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен.
Тәрҗемә — Аль-Анам 91 Аль-Анам сүрәсе Аять 91 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның…
Сүрәсе Аять 91/165 — Аль-Анам сүрәсе الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам сүрәсе Тыңла, Аль-Анам сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Анам сүрәсе mp3, Аль-Анам сүрәсе pdf. Аять 89–93. Татарча: Русский.