Ат-Талак · 11/12
Тәрҗемә Транслитерация — Ат-Талак сүрәсе
رَّسُولًا يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِ اللَّهِ مُبَيِّنَاتٍ لِّيُخْرِجَ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ ۚ وَمَن يُؤْمِن بِاللَّهِ وَيَعْمَلْ صَالِحًا يُدْخِلْهُ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۖ قَدْ أَحْسَنَ اللَّهُ لَهُ رِزْقًا ۝١١
Rasoolany yatloo `alaikum aayaatil laahi mubaiyinaatil liyukhrijal lazeena aamanoo wa `amilus saalihaati minaz zulumaati ilan noor; wa many yu`mim billaahi wa ya;mal saalihany yudkhilhu jannaatin tajree min tahtihal anhaaru khaalideena feehaa abadan qad ahsanal laahu lahoo rizqqq
📖 Татарча
Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды.

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Рәсүлән – Аллаһ тарафыннан җибәрелгән илче (Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм).
  • Мүбәййинәт – ачыклык белән аңлатучы, хакны батылдан аеручы аятьләр.
  • Зулумат – караңгылыклар, ягъни көфер һәм адашу.
  • Нур – яктылык, ягъни иман һәм туры юл.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә үзенең рәсүле Мөхәммәдне галәйһиссәләм сезгә җибәрде. Ул сезгә Аллаһның аятьләрен укый, аларда хак белән батыл, иман белән көфер ачык аңлатыла. Бу рәсүнең максаты – иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләрне көфер караңгылыгыннан иман нурына чыгару. Ә кем Аллаһка иман китерә һәм изге гамәлләр кыла, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәт бакчаларына кертәчәк. Алар анда мәңге калырлар. Аллаһ аңа бик күркәм ризык биргән – бу җәннәт нигъмәтләре, алар беркайчан да өзелми һәм бетми.

Гыйбрәтләр:

  • Аллаһның рәсүле җибәрүе – Ул бәндәләренә карата булган иң зур рәхмәте, чөнки ул кешеләрне караңгылыктан яктылыкка алып чыга.
  • Иман һәм изге гамәлләр – җәннәткә керүнең төп шарты.
  • Җәннәт нигъмәтләре мәңгелек, аларның бетүе юк – бу мөэминнәр өчен иң зур бәхет.
  • Аллаһның рәсүле укыган аятьләр – кешеләр өчен тулы юл күрсәткеч, аларны бәхеткә илтүче якты маяк.


📜 Аять 9-12 — Ат-Талак сүрәсе

9فَذَاقَتْ وَبَالَ أَمْرِهَا وَكَانَ عَاقِبَةُ أَمْرِهَا خُسْرًا
Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды.
10أَعَدَّ اللَّهُ لَهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا ۖ فَاتَّقُوا اللَّهَ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ الَّذِينَ آمَنُوا ۚ قَدْ أَنزَلَ اللَّهُ إِلَيْكُمْ ذِكْرًا
Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне.
11رَّسُولًا يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِ اللَّهِ مُبَيِّنَاتٍ لِّيُخْرِجَ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ ۚ وَمَن يُؤْمِن بِاللَّهِ وَيَعْمَلْ صَالِحًا يُدْخِلْهُ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۖ قَدْ أَحْسَنَ اللَّهُ لَهُ رِزْقًا
Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды.
12اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ وَمِنَ الْأَرْضِ مِثْلَهُنَّ يَتَنَزَّلُ الْأَمْرُ بَيْنَهُنَّ لِتَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ وَأَنَّ اللَّهَ قَدْ أَحَاطَ بِكُلِّ شَيْءٍ عِلْمًا
Ул – Аллаһ күкне җиде кат итеп халык кылды һәм җирне дә күк кеби җиде кат итеп халык кылды. Аллаһ хөкеме җир илә күк арасында йөрер, тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнлеген кешеләр белсеннәр өчен һәм сезнең белүегегез өчен вә тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәне белем белән әйләндереп алганлыгын белүегегез өчен.
Ат-ТалакКоръән исемлеге
12Аять
MedinanRevelation
11Аять

Тәрҗемә — Ат-Талак 11

Ат-Талак сүрәсе Аять 11 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның…

Сүрәсе Аять 11/12 — Ат-Талак сүрәсе الطلاق (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Талак сүрәсе Тыңла, Ат-Талак сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Талак сүрәсе mp3, Ат-Талак сүрәсе pdf. Аять 9–12. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Tuesday, September 29, 2026

Don't forget us in your sincere prayers